Мәдәни җомга

Себергә сәфәр чыккач...

12-13 сентябрь көннәрендә Томск шәһәрендә “Татар шәһәре бистәсе: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары” Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә, 12-13 сентябрь көннәрендә Томск шәһәрендә “Татар шәһәре бистәсе: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары” Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды. Бу чараны оештыруда Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, археолог Альберт Борһанов башлап йөрде. Сәфәрчеләр 9-16  сентябрь көннәрендә Адлер-Барнаул, Томск-Мәскәү, Яңа Уренгой-Казан поездына ялганган өстәмә 35 нче вагонда хәрәкәтләнде. Новосибирск, Томск, Екатеринбург юлларында 54 төбәк тарихчысы безнең белән аралашып, фикерләшеп барды.


КҮҢЕЛСЕЗ ХӘБӘР КУЫП КИЛӘ

Казаннан озын юлга чыккач, икенче көнне, Ижау мәчетендә, мәктәбендә, көллиятендә, университетында татар теле һәм әдәбияты укыткан Вәсилә Хәкимовага берәү телефоннан шалтыратты: 

– 79 яшьлек философия фәннәре кандидаты Альберт Алексеевич Разин һәлак булды. 

– Фаҗигагә юлыктымы? – диде ул, гаҗәпсенеп.  

– Галим парламент каршында ике иптәше белән пикетка чыга. Мәскәү тарафыннан кысылган удмурт телен яклауны сорап, депутатларга мөрәҗәгать итә. Таләбенә колак салмагач, өстенә бензин сибә. “Телемнән алда үзем үләм” дигән плакатын кулына тотып, факел кебек яна. 

Милләт җанлы Вәсилә ханым әйтелгәннәргә аңлатма биреп ала: 

– Альберт Алексеевич – көчле рухлы кеше. Әгәр иманы нык булмаса, туры сүзле, дөреслекне яратучы, яңалыкны күрә белүче шәхес милли көрәш юлына бас­мас иде.

Ерактагы телефоннан тагын хәбәр килә: 

– Разинның җәсаде Мәгариф министрлыгы янәшәсендәге Удмурт милли театрына куелды. Озатырга килүчеләрнең  иге-чиге булмады.

Укытучы В.Хәкимова “Кедра Митрей и Гаяз Исхаки – достойные сыновья своих народов” (Ижевск, 2015, 124 бит) дигән китабын кулына алды. Аны Альберт Алексеевичка бүләк итүен, рәхмәт сүзе ишетүен искә төшерде. Галим язылганга карата уңай мөнәсәбәтен белдергәч, удмуртларның Г.Исхакый иҗаты белән кызыксынуын әйтте. Чөнки язучы Кедра Митрей (Дмитрий Корепанов, 1892-1849) да, Гаяз Исхакый (1878-1954) да гомерен туган халкы язмышын кайгыртуга,  чын тарихны язуга багышлый. Милли азатлык хәрәкәтен яклаган, мөстәкыйльлеккә омтылышны хуплаган өчен алар икесе дә хөкүмәт тарафыннан эзәрлекләнә. Гаяз чит илгә чыгып китәргә, шунда соңгы сулышын алырга мәҗбүр була. Удмуртия язучылар берлеге идарәсе рәисе (1934), “Иң яхшы удмурт язучысы” (1937) Кедра исә, “Удмуртская правда” газетасында милләтчелектә гаепләнгәч, партиядән куыла, кулга алына, Колымада (1937-1945) иза чигә. Лагерьдан кайткач, икенче тапкыр (1948) репрессияләнә, Новосибирск өлкәсендә соңгы сулышын ала. Татар һәм удмурт язучыларының әдәби бәйләнеш­ләре менә шулай ялгана. А.Разин фикеренчә, аларның иҗаты – аерым милләт кенә түгел, ә дөнья халкы мирасы. Фәннәр кандидаты моның турында конференциядә сөйли.

Соңгы елларда А.Разин җәмәгатьчелек каршында авылның милләт бишеге  булуы турында сүз алып бара. Төбәкләрнең югалуына, мәктәпләрнең ябылуына, халыкның эшсез калуына чын йөрәктән борчыла. Шулай берчакны Вәсиләгә, әйткәненә дәлил эзләп: “Сезнең Татарстанда беткән авыллар юктыр”,– дип әйтеп куя ул. Заманында туган ягы Әгерҗедә татар милли үзәген оештыруда катнашкан Уразай авылы кызы чынбарлыкны шомартмый. Җиләк җыярга баргач, кешесез Кыдырлы авылына килеп чыгуын әйтә. Аның урамында төзек йортлар  балкып утыра, өйләрнең тәрәзәләрендә пәрдә күренә. Тик төбәктә бер җан әсәре дә күренми.  Күл буенда фәкать бер рус агае гына шәйләнә. 

– Нишләп авылда кеше юк? – ди аңа Вәсилә. 

– Кындырлыда эш юк, – дип җавап бирә балыкчы, – шуңа күрә халкы таралып бетте. Тик өйләрен берәү дә сатмады. Хуҗалары ялга кайтып йөри.

Моның турында ишеткәч, А.Разин бик гаҗәпсенә. Халык белән очрашканда, милләттәшләрен күрше райондагы әлеге гадәттән тыш хәл белән гыйбрәтләндерә.

Себергә, татар бистәләре язмышы белән кызыксынырга чыгып киткәч, менә шундый вакыйга баш калкытты. Төбәк тарихчыларын: “Уяулыкны югалтмагыз!” – дип, әйтерсең лә Кедра Митрей, Гаяз Исхакый, Альберт Разин.... озатып калды.

45 МИНУТЛЫК КОРЪӘН АШЫ

Шулай берчакны, Бөтенроссия татар имамнары форумында, Киров өлкәсенең  Иске Пенәгәр авылы мулласы Зыятдин Нәҗметдинов чыгыш ясый. Хәзрәт Коръән ашын, бер дәрес­тә белем биргән кебек, 45 минутта үткәрүе турында сөйли. Чөнки аның моннан артык вакыты булмый. Күрше Кукмара районы үзәгендәге 4 нче мәктәптә 25 ел буе тарих укытканда, китапханәче вазифасын  башкарганда, фототүгәрәк алып барганда, дин әһеле өч чакрым ераклыктагы туган авылында озак тоткарлана алмый. Килеп алучылар автомобиленә, яки таксига утырып, бару һәм кайту өчен ун минут сарыф итә дә, унбиш минутта сәдака таратуны, дога кылуны, вәгазь укуны гамәлгә ашыра. Ә 30 минут тәм-том белән сыйлануга кала. Аш, сәгатьләрне буш сүз сөйләп, ялыктырып үткәрүчеләргә гыйбрәт булырлык итеп, тып-тын уза. 

Моңа Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә игътибарын юнәлтә. Форумга төрле тарафлардан җыелучыларга: “Сез тәҗрибә уртаклашырга Киров өлкәсенә барыгыз!” – дигән киңәшен бирә.

Монда сәфәрчеләрне 1826 елгы агач мәчет каршылый. Совет хакимияте динне кыскан заманда, биредә ашлык, яшелчә саклана. Күп төбәкләрдәге кебек, аның айлы манарасын кисүгә дә омтылыш ясала. Җимерүче Нократ Аланыннан чакырыла. Тик ул яман уен чынга ашыра алмый. Чөнки авыл халкы хәйләгә бара. Берәү, кулына аучы мылтыгын тота да, шуны корып утыра. Пычкылы агай, баскыч алырга кергәч, моны күрә һәм, куркып, табанын ялтырата.

Дин иреге бирелгәч, мәчеттә 13 ел Камил хәзрәт Корбангалиев имам була. Ул, көчле җил-давыл айны сугып төшергәч, хәс­рәткә кала. 2006 елның июнендә, көтелмәгән авыруга юлыгып, дөньядан китеп бара. Халык элекке имам урынына районның Янсыбы авылы хәзрәте Данил Насыйбуллиннан берничә ел гарәп хәрефләрен өйрәнгән, Казанда курсларда укып кайткан, 13 тапкыр балаларны Болгарга сәяхәткә алып барган археолог Альберт Борһанов белән археологик казу эшләрендә катнашкан Зыятдин Нәҗметдиневне сайлап куя. Ул 400 хуҗалыклы, 1200 кешеле, 70 сатыла торган өйле, беренче класска 15 укучыны кабул иткән төбәк халкының ышанычын аклый. Дини тәрбияне тәртип белән алып бара. Мәчетне төзекләндерүдә башлап йөри. Подвалын төзәткәч, гыйбадәтханә ике катлыга әйләнә, 100 кешене сыйдыра. Корбан һәм Ураза гаетендә ишегалдында 450 ләп кеше намазга баса. Зыятдин авыл тарихын язарга да вакыт таба, китап бастыра. Заманында үзе эшләгән Кукмара районыннан мөрәҗәгать булгач, мондагы 75 мәхәллә язмышы белән кызыксына башлый. Эзтабар Фәрит Вәлиев белән бергәләп, архив киштәләренә үрелеп, хәтер сагына баса. Мондый эзләнүчән затның Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашуы бик табигый.

300 ЕЛЛЫККА 30 ТАТАР

Данир Закиров – Пермь шә­һәрендә яши. Көнбатыш Урал энергетиклары ассоциациясе генераль директоры. Техник фәннәр докторы, профессор, Тау институтының баш фәнни хезмәткәре. Иң мөһиме – каланың Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе. Данлы милләттәшләрне барлап, биш китап чыгарган автор. Аның соңгысы “Татары в семьи народов России” (Пермь, 2018, 416 бит, 1000 данә) дип атала. Затлы кәгазьдә, төсле рәсемнәр белән бизәп чыгарылган басма. Эчтәлеге дә кызыгырлык, Пермьнең 300 еллыгы уңаеннан 30 күренекле татарны ачыклауга багышлана. Шуңа күрә китап кулдан-кулга күчә, төрле фикерләр уята.

Башкортстанның Туймазы районы ветераннар советы рәисе Әдүнис Фазуллин Дзержинский районы прокуроры Зөфәр Мәсләхетдинов турындагы язмага игътибар бирә. Аннары: “Ә ни өчен судья Марат Вәкилев читтә калды?” – дип куя. 

– Аның иң яхшы 30 татар арасына керерлек нинди казанышы бар соң? – дип автор да сорау бирә.  

– Ул Салават районыннан. Башкортстан Республикасы Югары суды рәисе булды. Президент Мортаза Рәхимов тарафыннан атказанган юрист исеме белән данланды. Әмма җитәкченең әйткәненә сукырларча буйсынмагач, хөкемдар яңа фәрман белән әлеге исемнән мәхрүм ителде. Марат моңа бик гарьләнде. Урынсыз кимсетү белән ризалашмыйча, Мәскәүгә – Россия Югары суды рәисе янына барды. Шуннан соң эшкә Пермь шәһәренә китте. Берникадәр вакыттан соң Россия Федерациясенең атказанган юристы исемен алды. Бу тарих китапта телгә алынса, бер дә артык булмас иде. 

– 300 еллык яшәешкә 30 татарны сайлау җиңел булмады шул, – дип акланды Данир Закиров. – Безнең үрнәк итеп күрсәтерлек шәхесләребез күп бит.

ИҢ ЯХШЫ КАЛЕНДАРЬ 

– Сезгә 2020 елгы “Татар мөселман календаре”н китердем. 

Журналист, календарьчы Фәния Хуҗахмәт, вагонның аргы башыннан килеп, заманында партиянең Туймазы райкомы беренче секретаре булган Әдүнис Фазуллинга шулай эндәште.

Туктагул авылыннан 1946 елгы ветеран көндәлек календарьның бәясе белән ­кызыксынды: 

– Күпме  тора? 

– Болай гына бүләк итәм. 

Төбәк  тарихын өйрәнүче көндәлек календарьны саклык белән генә кулына алды, караштырып чыкты, мактау сүзен әйтте: 

– Безнең гаилә алдыра торган календарь бу, аның авторының язмышы кызыксындыра.

Фәния танышуга юл ачып эндәште: 

– Мин сезнең каршыда утырам бит инде. Җитәкчеләр белән очрашырга, элеккеләре һәм хәзергеләре белән аралашырга туры килә. Шулай берчакны Сабага бардым. Беренче секретарь бүлмәсеннән күренекле артист чыкканны көттем. Чират җиткәч, янына кердем. “Миңа да календарь чыгарырга ярдәм кирәк иде”, – дидем. Аннан: “Мин бер генә календарьны хуплыйм”, – дигән сүзләрне ишеттем. Кулында укый-укый таушалып беткән календарьны күргәч,  күңелгә җылы кереп китте. Безнеке иде ул!

Ире Шәех Зәбирев белән башлаган эшне уңышлы дәвам иткән Фәния ханым календарь бүләк итүнең шифасы, яхшылыкның  уны белән әйләнеп кайтуы турында да сөйләде...

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Казан-Новосибирск- Томск -Екатеринбург-Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: