Мәдәни җомга

Туфан Миңнуллин: Малыңмы, җаныңмы?

Уйланып утырганда шул балачак уены хәтергә төште. Бүгенге тормыш үзенең мылтыгын безнең түшләргә китереп терәгән иде, малыңмы, җаныңмы дип сорый төсле. Шулайдыр, тормыш законы шундыйдыр – дөнья буталганда мал һәм җан мәсьәләсе ак һәм кара төсләр шикелле бер-берсеннән нык аерылып торалардыр...

Бәләкәй чакта шундый уен уйный идек. Көтмәгәндә агач мылтыкны бер иптәшебезнең түшенә тери идек тә: “Малыңмы, җаныңмы?” – дип кычкыра идек.
Түшенә “мылтык көпшәсе” терәлгән малай шунда ук җавап бирергә тиеш иде. Җавабын биреп өлгермәгән малайны, гадәттә, тукмап ташлый идек. Җавапның бер шарты бар: җавап йә малым дип, йә җаным дип әйтелергә тиеш. Малым да, җаным да дигән җавап шулай ук җавапка саналмый иде. Әгәр дә җавап бирергә тиешле малым дисә, җаныңны алабыз дип маңгаена чиертә идек. Җаным дисә, өйләреннән берәр ризык кисәге алып чыгып бирергә тиеш иде. (Сугыштан соңгы чор – барыбыз да ачлар идек).
Уйланып утырганда шул балачак уены хәтергә төште. Бүгенге тормыш үзенең мылтыгын безнең түшләргә китереп терәгән иде, малыңмы, җаныңмы дип сорый төсле. 
Шулайдыр, тормыш законы шундыйдыр – дөнья буталганда мал һәм җан мәсьәләсе ак һәм кара төсләр шикелле бер-берсеннән нык аерылып торалардыр. Чөнки малсыз да яшәп булмый, җансыз яшәве дә мөмкин түгел. Җәмгыятьтә тәртип булганда алар икесе ничектер килешеп яшиләр. Ул чакта беренче урында җан була, мал – җанны асраучы хезмәтче ролен генә үти. Тәртип беткәндә мал мәсьәләсе алга атылып чыга. Җанны кысрыклый.
Алдан бөтенесен дә этеп-төртеп корсак йөри башлый. Корсак үскән саен җан кечерәя, арзаная.
Бу бик куркыныч нәрсә. Кеше хайванга әверелеп бара дигән сүз. Ул корсак колына әйләнә. Аның корсагын тутырсаң, җанына чирткәнгә дә түзә, хәтта ул чиртүне тоймый да башлый.
Төрле кешеләр белән очрашып сөйләшкәндә мал һәм җан мәсьәләсен кузгатам. Кызганычка каршы, күпләр малны беренче урынга куя. Әле беркөн бер колхоз рәисе белән бәхәсләшеп утырдык. 
– Дөньяга мал хуҗа, акча хуҗа. Алар булмаса, тормыш булмый, – ди. Менә сез булып сез дә авылда җир алып бәрәңге үстерәсез, чөнки кыш җиткәч корсагыгыз мәми сораячак, – ди.
– Әйе, – мин әйтәм, – мин бәрәңге үстерәм. Ләкин ашау өчен генәме?
– Бәрәңгене ни өчен үстерәләр инде тагын.
–Ашыкма, – дим. – Әгәр дә мин бәрәңге утыртмасам, сез миңа мине һәм гаиләмне ашатырлык бәрәңге бирәчәксезме?
– Күпме кирәк, шуның хәтле ал, – ди рәис. 
– Димәк, бәрәңгене ни өчен үстерәм инде мин. Корсагыма кирәк өчен генә түгел, ул миңа җан азыгы да. Бу дөньяда ни дә булса үстерү, алган уңышыңны күреп шатлану, хезмәтеңнән куану дигән нәрсәләр бар. Мин бакчамда бәрәңге алган чакта җир өстендә чәчелеп яткан ап-ак бәрәңгеләргә карап сокланам. Болар бит минем хезмәтемнең җимешләре дим. Димәк, мин бу дөньяда тормыштан ямь табып яшәү шатлыгын югалтмаган. Мин исән әле, мин яшим әле. Димәк, минем җаным сәламәт. Мин тамак туйганга гына шатланучы хайван түгел икән дим.
Сүземне тагын да ныграк дәлилләү өчен:
– Менә мин күптән түгел генә бер пьеса язып бетердем. Ул әле кульязма хәлендә генә. Бәлки аны куймаслар да. Әгәр дә син: “Туфан абый, ун миллион сум бирәм, бир шул пьесаңны, мин аны синең күз алдында ертып ташлыйм, аяк астыма салып таптыйм” – дисәң, мин беләсеңме сиңа нәрсә әйтәчәкмен?
Рәис уйга калды. Минем ни әйтәчәгемне чамалады. Акыллы егет сүзнең ни турыда барганын аңлады. Чөнки кеше булган кешегә җан һәрвакыт малдан кадерлерәк. 

 

Туфан Миңнуллин
1995 ел, 3 февраль

"Шәһри Казан"

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: