Мәдәни җомга

Кырым мотивлары

Исемнең кешегә булган йогынтысы гаять көчле!

Менә Кырым Республикасының яшь һәм  талантлы рәссамнарыннан берсе – Эльзара Сөләйман кызы  Сейдаметовага да төркичә  “милләт алтыны”, ә гарәпчә “иң алтын” мәгънәсенә ия булган исем куйганнар. Ул рәссамлык һөнәрен сайлаганда ук, киләчәктәге иҗатында үз милләтенең йолаларын, гореф-гадәтләрен  чагылдыручы әсәрләргә алынырмын дип уйлагандыр кебек. Эльзара: “Миңа үз милләтемнең бай мәдәни мирасы бик ошый. Халкыбыз иҗатына мөрәҗәгать итүгә үк кулларың белән  чиста чишмә суына кагылган кебек буласың!” – дип еш кабатлый.


1993 елны Джанкой шәһәрендә дөньяга килгән кыз бераздан сынлы сәнгать мәктәбе бусагасын атлап керә. Кырым инженерлык-педагогика университетының декоратив сәнгать бүлеге бакалавриатын, магистратурасын тәмамлый. Беренче шәхси күргәзмәләрен ачу тантаналарында күңеле бары шатлык һәм горурлык хисе белән тула, чөнки аның рәсем ясау осталыгын күпләр ошата. Рәссам югары белем алуына да бик шат, студент елларын: “Институт безне стереотип фикер йөртү гадәтеннән арындырды, сынлы сәнгать өлкәсендә тупланган шактый гыйлемнәрне үзләштерергә булышлык итте”, – дип искә ала. 

Бүгенге көндә Эльзара Сейдаметова төрле ысулларга таянып иҗат итә. Ул графика юнәлешендә дә актив эшли, акварель һәм майлы буяулар белән дә яза. Соңгы араларда популярлашкан  барель­еф­лы сынлы сәнгать юнәлешен дә үз итеп, шундый төрдәге иҗат эшләрен ясау белән дә шөгыльләнә. Аның хезмәтләренә экспрессия, динамика хас. Картиналарында – Кырым һәм татарлар тормышы мотивлары: киндердәге  сурәтләрдә һәм, гомумән, картиналарының гомуми “күңел халәте”ндә алардагы деталь һәм образлар аша сюжетның мәгънәви төшенчәләрен һәм төс символикаларын җиңел генә табып була. Әйтик, тулаем бер келәм сурәтен тәшкил иткән “Келәм” панносында милли ядкәр булырлык, бизәлешендә кырымтатар орнаментлары кулланып тукылган  келәм дә, аның үзәгендәге үзле балчыктан ясалган савыт-сабалар да  милләткә  хас булган гамәли иҗатны ачыклый. 

Эльзара – Кырым Республикасы яшь­ләре берлеге, “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади-иҗтимагый оешмасы сафларында. Ул  күп кенә мәдәни чараларда катнашырга, актив эшчәнлек алып барырга да авырсынмый. Мәсәлән, 2015 елда Алушта шәһәрендә үткәрелгән “Туран иле” Халыкара этносәнгать симпозиумы, 2017 елда Львовта оештырылган илһам мәктәбе дә, 2018 елда Судакта уздырылган пленэр да аның күңел түрендә рәссамнар өчен кызыклы итеп оештырылган чаралар буларак истә калган. Моннан кала ул әле Анкара шәһәрендә үткән “Узганнан бүгенгегә кадәр җитмеш биш ел” дип аталган  Халыкара рәсем бәйгесенә дә чакырулы булган. Исеме һәм иҗат эшләре 2018 елны Симферопольдә нәшер ителгән “Яшь кырымтатар рәссамнары” каталогына да кертелгән.

Аның Евпатория шәһәрендә узган һәм Симферопольдә урнашкан Кырым мөселманнары Диния нәзарәтенең күргәзмә залында  ачылган шәхси күргәзмәләре дә зур уңыш белән үткән. Бу нисбәттән, әлеге Диния нәзарәтенең үз күргәзмә залы булып, анда сынлы сәнгать әсәрләре өчен урын бирелүе  бик мактаулы күренеш!

“Хезмәтләрем аша безнең Кырымны, аның борынгы архитектурасын, сихәтле һавалы табигатен тагын да күбрәк ошатуларын телим”, дип һәр көн иҗатка алынучы рәссам башка иҗади юнәлештә дә уңышка ия. Мәсәлән, Ростов-на-Дону шәһәрендә үткән чара – “Podium – 2014” конкурсында катнашып, бу мәдәни чараның “Муза” арт-дизайн номинациясендә беренче урынга лаек булган. 

Рәссам миллениаллар, ягъни рухи кыйм­мәтләре гасырлар чигендә формалашкан буын балалары өчен тегелгән уңай һәм матур киемнәрне үз рәсемнәре белән бизи. Бүгенге көндәге балалар һәм олылар киеме коллекцияләрен этник эстетика белән бәйләүчеләрнең берсе ул. Балалар кием-салымын уйлап табучы дизайнерлар аларның бизәлеше өчен нинди генә рәсемнәр кулланмый. Ә менә Эльзара  кием  дизайны өлкәсендә дә бары тик үз халкы төсмерләрен генә сайларга күнеккән, балалар өчен тегелгән өс киемнәре өчен иҗат иткән рәсемнәрдә – бары тик Кырым татарлары әкиятләре каһарманнары, һәм алар барысы да бары тик милли өс киеме, милли баш киеме кидертеп сурәтләнгән.  

Эльзара Сейдаметова Татарстан белән кызыксынып, Алабуга шәһәрендә һәр ел саен уздырыла торган заманча сәнгать арт-симпозиумнары арасыннан да 2017 елда оештырылган “Йолалар һәм гореф-гадәтләр” форумында катнашкан. 

Бу рәссамның күңелемә иң ошаган әсәре “Халыкның вакыт мәйданы”  дип атала. Аның эчтәлеген Эльзараның үз аңлатмасында тыңлыйк: “Әсәрдәге иң зур циферблат географик юнәлеш буенча көньякта урнашкан газиз ярымутравыбыз Кырымны аңлата. Аннан аз гына арырак вакыт циферблаты урнашкан, ул үзенең барлыгын белгертә, әмма үзе дә моңа күп мәгънә салмый, ә мәчет түбәсе 8 санына тиеп, орынып тора. 8 саны – чиксезлек символы, ул бу очракта – Кырым татарлары халкының киләчәккә булган чиксез өмете. Рим циферблатының тулаем диярлек сурәте – ул Кырым татарларының ярымутрауда яшәгән гасырлары, уклар төгәлрәк аңлатма бирәләр: бүгенге XXI гасыр һәм XIII гасыр – Кырым татарларының ярымутрауда яши башлауларының тарихи башлангычы, вакыты”.     

Эльзара Сейдаметова үз иҗатында һәрчак милли теманы колачлый. Аның барлык әсәрләре рухи триумф хакына иҗат ителүләре белән үк күңелләрне җәлеп итә һәм үз милләте белән беррәттән башкалар өчен дә бер нәсыйхәт тә булып тора әле!                                              

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: