Мәдәни җомга

Кыса чикләренә сыймагач…

Телевизор экраны аша 1961-1984 елларда һәрбер өйгә үтеп кергән диктор Абдулла Дубин: “Конкурстан узмады”, - дигән сылтау белән эштән куылуны күз алдына да китерми.

Шуңа күрә кинәт кенә иҗади бәйге оештырылуга каршылык күрсәтми. Әлеге тәкъдимне хуплап, анда катнашырга ризалыгын белдереп, гариза язып бирә. Нишләп әле ул – 1962 елда ук Кызыл мәйданнан беренче мәртәбә турыдан-туры трансляциядә аңлатмалар биреп торган, хезмәттәше Иркә Сакаева белән Казаннан торып Мәскәү телевидениесе аша республика исеменнән чыгыш ясаган, 1964 елда ачылган, меңгә якынлашкан “Вечерняя Казань” тележурналының алыштыргысыз алып баручысы булган, халыкка күп яңалыклар җиткергән абруйлы диктор түрәләр оештырган сайлау уеныннан өркеп калсын, ди. Ул бөтен СССРга данлыклы шәхес бит. 1982 елда, Мәскәүгә СССР дәүләт телерадиокомитеты институтына ике айлык белем күтәрү дәресләренә килгәч, хәтта курс җитәкчесе – Бөек Ватан сугышы чорының атаклы дикторы Юрий Левитаннан да: “Сине Татарстанда күтәреп кенә йөртәләрдер инде, - дигән мәдхияне ишетә. – Классик мөселман исемен йөртәсең, русча да дөрес итеп сөйлисең”.

Тик соклану тойгысын басып–сытып киткән көнләшүчеләр идарә иткәндә болай баштан сыйпау кайдан килсен инде ул?! Киресенчә, еллар узган саен, үрнәк эшчәнлек күрсәткән Абдулла Дубинның баш өстендә каршылык болытлары ныграк куера. Чөнки диктор ул чакта кушканны үтәүче кол дәрәҗәсендә кала. Аннан, робот кебек, язган текстны кабатлап уку гына сорала. Тик Әстерханнан, ундүрт балалы гаиләдән Казанга килеп урнашкан, читтән торып Мәскәү театр сәнгате институтын тәмамлаган нәфис сүз остасы әлеге тар кысага сыеша алмый. Туган ягы газеталарына язышып туплаган тәҗрибәсенә таянып, язмадагы кытыршы урыннарны төзәтеп җибәрә. Синоптикларның һава торышын дөрес  фаразламауларына ачуы чыгып: “Бүген яңгыр йә ява, йә яумый”, - дигән сүзләрне ычкындыра. Бер яңалык булыр дип, сәгатенә карап, вакытны әйтеп җибәрә. Фәрман газетада басылганчы Социалистик Хезмәт Герое исемен алган химикны котларга да батырчылык итә. Моның өчен җитәкче бүлмәсенә чакырыла, тәнкыйтьләнә, кисәтелә, акчалата премиядән мәхрүм ителә. Телевидениедәге пары Иркә Сакаевага 1977 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгәндә, бүләксез калдырыла. Җитәкчеләр эшенә, иҗатына гел “кара күзлек” аша карагач, киләчәктә дә дан-дәрәҗәдән ерагайтыла. Райком үсеш юлын тоткарларга кушкач, А.Дубин телевидение парткомы тарафыннан партиягә дә алынмый. Җитмәсә, атнага дүрт көн, 2,5 әр сәгать тапшыру барган заманда  дикторның хезмәт хакы да зур булмый. Ике ай практика узганда – 70, өченче категорияле белгеч булганда – 100, икенче категориялегә күчерелгәндә – 110, беренче категориягә билгеләнгәндә – 130, югары категорияле диктор итеп танылганда, биш ел дәвамында 150 шәр сум акча ала. Тик соңгы мода белән киенеп экраннан халык каршына чыкканда, уңышсыз никахтан соң алимент түләгәндә, кешечә яшәү өчен бу сумма гына җитми.  Янчыкны буш вакытта өстәмә эш башкарып  калынайтырга туры килә. Абдулла Дубин, “Белем”  җәмгыяте лекторы буларак, Казан трамвай-троллейбус идарәсендә, башка оешмаларда “Мәдәният киңлекләре” темасына чыгыш ясый.  Зур белемле, бай мәгълүматлы һәм тәэсирле нотыкчы, тыңлаучылар игътибарын җәлеп итәргә теләп, соңгы яңалыкларны да кыстырып җибәрә. Шулай берчакны, мәсәлән, матбугатта кайгынамә дөнья күргәнче үк, партиянең Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Рәшит Мусинның вакытсыз вафат булуын җәмәгатьчелеккә ирештерә. Бу уңайдан, күңелсез хәбәрне күпчелек белән бүлешүчене гаеп­ләп, югарыга әләк китә.

- Син ни кыланасың?! – дип җикеренәләр аңа. 

- Әллә җитәкче исәнме? – дип тыныч кына җавап кайтара лектор. – Мин ялган сөйлимме, яла ягаммы? Һич юк! Фәкать үземнең кайгым белән генә уртаклашам.

Дөрес сөйләм, әдәби тел өлгесе булган диктор тавышы М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы радиосыннан да еш ишетелә. Урам телефоныннан 100 санын җыйгач, тәүлек буе төгәл вакыт әйтелүне яздыруга да өлеше керә. Сәяхәтчеләрне Идел буйлап дөнья күрергә алып чыга.  Әлеге хезмәтләре өчен күпме-азмы акча ала. Билгеле, А.Дубин бу эшләр белән ачыктан-ачык шөгыльләнми. Буш вакытында, җитәкчеләрдән рөхсәт сорамыйча, качып-посып кына тир түгә. Чөнки моның өчен хезмәттәше Иркә Сакаеваның каршылыкка очравын ул күреп-белеп тора. Пионерлар йортында түгәрәк алып барырга теләгәч, тормышын очын-очка ялгап алып барган диктор ханымга өстәмә акча эшләү мөмкинлеге чикләнә. Бичаракай, хәленә кермәүчеләргә рәнҗеп, сулкылдап елый. Чәркә күтәреп, кунак итәргә килгән дуслары белән күңелен юата башлый. Белемле, абруйлы, сүзгә кеше кесәсенә кермәүче югары категорияле белгеч 43 яшьтә йогышлы авырулар хастаханәсендә дөньядан китеп бара, Батыршин урамындагы фатирыннан соңгы юлга озатыла. 

Үз хезмәте белән яшәешен, тормыш-көнкүрешен яхшыр­тырга теләгән А.Дубинга да тырышлыгы өчен байтак михнәт күрергә туры килә. Дикторның башка җирдә эшләве белән халык контроле комитеты кызыксына. Тикшерү нәтиҗәләре буенча  белешмә языла. Шуның нигезендә Татарстан телевидение һәм радиотапшырулар комитеты коллегиясе 1984 елда карар чыгара. Анда болай языла: “Телевидение дикторы иптәш А.И.Дубин администрация рөхсәтеннән башка бер үк вакытта трамвай-троллейбус идарәсендә ревизор һәм М.Горький исемендәге ял паркында методист булып эшләгән. Ревизор эшендә барлыгы 2340 сум, методист эшендә 286 сум хезмәт хакы алган. Моннан тыш, Дубин даими рәвештә телетамашачылар белән очрашулар үткәргән һәм моның өчен дә акчалата бүләкләр алган. А.И.Дубинның бу эшләре аның аңлы рәвештә хезмәт турындагы законны һәм профессиональ этиканы бозуын күрсәтә. Дубинга катгый кисәтү ясарга, аңа администрация, партия, профсоюз оешмасы рөхсәтеннән башка производство коллективлары алдында, уку һәм ял йортларында һ.б. учреждениеләрдә телестудия исеменнән чыгыш ясауны тыярга. Иптәш Дубинның хезмәт урынына конкурс оештыру турында телестудиянең профсоюз комитетыннан рөхсәт сорарга”.

Хезмәткәрләр ихтыяҗын кайгыртасы урында, җитәкчеләр сүзен хуплаучы профсоюз комитеты эшләп торган диктор урынына конкурс оештыруны тиз арада уңай хәл итә. Җиңәчәгенә артыгы белән ышанган А.Дубин да, түрәләрнең мәкерен аңлап бетермичә, алдашу капкынына эләгеп, оештыру комитеты эшчәнлеген хуплаган, иҗади ярышта катнашырга теләктәшлек күрсәткән гаризаны шундук сыр­лап бирә. Әлеге беркатлылыгы белән ул оттыруга, үзенең эшсез калуына юл ача. Ул чактагы комиссия рәисе 35 елдан соң серне чишкәнчә, сайлауда катнашкан әгъзаларга кемгә тавыш бирергә кирәклеге алдан ук әйтеп куела. Нәтиҗәдә Абдулла Дубин диктор булып эшли башлаган көндә – 1961 елның 13 ноябрендә туган 23 яшьлек Илфат Абдрахманов “җиңүгә” ирешә. Баш режиссер Клара Газизова бу уңайдан А.Дубинга: “Син үтмәдең”, - дигән көтелмәгән хәбәрне җиткерә. Телевизор экраныннан исә моның турында бер сүз дә әйтелми. Шуңа күрә халык арасында төрле имеш-мимеш тарала. Янәсе, диктор совет акчасын валютага алыштырганда тотылган, шпион булган, чит илгә чыгып качкан, фатир сатып хаталанган ... икән.

“Хезмәт кенәгәсенә “конкурс­тан узмады” сүзләрен язып, Абдулланы яраткан эшеннән аердылар, - дип, газета сәхифәсендә һәм “Чорсыз чорыбыз “физиологиясеннән” (Казан, 2017) китабындагы “Соңлаган чаң” мәкаләсендә телевидение режиссеры Әхтәм Зарипов үткәннәрне чынбарлыктагыча, шомартмыйча искә төшерә. – Без - бергә эшләгән иптәшләре – моңа ышанмадык. Ничек инде Татарстан телевидениесенең йөзек кашы булган, Мәскәү коллегалары белән тиңдәш югары профессиональ диктор конкурстан узмасын!.. Без нишләдек? Аны республикада белмәгән кеше юк иде, шушы кешене яклап газета-журналларга берәрсе мәкалә-фәлән яздымы? Нигә шул хәтле миһербансыз икән без? Шул исәптән мин үзем дә бер сүз дә әйтә алмадым. Чөнки безнең дә Абдулла хәлендә калуыбыз бик мөмкин иде. Бу куркынычның әле бүген дә бетеп җиткәне юк. Мин шуңа куанам: ничек кенә килеп чыкмасын, Абдулла барыбер шәхес булып калды, үз-үзенә хыянәт итмәде”.

Такыр башка парик киеп йөрү уңайсызлыгын тоеп, радиога күчәргә теләгән, әмма 43 яшьтә эштән куылган 1941 елгы Абдулла Дубинга җирдә басып калырга яраткан шөгыльләре булыша. 1968 елда җыя башлаган открыткалар санын 5 меңгә җиткереп, тупланмалар һәм китаплар чыгарып, ул тарихи борынгылыкны халык хәтеренә кайтарыша. Идел буйлап төрле шәһәрләргә йөри торган теплоходларның маршрут башлыгы булып сәяхәткә чыга. 14 бала үстергән әтисе Ибраһим Хәсән улы, әнисе Хәдичә Гобәйдулла кызы ватанына – Пенза өлкәсенең Кутеевка авылына кайтып, эзтабарлык эшчәнлеге алып бара, киң таралган Дубин фамилиясенең килеп чыгышын өйрәнә, нәселдәшләрен барлый. Әтисе хыялында калган омтылышны гамәлгә ашырып, эшкуар Әмир Гыйсмәтуллинның матди ярдәме белән 1990 елда Хаҗ сәфәренә барып кайта, дини календарьлар төзү, бастыру белән мавыга. “Дөнья – театр, ә кешеләр – андагы актерлар”, - дип, дистә еллар дәвамында сайлау бюллетеньнәрен җыеп бара. Аларны кулына алып, иҗтимагый-сәяси көрәш тарихын күз алдыннан уздыра, депутатларның биргән вәгъдәләрне ничек үтәвен искә төшереп нәтиҗәләр чыгара. Теге яки бу мәсьәләгә карата шәхси мөнәсәбәтен белдереп, газета-журнал сәхифәләрендә хәбәрче буларак күренә. Абдулла Дубин яшь аермасы 34 ел булган Оксана белән өченче гаиләсен дә кора, 68 яшьтә кызы Мәрьяммиямның әтисе була.

Тормышы көйле аның. Фәкать телевидение һәм радио җитәкчелеге тарафыннан игътибар гына җитми. 1984 елгы ямьсез хушлашуның кара шәүләсе бүгенгә чаклы озатып килә. “1986 елдан бирле хөкүмәт тарафыннан телевидение һәм радио ветераннарына акчалата матди ярдәм күрсәтелә, - ди Абдулла Дубин. – Әмма шул вакыттан миңа бер сум да бирелми. Беләсе иде: исемлектә минем өчен кем имза куя икән? Бу сумнар кемнең кесәсенә тама икән?

1962–1984 елларда, 1 гыйнвар иртәсендә, диктор Камал Саттарова белән радио программасын ачып җибәрүебез дә хак. Яңа ел бәйрәменнән соң сафта калдык, күрсәтелгән ышанычны акладык.

Шулай ук “Идел белән Урал арасында”, “Яшьләр радиодулкынында”, “Яшь алмаш сөйли” радиопрограммаларында, күп әдәби тапшыруларда да катнашырга туры килде. Әмма бу эшчәнлек оныттырыла. 2008 елда нәшер ителгән, Татар радиосының 80 еллыгына багышланган “Казан сөйли! Говорит Казань!” тупланмасында искә алынган 27 профессиональ һәм очраклы диктор янында Абдулла Дубинга урын табылмый. 

2017 елның 9 ноябрендә Тинчурин исемендәге театрда радио­ның 90 еллыгы билгеләп үтелә. Дубин тагын искә алынмый...”

Моңа гаҗәпләнергә генә кала: без ни өчен бер-беребезне кичерә белмибез, нигә дистә еллар буе үчләшәбез? Шушы хаталанулардан гыйбрәт алып, милләт турында уйлап, кайчан тәүбәгә килербез икән?

 

Абдулла Дубинның өч гаиләсе

Әстерханда мәктәпнең драма түгәрәгенә йөреп, ГРЭСның драма театрында уйнап, җирле телевидениедә режиссер ярдәмчесе булып эшләп, Абдулла Дубин 1961 елда Казанга килә. Урамнан радио комитетына керә. Телевидениегә эшкә чакырыла.

Диктор 1963 елда язучы Гариф Гобәй кызы Эльзага (1938-1997) өйләнә. Холыклар туры килмәгәч, 1,5 елдан аерыла. Тик беренче мәхәббәт онытылмый. 11 елдан кабат кушылалар. Кызлары Илсөяр (1977-1998) туа. Ул педагогика институтының филология факультетына укырга керә. Әмма аны тәмамламый. Радио журналисты Эльза моны авыр кичерә, мордар китә. Авыруга юлыккан Илсөяр дә әнисеннән соң озак яшәми. А.Дубин фикеренчә, моңа Гариф Гобәйнең (1906-1981) динне хурлап “Коръән серләре” (1963) китабын чыгаруы сәбәпче булса кирәк. Фаҗига шуннан башлана. Язучылар берлегенә, өенә яндырылган китап көле салынган, мөселманча каргышлы бәддога куелган посылкалар килә башлый. Язучы гаиләсенә моның зыяны кагыла.

А.Дубинның икенче хатыны – Долорес Булатова. Казан кызы. 1937 елгы. “Радиоприбор” заводында эшли. Уллары Айдар. 1971 елгы. Ир белән хатын 3 ел бергә яши. Айдар Ленинград шәһәрендә политехника институтын тәмамлый. Аннары, әнисен ялгызлыктан аралап, Казанга кайта. Энергетик булып эшли. Әтисе белән элемтәдә тора.

Өченче хатыны Оксана Иванова. Казаннан. 1975 елгы. Рус милләтеннән. Техникумда белем алган элемтәче. Мөфти Тәлгать Таҗетдиннан: “Татар егетенә башка милләт кызына өйләнергә ярый”, - дигән сүзләрне ишетеп, Абдулла аның белән гаилә кора. Ике арадагы яшь аермасы 34 ел. 1996 елдан бергә гомер кичерәләр. Кызлары Мәрьяммиям.  2009 елгы. 

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: