Мәдәни җомга

Максимов урманнары

Бу араларда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендәге берсеннән-берсе затлы күргәзмәләрдән баш әйләнә.

«Хезмәткә дан!» экспозициясендә совет чоры кылкаләм осталарының иген үстерүче, терлек караучы, йортлар, күперләр салучы эш кешесенә мәдхия җырлаган зур-зур картиналары урын алган. Сурәт геройларын олуг рәссамыбыз Харис ага Якуповның бер картина исеме белән «көчле кешеләр» дип атарга мөмкин. Тагын бер зур булмаган залда Финляндиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Рафаэль Сәйфуллинның нечкә, нәзакәтле иҗат ителгән картина, композицияләрен күрергә була. Чил илдә дә милли йөзен саклап калган, үз урынын тапкан ­Рафаэль абый – шулай ук көчле рухлы кеше. 


Галереянең беренче катында исә тагын бер талантлы шәхес – Кондрат Максимовның данлыклы пейзажларын тамашачылар игътибарына тәкъдим иткәннәр. Күргәзмә сурәт остасының 125 еллыгына багышлана. Рәссам элеккеге Вятка губернасының Уржум өязендәге Шишкино авылында дөньяга килгән һәм гомере буе якташыбыз атаклы рәссам Иван Шишкинның иҗатын күз алдында үрнәк итеп тоткан, аның кебек урман җырчысына әйләнгән. К.Максимовның Казан сәнгать училищесында укуы 1917 елгы революция кубарга торган чорга туры килә. Бик ыгы-зыгылы вакыт була бу. Күпчелек халык хәерчелектә көн күрә. Бичара Максимов бүленә-бүленә укыса да, укуын барыбер тәмамлый алмый, кире авылына кайтып китә. Анда әтисенә ярдәм итә, сал агыза, әмма рәсем ясауны ташламый. 

1936 елда республикабызда Рәссамнар берлеге оештыралар. Аннан алда зур күргәзмә ясап, берлек әгъзасы булырдай рәссамнарны барлыйлар. Үҗәт, тырыш, нык рухлы Максимов беренчеләрдән булып Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Казанга яшәргә күченә һәм сал агызу станциясенә эшкә урнаша. Биредә ул сал агызу эшен механикалаштыру буенча 27 авторлык патентына ия була. Шулай матди хәле көннән-көн яхшыра бара, картиналары да халык арасында таныла башлый. Яшәүләре бераз җиңеләйгәч, Кондрат Максимов сал агызу станция­сендә консультант булып кына кала, күпчелек вакытын исә табигатьтә этюдлар язып уздыра. Кавказ, Кырым, Карпат тауларына, Көньяк Уралга бара, Идел, Нократ, Кама ярлары, мари урманнарыннан кайтып керми. Максимовның эш куәтен бүген училищебыз укучыларына үрнәк итеп сөйлиләр. Ул һәр ел саен тамашачылар игътибарына 150-200 яңа картинасын тәкъдим итә торган булган. 

Шишкинга табынып яшәгән Максимовның картиналар экспозициясендә, чыннан да, бөек пейзаж остасы Иван Ивановичның рухын тойгандай буласың. Рәссамның таләпчәнлеге турында да шаккатып сөйлиләр. «Бу сурәттән нарат исе килми», – дип ул ошатмыйча, һичбер кызганусыз, инде тәмамланган зур-зур иҗат эшләрен дә бозып ата торган булган. Төс-кыяфәте белән дә Максимов бөек Шишкинны хәтерләтә. Йөзен куе мыек-сакал баскан. Аны ялгыз калырга яраткан, аз сүзле булган, дип сөйлиләр. К.Максимов 87 яшендә гүр иясе була. Шуңа кадәр кылкаләмен ташламый. Олуг рәссамыбыз Харис ага Якупов яше сиксәннән арткан Максимовны кышкы салкын көндә мольберты янында сурәтләгән. Язгы, көзге суларда сал агызган рәссам кышкы салкыннардан куркамы соң?! 

Әнә шундый көчле рухлы кешеләр заманы һәм аларның еллар үтсә дә кыйм­мәтен югалтмаган затлы иҗатлары сагындыра.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: