Мәдәни җомга

“Рәссам булып хезмәт итәм”

Фәрһад Исламов үзенең 1983 елдан башланып киткән күргәзмә эшчәнлегеннән, күпьеллык сәнгати тәҗрибәсеннән чыгып, хәзерге көндә рәсем ясарга өйрәнергә теләгән һәркемгә осталык дәресләре дә бирә, аларның күбесе табигатьтә уза.

– Сез бит 1979 елны Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлагач, туган шәһәрегездә дә кала алган булыр идегез, тик нигә соң еракка китәргә ният иттегез? – дим рәссамга, ә ул бары елмая: 

– Мөгаен, рәссамнардагы җан тоемының көчле булуы моңа сәбәптер, – ди. Чөнки бүгенге көндә ул, Казахстандагы иң күренекле рәссамнарның берсе буларак, анда оештырылган бихисап күргәзмәләрдә катнашып, актив күргәзмә эшчәнлеген алып бара, шәхси күргәзмәләр саны да инде күптән берничә дистәгә тулган. Бүгенге көндә Нур-Солтанда – җиде-сигез, ә Алматыда  хәтта егермедән артык сынлы сәнгать галереясы бар! Казах  халкы сынлы сәнгатьне бик тә үз итә, картиналарны бик ярата, димәк, аларны сату өчен тудырылган шартлар Казандагы нибары өч-дүрт галерея белән һич кенә дә чагыштырышлык түгел, өстәвенә, әңгәмәдәшем – гомер буе – ирекле рәссам, димәк, андагы шартларда иҗат итү күпкә өстенрәк. Ил Кытай белән чиктәш булу сәбәпле, кытайлар да, сынлы сәнгатькә гашыйк халык  буларак, аның үзенчәлекле әсәрләрен күрергә  Казахстанга еш килә. 

– Аннан соң, – ди Фәрһад Фарт улы – училищеда укыган елларда ук мин уңган-булган, сәләтле рәссам,  Фәниягә гашыйк булдым, ә ул укырга дип нәкъ менә Карагандадан  килгән иде. Гаиләбез шушы илдә төпләнгәч, өч балабыз туды, алар үсеп, шулай ук Казанда югары белем алды, һәммәсе дә сәнгати зәвыкка ия, сурәтләр ясарга, бина интерьерларын бизәргә, кызыклы кул эшләнмәләре эшләргә, скрипкада уйнарга һәвәс. 

Өченче класста укыганда, кыюлыгым җитеп, “рәссамлыкка юл  сынлы сәнгать мәктәбендә укудан башланырга тиеш” дигән уйлар белән, рәсемнәрем тулы папканы күтәреп, Гладилов урамында урнашкан өченче сынлы сәнгать мәктәбенә барганымны хәтерлим. Мәктәп директоры рәсемнәремне карады да: “Яхшы, тик син әле кечкенәрәк бездә укырга, икенче елны әти-әниең белән кил”, – диде. “Максатчан һәм мөстәкыйль фикерле ир бала булгансыз, аннан соң да әле бик еракларга барып белем туплагансыз!” – дим рәссамга. Чөнки ул әле Карагандадан Украинаның Львов шәһәренә кадәр барып, читтән торып югары белем дә алган. 1992 елда Н.Федоров исемендәге Львов полиграфия институтын уңышлы тәмамлаган. 1992 елны – Казахстан, 1994 елны Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул ителгән. 

Фәрһад Исламов үзенең 1983 елдан башланып киткән күргәзмә эшчәнлегеннән, күпьеллык сәнгати тәҗрибәсеннән чыгып, хәзерге көндә рәсем ясарга өйрәнергә теләгән һәркемгә осталык дәресләре дә бирә, аларның күбесе табигатьтә уза. Аның психология һәм педагогика өлкәләрендәге сәләтләре дә ярылып ята, ул рәсем ясау ысулларына  өйрәткәндә, шулкадәр  дә дәрәҗәдә аңлаешлы, бәйнә-бәйнә сөйләп, оста итеп төшендерә ки,  рәссамның осталык дәресләренә ом­тылучыларның саны гел арта гына баруга гаҗәпләнәсе юк. Ачык күңелле рәссамнар гаиләсенең остаханәсенә күп кенә иҗатташлары килә. Моннан ике ел элек Таиланд дәүләте вәкилләре берничә рәссамны үзләрендә семинарлар бирергә чакыргач, Казахстан рәссамнар берлеге анда нәкъ менә Фәрһад Исламовны җибәргән. 

– Яңа картинлар төрлечә языла, шигырь, прозаны да күп укыйм, татар мәдәнияте белән дә кызыксынам, үз уй-фикерләрем дә җитәрлек... Классик  әйтмешли, бар дөнья – театр... шуңа күрәдер мин кайчак сәхнә әһелләре яисә клоун һөнәре белән бәйле эшләр дә иҗат итәргә яратам, үз хатирәләремә дә әйләнеп кайтам, фәлсәфи нәтиҗәләр аша туган әсәрләрем дә шактый. Мәсәлән, “Бүре сугу” картинасында бер караганда усал җанварларны сурәтләдем, алар хөр холыклы, үзләрен чикләргә дә яратмый, әмма аларны куганда, бүре кызыл әләмчекләр аша сикереп чыгарга җөрьәт итмәскә дә мөмкин... – ди рәссам. 

Гитарада яхшы уйнаучы буларак, ул әле В.Высоцкий җырларын да  үз итәдер. Рәссам үзенең әсәрләрендә метафора куллану алымына да еш өстенлек бирә, кайбер темалар рәссам өчен генә түгел, тамашачылар өчен дә бик кызыклы булып кабул ителә. Әйтик, “Ком очкыч” адәм баласының инде балачактан ук хыяллана башлап та, текә борылышлар ясаудан өркеп, гамәлгә ашыра алмаган, үзе һич тә үтәп чыга алмаячак иллюзия­ләре хакында да түгелме икән?! Ә менә “Сәйяр музыкантлар һәм аларны алып баручы эт” картинасы һәр артист күңелендә яшәгән, каядыр юнәлгән, кая­дыр илткән иҗади омтылыш артыннан бару теләге турында түгелме? Башкалар арасында булып та, үзен бик ялгыз хис иткән адәм сурәтләре дә бар аның иҗатында. Күктәге болытның Җирдәге күләгәсе шул турыда түгелме?! Һәм, әлбәттә инде, кайсы рәссам мәхәббәткә багышланган картиналарга алынмас? Атка атланып юл тоткан гашыйкларны һәр рәссам диярлек иҗат итә, Фәрһад Фарт улының шушы темадагы картиналары композицияләрендә дә шушы көч, шушы хис тантана итә.  

Фәрһад Исламовның әсәрләре аз кү­ләмдәге сурәтләр аша, әмма шактый дәрәҗәдәге төгәллеккә, локанизмга, җыйнаклыкка юнәлдерелгән, аларда рәссамның илһамы да, тулы концентрациядәге хезмәте дә, зирәклеге дә, туктаусыз рухи эзләнүләре дә, үз холкының тыйнаклыгы да чагыла. 

– Казанны еш сагынып кайтабыз, – ди ул. – Җирсү юк, чөнки  үзебезне  еракта дип хис итмибез. Биредәге галереялар белән дә хезмәттәшлек итәбез. 

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: