Мәдәни җомга

Мөслимдә әдәбият көннәре

Инде традициягә әверелгән вакыйга рәвешендә быел да сентябрь уртасында Мөслим районы шаулатып әдәбият һәм сәнгать бәйрәме уздырды.

Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов җитәкчелегендә бер төркем әдип автобус тутырып юлга чыккан идек, район чигендә үк хакимият башлыгы Рамил Муллин үзе каршы алды. Хакимнең көче ташып торган егет икәнлеген элек тә белә идек, бу юлы да безне шундук район үзәге буенча сәяхәткә дәште. 

Рамил әфәнде хаким булып кайтканнан соң, район үзәгендә башланган яңарышны өч-дүрт ел дәвамында туктаусыз күзәтәбез, ләкин сокланудан туктарлык түгел икән. Мөслимне, Татарстанның байтак район-шәһәрләре үрнәгендә, бистәләргә бүлеп бетергәннәр. Һәрбер бистә саен аерым парк-скверлар, балалар өчен – уен һәм спорт мәйданчыклары, өлкәннәр өчен ял урыннары үсеп чыккан. “Курай паркы”, “Тукай бакчасы”, “Пушкин скверы”... аларны хәзер санап бетергесез. Хәзер инде, әнә, Тукай урамы машинасыз урамга әверелгән. Шундагы Тукай исемендәге мәктәп янында - ясалма чирәмле футбол белән баскетбол кыры, спорт җиһазлары белән тулы тренажерлар мәйданчыгы. Район үзәгенең өч мәктәбе алдын аерым сквер итеп бизәгәннәр. Бер мәктәп каршындагы агач ботакларын шар рәвешендә кисеп чыксалар, гимназия янындагы агачлар цилиндр рәвешен алган. Инде искергән урамнар буенча да асфальт юл җәйгәннәр. Элек урамны ямьсезләп торган гараж-сарайларны алып бетергәннәр. Һәрбер хуҗалык алдында - нәни скверлар. Урамнар ике ягы буйлап та тротуарлар сузылган. Мөслим урамнары туйга җыенган яшь кәләш вә кияүләр төсле бизәлгән, яңа бер төс алган.

Ык елгасы буенда өч-дүрт ел элек булдырылган “Кояшлы Ык” паркын элек тә күргән идек. Быел аны да яңартканнар. Ык ярларының тал чыбыгыннан ясап куелган күбәләк һәм балыклар, боҗра-шарлар карап туйгысыз. Ял почмагы ясыйм дисәң, кала кибетләреннән тауар ташып акча коясы юк, патриот яшьләрне туган як табигате үзе җаның теләгәнчә туендыра икән.

Мөслим киләсе елда федераль күләмдә авыл Сабан туен үткәрергә әзерләнә, ә аңа хәзерлек эшләрен инде быел ук җәйгән. Шул ук Ык елгасы ярына, ерактан ук ташып, “Камаз”лар кара туфрактан амфитеатр өя. Шуның тирәли булачак спорт мәйданчыклары, сәүдә, кече сәхнә, хәтта 1500 автомобильгә исәпләнгән машина кую урыннары билгеләнгән. 

Шунысы сөенечле һәм шаккаткыч: Сабантуйга әзерлек уңаеннан, дип уйларга кирәк, Мөслим читендә элеккеге терлекчелек биналарын файдаланып, ат спорты мәктәбен дә нигезләп өлгергәннәр. Канатларын җәйгән кош шикелле урнашкан капма-каршы ике бинадагы араннарда егермегә якын тай һәм яшь атлар тотыла. Булачак җайдакларны конкурга өйрәтәчәк тренерны Россиянең ерак каласыннан чакырып китергәннәр. Инде бүген үк мәктәптә дистәләгән малай һәм кызлар шөгыльләнә. Әле яңа гына атларга тап булдык бит, дип тартынып тору да юк, без күзәткән чакта берьюлы дүрт кыз чаптарларын бүрәнәләр аша сикертергә өйрәтеп иза чигә иде...

Мөслимнең һәр тарафында яңалык, һәр җирдә җанланыш. Әлмәткә алып китә торган юл читендә әле былтыр гына Җә­мигъ мәчет ачкан булганнар, ә быел инде капма-каршы якта спорт мәктәбе бинасы күтәрелә. Ул да түгел, былтыр Мөслим тирәли 700 төп нарат үсентесе утырткан булсалар, быел да шул ук сандагы кәлшәгә гомер бирәчәкләр. Егерме-утыз ел чамасы гомер үткәч, Мөслимне һәр яктан яшь нарат урманы уратып алуы да мөмкин...

Район үзәге буйлап ясалган сәяхәттән соң, шушындагы музей экспонатлары белән танышып чыктык. Күршедә урнашкан “Кояшкай” балалар бакчасына сәяхәт кылып, үзәк китапханә бинасында иҗат белән шөгыльләнүче балалар һәм аларның мөгаллимнәре белән түгәрәк өстәл артында сәгать ярым әңгәмә дә кордык. Иң зур чара район мәдәнияте йортында ниятләнгән булган, анда  һәрбер кунак сәхнәдә чыгыш ясады. Мөслим районы данына әверелгән яшь җырчылар һәм музыкантлар белән дә таныштык...

Икенче көнне әдипләрне, сигез төркемгә бүлеп, районның сигез мәктәбенә укучылар белән очрашуга тараттылар. Шулардан соң район үзәге һәм Түреш авылы зиратында каләмдәшләребез Флүс Латыйфи белән Харрас Әюпов каберләренә чәчәк салыр­га да өлгердек. 

Аннары сәяхәт юлдашыбыз, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова туып-үскән Баек авылында дәвам итте. Биредә дә мәдәният йорты, мәктәп, китапханә, мәчет эшчәнлеге белән танышырга, авыл читендәге Изге чишмә суын татырга өлгердек.

Саубуллашу сүзләрен җиткерергә алынган галимебез Фоат абый Галимуллин нотыгында һәрберебез күңелендә купкан рәхмәт яңгырады:

- Милли рухны, татар рухын кадерләп яши беләсез. Яңа уңышлар юлдаш булсын сезгә, мөслимлеләр!

В.ИМАМОВ. 

Автор фотолары.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: