Мәдәни җомга

«Шатлан, гений бездә туачак!»

Рәссам Әнвәр Сәйфетдинов  яшь чагында байтак кына “ак” шигырьләр дә язган.

Рәссам Әнвәр Сәйфетдинов  яшь чагында байтак кына “ак” шигырьләр дә язган. Шундый кеше генә: “Икмәк  басулары  өстендә – салават күперләре диңгезе”, дигән юллар яза ала... Хәзер исә күңелем аның яшьлегендәге  шигырьләрен  яңа картиналарына караганда да ныграк ошата. Әнвәргә шушы сокландыргыч  шигырьләрен  китап  итеп  нәшер итәргә киңәш бирәм, тик ул барыбер үзе иҗат иткән кыйммәтләр арасыннан бары тик сынлы сәнгатьне генә беренче урынга куя. “Шигырьләремне билгесез бер дустыма дип яздым... нәшер итәргә кирәк дип уйлаганым да булмады”, – ди. Ә бит аның бу фәлсәфи рухтагы  иҗаты төзелеше буенча да искиткеч төгәл!


Ү зе өчен кирәкле, кызыклы, дип тапкан темага гына алынучы ирек­ле рәссам  хәзерге  көндә  Күктәге чиста  болытларны сурәтләп,  эскизлар ясый. Күктән һәрдаим  иңүче  илһам гына булышлык  итеп  калмый  аңа, ул шундый ук илаһи көчне Җир-Ана аша да ала: Әнвәр инде күп еллар буе Чирмешән  районының Чирмешән авылында яшәп иҗат итә һәм шушы җитди карарга килүенә һич тә үкенми. “Биредә улыма инде саф һава  җитешми, – ди Әнвәрнең әнисе, мөхтәрәм Роза Сәйфетдинова. – Ул мине, туганнарын,  дусларын күрергә  дип кайта да, кибетләрдән алган яңа киндерләрен, майлы буяуларын, кылкаләмнәрен тутырып, кире үз остаханәсенә, Чирмешәнгә  ашыга”. 

Роза Гомәр кызы үзе дә шул яктан. Аларның гаиләсе бу районга әтиләре әлеге районның финанс бүлегенә эшкә билгеләнү сәбәпле күченеп килгән. Ни үкенеч, Гомәр Арысланов  оныгы  Әнвәрне  дә, башка оныкларын  да күреп куана алмаган. Бөек Ватан сугышы афәтендә батырларча һәлак булган. Әнвәр Камил улының дәү әтисенә багышлап иҗат иткән портретыннан безгә үтә дә зыялы, үтә дә акыллы, төз буйлы, мәһабәт гәүдәле матур татар ир-аты карый. Аның янәшәсендәге ярымкараңгылык эчендәге тылсымлы агач-образ да бу әсәргә илаһи  мәгърурлык өсти. Әнвәр: “Бәхетемә, мин ике дәү әнием тәрбиясендә үстем, – ди – Чирмешәндә көн күрүче Сәмига әбием дәвалый белгәнгә күрә, нык салкын тигән вакытларда, ул укыган догалар һәм  дару үләннәреннән әзерләгән  шифалы төнәтмәләрне эчеп, аякка баса идем. Рәссамлыкка укыганда, биредәге урманны бик сагынып  кайтып,  андагы күренешләрне киндергә төшерә идем. Гомумән, урман  дип  җан ата идем... Әниемнең, дәү әниләремнең сурәтләрен  “Әнвәр әлифбасы” китабыма да керттем. Әнием анда уңган пешекче, Шәмсиҗиһан әбием – җеп эрләп, җылы йон оекбаш бәйли, Сәмига әбием файдалы үләннәр белән дәвалый. Шәмсиҗиһан  әбием  бик  күп  догалар укый иде, аның дингә карата ихлас хөрмәте бүген дә күңелем түрендә саклана, мин үзем дә дингә кагылышлы күп китапларны укып чыктым, бу темага багышлап әсәрләр иҗат иттем. Мин тулы гаиләдә үстем, иң якын туганым, газиз апам  Наилә  белән  дә  горурланам! Ә менә киләчәктә  рәссам булып  китәчәгемне... иң әүвәл әнием әйтте. “Син – рәссам, ә  менә Наилә  укытучы  булачак”, – дигәне һәрчак истә һәм нәкъ шулай килеп чыкты да! Мин – рәссам, ә апам – укытучы.” 

Әнвәрнең әнисен тыңлыйм: “Улымның рәссамлыкка сәләте нәселдән килә, чөнки үзем дә балачакта бик  яхшы рәсемнәр ясый идем. Рәсем укытучысы өй эше итеп ирекле темага рәсем  ясап  килегез дигәч, ак каләм белән генә, бик килешле итеп кышкы күренеш сурәтләдем, әмма ул рәсемне мин  ясаганга ышанмады, хәтта икеле куярга да теләде. Шул мизгелләрдә авыр халәт кичердем. Мәктәпне тәмамлагач, берничә ел буе рәссамлыкка укырга мөмкинлек  булмады,  тиз  арада  пешекче  һөнәренә өйрәнеп, гомерем буе ашханәләрдә эшләдем. Беркөнне улыма рәсемнәр ясап күрсәттем һәм шул көннән башлап рәсем ясау белән бик тә мавыгып китте ул. Сәнгать студиясенә йөрде, аннан соң үз теләге белән сәнгать мәктәбенә барып, анда укырга язылып кайтты, Казан сынлы сәнгать училищесын, Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге дәүләт сәнгать институтын тәмамлады... 1991 елны  ук  Мәскәүнең  Политехника музеенда оештырылган “Яшь рәссамнар - Россиягә” дип аталган күмәк күргәзмәдә  катнашты, аны ачу тантанасына мин  дә  бардым һәм шуннан бирле улымның  бер күргәзмәсеннән дә  читтә  калганым юк. 

 Арбатта  картиналарын  сатып утырганда танышып киткән америкалы  ханым чакыруы буенча Америка Кушма Штатларына  сәяхәткә  барырга  ният  иткәч тә, каршы килмәдем: “Бар, улым! Дөнья күреп  кайтырсың!” – дидем”.  

– Бу бит 1992 ел, сез улым берәр тук Штатта яшәп калырга теләр дип тә курык­мадыгызмы?  

– Беренчедән, улымның үз туган илен генә яратуын бик яхшы беләм. Икенчедән, аның  гаиләсендә инде улы да туган иде. Мин  Әнвәрнең гел иң якын  киңәшчесе булдым. Укыган вакытларында һәр яңа картинасын иң беренче  булып  ул миңа күрсәтеп, фикеремне белергә тели иде. Сәнгать хакындагы китапларны бик кыйммәт булса да, гел бергәләп  сатып  алдык, ул аларны  махсус зур китапханә итеп туплады, чөнки  улым  бик  күп укыды, дини китапларны да ныклап өйрәнде, алар буенча серияләр иҗат итте, сынлы сәнгатьнең бар юнәлешләрен дә җентекләп төшенде...  

Чик гаскәрләре сафларында хезмәт иткән, институтны яңа гына уңышлы тәмамлаган Әнвәр Камил улы океан артына  сәфәрен иң әүвәл үз кумиры гомер кичергән шәһәрне, Казан-АКШ рәссамы Н.Фешинның музеен, Н.Фешин институтын, даһи рәссамның кабатланмас  картиналарын үз күзләре белән күреп кайту өчен дә тормышка ашыра. Музей  ябык   булса да, рәссамның кызы Ия Фешина аны кабул итә, әңгәмә кора. Казанга кайтуы турындагы истәлекләрне барлаганда, Казан сәнгать училищесы студентлары белән төшкән фотосурәттә...  Әнвәрнең  дә  булуын  күреп сөенә. Бөек рәссамның кызы ясаган җитди иҗади тәкъдимне кабул итеп, шушы Нью-Мексико штатының Таос шәһәрендәге ­Н.Фешин музей-йортында Әнвәр шәхси күргәзмәсен ача һәм зур уңыш казана.  АКШта  Әнвәрнең  өч шәхси күргәзмәсе ачыла: Н.Фешин музееннан кала, “Таос­ның традицион  галереясы”нда һәм Колорадо  штатының  Денвер шәһәрендә урнашкан “Тёрнер арт-галерея”сында. Татар рәссамының искиткеч картиналарын күрергә дип килгән америкалылар һәм башка ил тамашачылары аның картиналары каршында хәтта елый. Чөнки әлеге картиналардан бөркелгән ихласлык, җылылык инде америкалылар өчен чиксез тансык бер күренеш  икән. Бу дәүләт мохите  күптәннән бирле ялтыравык, салкын авангардизм юнәлешендәге, җиһазларга махсус яраклаштырылган кушымта булырлык, күңелсез һәм коры төсләрдән гыйбарәт, уртакул “әсәрләр” белән тулган. Тик шулай да әлеге җирләрдә башка, берничә җитди өстенлек бар: бу – талантлы иҗатчылар өчен бар уңайлык­лар  да тудырылган  ил, бездә  крандагы судан хлор акса, андагы су краннарыннан  фтор ага, иртән торып, якындагы кафеда каһвә белән тәм-том капкала  да, алдыңа  киндер куй һәм яз гына! Чын талант биредә үзенә тиз юл яра ала. Менә шушы уңайлыкларның мөһимлегенә ишарә ясап та, картиналарының бәһаләрен алдан санап, таланты белән чиксез сокланып та аның белән  махсус килешүләр төзергә ашкынучы галереячылар, төрле сынлы сәнгать агентлары татар рәссамы каршына  тезелә. Картиналарының тиз сатылуы да, телевидение тапшырулары вакытында аның  бик  акыллы  әңгәмәләр коруы да –  сәнгать белгечләренең  игътибар үзәгендә...  Әмма Әнвәр бернинди  арт-агент белән дә килешү төземи. “Мин әле бу илгә яңадан әйләнеп кайтырмын дип уйлаган идем”, – ди ул. Әмма әлеге ният  тормышка  ашмый. Тугыз айдан соң Штатлардан газиз әнисен, гаиләсен, туганнарын, дусларын бер күрергә  зар  булып, бик  сагынып кайткан рәссам илдәге тотрыксызлык белән очрашып, күңелсезләнеп кала. Әмма озакка түгел. Үз иленең караңгы  якларын  гына  күзаллап утырмый, аннан соң  “Ватанны сөю – иманның бер өлеше” дип әйтелгән хәдис тә бар бит әле. 1993 елны ул “Дастан” дип аталучы иҗади төркем оештырып, яңа күмәк күргәзмәләр ачу белән мәшгуль була. “Төркемебезнең төп темасы: үз асылыбызга кайту, милләтебезнең  борынгы  тарихын барлау”, – дигән иде Әнвәр 1995 елны “Казан” милли-мәдәни үзәгендә ачылган күмәк күргәзмәдә. Бу максаты да  үтәлде, чөнки әлеге рәссамнарның күргәзмәләре ул елларда яхшы кабул ителде. 

Әнвәр Сәйфетдинов Бразилия  прозаи­гы  П.Коэльоның  “Яктылык сакчысы ки­табы”нда  язылган кагыйдәне дә һәрчак күз алдында тота: “Ул (Яктылык сакчысы) үзенең оныкларының оныкларына нинди дөнья калдырачагын  белергә  тели”. “Әгәр дә милләтең татар икән, димәк әле милли тематика аша чишелгән “Татар әлифбасы”н  да китап итеп нәшер итү мөһим”, – дип, шушы игелекле ниятен узган ел, ниһаять тә, үзе теләгәнчә чиште. Чөнки, шул ук П.Коэльоның китабындагыча, Әнвәр Сәйфетдинов кебек Яктылык сакчылары  үз  юлларын  төгәл  белә. “Яктылык  сакчысының йөрәгендә  аңа юнә­леш бирүче тәртип бар. Бу тәртипне тулыландыручы  сыйфатларның  берсе – ул җаваплылык. Рәссамнар – алар  җәмгыять  алдында  үз әсәрләре өчен җаваплы шәхесләр. Иҗатчыны беркем дә өйрәтмәскә, юнәлеш, киңәш бирмәскә тиеш дип саныйм. Әгәр дә һәркем аңа киңәш бирә башласа, нинди иҗатчы булсын инде ул!” 

Милли темаларга кагылышлы эзлеклелек аның картиналары, агачтан уелган сыннары, графика битләре, китап иллюстрацияләре, үзе төшергән сыйфатлы фотосурәтләре  һәм  бик  күп  шәхси күргәзмәләре аша тәгаенләнә. Җитди  иҗат  итә башлагач та  язган  “Татар кәләше” картинасын  да  ул узган ел тагын да төгәлрәк итеп, яңадан  күчереп  язды. Тамашачылар аның яраткан җырчыбыз, сылу Сәидә  Мөхәммәтҗанова булып  балкуын күрде, ә Сәидә исә остага: “Сез – бигрәк алтын куллы рәссам!” дигән шатлыклы бәяләмәсен бирде. Бүгенге көндә дә рәссам белән җырчы тагын шушы темага, әмма инде кышкы күренеш белән бәйле яңа портрет иҗат итә һәм Сәидәнең  бу портреты  да карап туймаслык булып килеп чыгар, шәт.

Әнвәр моңа кадәр беркайчан да тарихи темаларга мөкиббән түгел иде, аны күбесенчә шушы, үз дәверендә яшәүче адәмнәрне сурәтләү генә кызыксындыр­ды. Әмма менә хәзерге көндә ул нәкъ башкача теләк-максат белән яна: 2020 елда, Татарстан дәүләте төзелүнең йөз еллык юбилеен бәйрәм иткән көннәргә туры китереп, Мәскәүдә, Сынлы сәнгать академиясенең күргәзмә залында үзенең Ватанга багышланган йөз яңа картинасыннан торган шәхси күргәзмәсен ачып, Татарстан тарихы елъязмачысы булырга ниятли. Бу  максатын  инде тормышка  ашыра. Татар тарихына, атаклы татар шәхесләренә  багышланган  хезмәтләрен әзерли башлап, бүгенге көндә ул шушы темадагы унбер яңа эшен тәмамлады. Моннан кала ул дәү әтисе Гомәр Арыслановның туган ягында, Чирмешән районының Бөркет-Чишмә авылында да зур шәхси күргәзмәсен ачарга, үз иҗаты белән  халыкка бик  якын булырга тели. 

Рәссам – портретлар  остасы. Гомере буе портретлар һәм аеруча хатын-кыз образларын иҗат итә. Киндерләрдәге  хатын-кызларның  холыкларын  нибары  күз карашлары  аша  гына да бик төгәл итеп чагылдыра белә, шуңа күрә Әнвәр Сәйфетдиновка: “Төсләр һәм психология кануннарын исәпкә алучы шәп остага, афәрин!” – дип үз бәяләмәләрен  белдерүчеләр бихисап. Аның  нәкъ менә акварель буяулар белән бик килешле итеп язылган портретларына да сокланучылар шактый.   

– Әнвәр, “Джоконда”га тукталыйк әле. Леонардо да Винчи әлеге портретны кулына зурайткыч пыяла тотып иҗат иткән, чөнки картина иң кечкенә, иң кыс­ка штрихлар белән язылган, образның битенә дә утыз кат буяу яккан Леонардо да Винчи... Өстәвенә, аның ике күз карасына да бик тә кечкенә күләмле  шифрлар  өстәгән... Кеше тавышы спектрының график рәсемен ясап караучылар, һәркемнең тавышы куллардагы бармак эзләре кебек кабатланмас дәрәҗәдә үзгә, диләр. Менә, Япония галимнәре дә бу портреттагы образ йөзендәге сөякләр төзелешен җентекләп өйрәнеп, аның тавышын ук күз­аллап карарга булган. Бар күрсәткечләр дә компьютер программасына кертелгәч, аның тавышы басынкы һәм тыныч булып килеп чыккан  һәм ул телеэкраннар аша: “Минем исемем Мона Лиза. Хакыйкать сер белән төрелгән” дигән сүзләрне әйтеп күрсәткән... Әнвәр, бу нисбәттән менә син үзеңнең  берәр хатын-кыз портретын шундый ук үзенчәлекле һәм серле килеп  чыгарлык, гасырлар буе өйрәнерлек  һәм зур  уңышка дучар  булырлык итеп язасың киләме? – дим дустыма. 

– Билгеле, бик уңышлы портретлар язасым килә! Бик тиз язам, әмма бу гадәтем киндердәге  портретның сыйфат дәрәҗәсен һич кенә дә киметми, – ди ул.          

Аның уңышлары белән әнисе дә нык горурлана. 2009 елны Әнвәр Сәйфетдинов Татарстан Мәдәният министрлыгының “Сәнгатьтә ирешкән уңышлары өчен” (“За достижения в искусстве”) билгесенә  лаек  булды. Картиналары инде бихисап илләрдә саклана. Мәскәүнең заманча сәнгать музеенда “Дивар кырындагы кыз” картинасы, АКШның “Хаммер үзәге”ндә дә “Кокошниклы йөз” әсәре  бар. Гомумән, АКШка  барып  кайтканнан  бирле инде шактый еллар узса да, ул океан арты сәнгать белгечләре хәтерендә. Күптән  түгел  генә  аңа бер америкалы хат язган: “Сез каләм белән минем портретымны ясаган  идегез, миңа ул чакта нибары унбиш яшь иде, бу портретны әтием бик ошата! Һәр көн сезне мактый! Мин дә бу әсәрегезне бик матур дип саныйм!”  

– Гомум мәгълүм, АКШтагы капитализм кагыйдәләре бу ил кешеләренең туганнан бирле аңында. Мин  андагыларга  бик  күп  рәсемнәремне, портретларын бушлай ясап бүләк иттем, ә алар хезмәтләрем өчен акча алмавыма бик гаҗәпләнә иделәр, ә мин аларга: “Рәсем ясау миңа рухи  ләззәт, шатлык бирә, шуңа күрә сезгә бушлай ясыйм”, – дип  җавап  бирә  идем. Алар мине, чыннан да, хәзер дә оныта алмый, – ди дустым.   

Улының  һөнәри  уңышларын  ошатып: “Әнвәр чыннан да бик тырышып иҗат итә, – ди хөрмәт иясе Роза Гомәр кызы. – Ул минем бар өметләремне аклады”.  “Тормыштагы  өмет-ышанычларыбыз  безгә  балаларыбыз  булып  килә”, – дип юкка гына язып  калдырмаган бит акыл иясе дә. 

Әнвәр Камил улының шигырендәге гений төшенчәсенә игътибар итсәк, латиннан “гений” –  ул иң югары иҗади сәләт” дип тәрҗемә ителә. Беренче диплом эше итеп “Колынның тууы” картинасын  иҗат  иткән унтугыз яшьлек өметле рәссам бүген дә һәр илһамлы көнгә ихлас соклана. Бүген дә ул нәкъ шушы мөрәҗәгатендә:  “Шатлан, гений бездә туачак!”

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: