Мәдәни җомга

Умырзая (Хикәя)

Узган ел җәй буе су коенган бала-чага аякларыннан үләннәре кырылып, шадраланып беткән текә яр өстендә утырабыз. Җил исеп куйган саен, ерактан, каршы яктагы таулар итәгеннән, эреп бетмәгән карлар кочагында калган умырзая исе килә.

– Сизәсеңме?– дим, Язиләнең нәни бармакларын учларымда сикертә-сикертә. 

– Нәрсәне?                                               

Ул шулай, һәрвакыт аңламаганга, исе китмәгәнгә салыша. Мин үпкәләмим: 

– Умырзаялар әле дә чәчәктә икән. Җилдә аларның хуш исе бар. 

– Хыялый. Умырзая ерак тауларда гына була ул. Аның исе дә көчле түгел. Гомере дә кыска. Бездәге, кар астыннан баш төрткән тәүге чәчәкләр дә шундый. Тик алар умырзая түгел. Умырзая дип әйтәләр генә... 

Язилә аркасына таратып салган чәчләрен, көтмәгәндә ява башлаган яңгыр итеп, кискен бер җитезлек белен, минем кояшка чытылып утырган йөземә сибеп ала.  Аннан алар, кара дулкын булып, кызның күкрәгенә яталар. Елык-елык, дерт-дерт килгән бу дулкыннар минем карашымны үзләренә чигеп куя. 

Елык-елык, елык-елык... Тау итәгеннән, умырзаялар тамырыннан ук агып төшүче чиста-саф суларда гына була торган серле бер каралык бу. Инде мин, җил искәнне дә көтмим, үзем тирәнрәк итеп суларга, яз исен күкрәгемә күбрәк сеңдереп калдырырга тырышам. Язиләгә карамый гына, кабат: 

– Сизәсеңме?– дип сорыйм.– Килә бит, килә!                                                               

Кыз: 

– Умырзая хушбуе ич ул, хыялый да инде син, дим ич! Үзең бүләк иткән хушбуй исен дә аермагач!– ди дә, сикереп торып, яр буеннан йөгереп тә китә. 

Күпме тырышсам да, мин аны тиз генә тота алмыйм. Без, хәлебез бетеп, әле яңа гына сыенышып утырган ярыбызга килеп егылабыз. 

Узган елгы үлән арасыннан тырпаешкан каты сабаклар күзләремә, иреннәремә төртелә, әйләнеп  чалкан ятам.      

Рәхәт…   

Күктә болытлар. Агылалар да агылалар. Бу болытлар кайдадыр якында гына бөялерләр дә, бер-берсе өстенә менә торгач, инде күктә асылынып тора алмас хәлгә килеп, өстемә ишелерләр... 

Без йөгерешкән арада кояш калын болытлар астына кергән. Хәзер шуның каерылып киткән бер читеннән кемнәргәдер, нәрсәгәдер мәкерлерәк елмаю чаткылары ташлый. Мин аның пәрәнҗәдә калган  ягыннан да куе кызыл иреннәрен, сап-сары күз-керфекләрен төсмерлим... 

– Күрәсеңме? 

Язиләгә борылган чакта авызыма килеп кергән язгы үлән бөртеген җәлт кенә тешләрем белен эләктереп алам да миңа хас булмаган бер зәһәрлек белән өзеп ташлыйм. 

Болытлар, кояш хакында сөйләү теләгем каядыр китеп югала.  Торырга, качарга кирәк. Булдыра алмыйм.  Бер сәбәпсезгә янымда утырган Язиләдән башка беркем, бернәрсә кирәк булмый башлый. 

 Ап-ак икәннәрен белсәм дә: 

– Күрергә дә теләмим мин сезне, яңгыр болытлары!– дип кычкырам. 

 Җил исеп куя. Ерактан, каршы яктагы таулар итәгеннән, эреп бетмәгән карлар кочагында калган умырзая исе күкрәгемә ята, Язиләнең нечкә беләкләреннән тотам да үземә тартам, сулышым кабып: 

– Умырзаям...– дип пышылдыйм. 

Аның чырык-чырык көлгәне чәчәк исенә һушланган борын яфракларымны тагын да киңәйтә. 

– Күрәм, күрәм... Бу болытлар өстемә ишелерләр дип ышыкланасың син миңа. Болыт дымында чирканчык алудан куркасың. Әле үзең, сөйли китсәң, кояштан да ояласыңдыр. Хыялый бит син! 

Әйттем ич, аның белмәгәне, аңламаганы юк дип, мине үртәр өчен генә беркатлылана ул. 

Тагын җил исә. Тагын болытлар бөтерелә. Тагын умырзая исе килә... Башым әйләнеп китә, үземнең көчлелегемне расларга теләпме, Язиләне кочагыма каты итеп кысам да татлы иреннәреннән суырам. Ул, чит хужа кулына эләккән кош шикелле, йодрыклары белән бертуктаусыз күкрәгемне дөмбәсли. Әүмәкләшә торгач, без, үзебез дә аңышмастан, тып-тын яткан Бөрнең тынычлыгын алып, салкын кочагына килеп төшәбез.                                                                    

Әле кайчан гына калын-калын бозларны йомычка урынына күчереп йөрткән агымга безне чуерташлы, комлы ярга илтү берни түгел. Өсләребезгә сыланып калган киемнәрдән шабырдап су ага. 

Әле беркемнең дә быел Бөрдә коенганы булмагандыр. 

 

– Без – беренчеләр,– дим мин, Язиләнең ничек тә булса күңелен табарга тырышып. 

Каз тәпи эзләре дә төшәргә өлгермәгән яр буенда, су тулы күзләрен дерелдәтеп, миңа карап тора ул.  Бөрешеп, кечерәеп калган. Иреннәре зәңгәрсу умырзая чәчәге кебек булса да, чәчләреннән хушбуй исе югалган... Каршы як таулардан җилләр итәгендә очып килеп борын яфракларына кунганына да инде үземнең дә исем китмәс иде. 

Башларыбызны иеп, үрдәк бәбкәләре шикелле, тыкрыктан гына кайтып керәбез. Язиләнең умырзая таҗы кебек итәкләре капкадан югалганчы карап торам да кызурак адымнар белән үзебезгә таба атлыйм. 

Ярый әле өйдәгеләр һәммәсе эштә. Тиз генә чишенеп, киемнәремне   суынырга өлгермәгән мич өстенә таратып салам. 

 

х х х              

 

Рафикъ абый, хикәясе шушы урында өзелергә тиеш шикелле, кулындагы таягы белән учактагы кузларны тараткалый башлады. Аның учак кызыллыгы төшкән күзләрендә әйтеп бетермәслек моң күреп, мин дөньяның һәр кешесендә, табигатьнең һәр иясендә әллә нинди серләр барлыгы турында уйладым. 

Күккә үрләгән зәңгәр жылы төтенгә ияреп, бәлки, бу сагышлы хикәя болытларга менәр дә Язилә апа торган якларга китәр. Рафикъ абыйның яшьлеге белән генә яшәве хакында сөйләр. Ак болытлар өелешсәләр, чыннан да, аның кочагына ук ишелеп, шуып төшәрләр. Рафикъ абыйны сөендерәсем килепме, ни дияргә белмәгәннәнме, җилкенүле тавыш белән: 

 – Телисезме, мин бу вакыйганы хикәя итеп язып бастырам. Сезнең якларга барып чыгарга бер-бер сәбәп тә булыр. Әле матур бетәчәк дәвамын белмибез бит. Үзегез дә минем белән туган нигезегезгә кайтырсыз. Язилә апа белән күрешеп сөйләшү – инде бу яшьтә, ул кем белән генә яшәсә дә, гөнаһ түгелдер,– ди генә башлаган идем, ул җилкәләремә кулын салып туктатты: 

– Кирәкми, энем.. . Аның ахырын болай да белерсең. Язилә   дөньяда юк инде. Әле ул сиңа апа да булмаган килеш җир Утырып торган яры ишелгән икән дә, суга төшкән, дип сөйләделәр авылда... Электән дә сәламәтлеге какшаурак булган, ахры. Ә мин ярым ятим үскән бу кызның җитезлегенә, көчлелегенә шаклар ката идем югыйсә. Умырзая булган шул ул, умырзая... Умырзая кыска гомерле, дигән иде бит үзе дә... 

Умырзая дигәннән, икенче язда, Язилә апаң, шуны иснисем килә, дигәч, каршы тауга җан-фәрманга йөгердем мин. Каекка да утырмыйча, үземне сынарга да, акларга да теләгәндәй, бозлы салкын суны йөзеп чыктым. Менә, аннан гына берни булмый, янәсе! 

Йөгердем, болыннарга умырзая исе таралмаган булса да, шул искә ияреп баргандай, җан-фәрманга  йөгердем. Юк иде ул умырзая, юк! Әллә ул элек тә бөтенләй үк булмаганмы? 

Буш кул белән ябышып, ишек яңакларына сыланганымны күргәч, Язилә көрсенгәндәй: 

– Әйттем ич, хушбуй исе генә дип... Син бүләк иткән хушбуй исе…– дип куйды. 

Нигә чагыштырдым мин аны һәрвакыт умырзая белән? Күзләрен дә, чәчләрен дә, кигән күлмәкләрен дә. Шул чагыштыруым белән аңа кыска вакытлы гомер күрәзәлек кылдыммы? Әллә нәрсә дә булса алдан ук сизенгәнменме? Шул уйлар йөдәтә, тынычлыгымны ала. Бу үкенечле хикәятне сөйләвем дә шулардан бер арыну өчен генә иде. Кирәкми, яза күрмәгез тагын. 

– Ничек телисез инде, Рафикъ абый. 

– Мин берни дә теләмим. Миңа умырзая исе җитә! Их, көне бит, көне! Җитмәсә, яз... Кояш.. Җил... ул йомшак уч төпләрендә умырзая исе сузадыр шикелле… 

Мин, сәерсенеп, Рафикъ абыйга карадым. Әллә тагын саташа инде ул?  Җил – сизелер-сизелмәс кенә. Учактан бөтерелә-бөтерелә таралган төтендә нинди дә булса ят исләр барлыкны тоемларлык та түгел. Саташканга да охшамаган болай. 

– ... Инде авылны кабат күрмәскә дип чыгып киткәннән соң, күп еллар үткәч, әни карчык та Казанга килеп вафат булгач, ялгызлыктан каңгыраксап яшәгән көннәрнең берендә миңа яшь кенә ханым белән танышырга туры килде. Үзе чибәр, үзе акыллы. Гомер буе болай дуадакланып яшәү килешми инде дигән уйга килеп, ныграк аралашырга, холкын-фигылен өйрәнергә теләдем. 

Ул вакытта да яз көннәре иде. Автобус тукталышында очрашырга сүз куештык. Түземсезлек белән аны көтәм. Эчтә әйтеп аңлата алмаслык сагыш. Бер-бер сәбәбе дә юк шикелле. Тиктомалдан күзгә яшь килеп терәлә, бугазга төер утырган. 

Менә берзаман яңа танышым да күренде. Өстендә – кап-кара пальто, башында – күзләрнең явын алырлык ап-ак шарф. 

Килеп тә җитте, инде якын бер кешесе исәпләпме, ул да ялгызлыктан туйган идеме, минем кочагыма да ташланды. Хатын-кыз күкрәге тоймаган, кочмаган тәнемне жиңелчә калтыравык алды, аны кысып-кысып сөясем, чәчләреннән үбәсем килде. 

Менә ак шарфы башыннан шуып төште, менә чигә бөдрәләре битемә килеп бәрелде... Мин, шашып-шашып үбәсе урынга, танышымнан ычкынып, уттан-судан качкан шикелле, кая барганымны үзем дә белми, бер якка йөгердем.                                                           

– Ни булды?– дидем мин, Рафикъ абыйның көтелмәгән бу адымына сәерсенеп. 

– Ни булсын, ханымның чәчләреннән умырзая исе килә иде. Умырзая исе! 

Инде шактый олы яшьтәге кешенең, сабый бала шикелле, кулларын кая куярга белми угалап утыруын, керфекләре дерелдәвен күргәч, тынычландырырга теләп: 

– Ә, бәлки, хушбуй исе генә булгандыр,– дип куйдым. Бу сүзләрем белән Рафикъ абыйны рәнҗетермен дип уйламаган идем. 

– Ихластан тыңлыйсың, дип торам тагын. Кайдан килүендәмени хикмәт?! Язилә исе иде бит ул! Гомеремдә бер тапкыр җанымны кешегә ачтым, анысы да – язгы суга тотып ыргытты, – диде ул, ачынып. 

Бик озак сүзсез генә утырдык. Инде кузылар да сүрелеп, учак урынында көл генә калды. Рафикъ абый да басылган сыман булды. 

– Умырзаялар бар микән? Әле дә чәчәктә микән?– дип куйды ул, яз һавасыннан шуны ачыкларга теләгәндәй. 

Их, мин бит шул исне тоюым белән,ңа танышыма да умырзая гомере китерермен дип курыктым...– диде аннан үзалдына гына. 

 

Рифә Рахман

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: