Мәдәни җомга

Баллы күл кайтавазы

Рәссам Ринат Әхмәтовның күргәзмәсе зур булмаса да, затлы иде.

Кечкенә генә экспозициягә төрле дәрәҗәдәге сәнгать белгечләре эшләрен ташлап килгән икән, бу рәссамның иҗаты, чыннан да, игътибарга лаек дигән сүз. Арада зур белгечебез Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова да бар. Хөсетле, көнче адәмнәрнең тырышлыгы белән фәнни институтлардан куылса, хәтта республикабыздан читкә китеп яшәргә мәҗбүр булса да, гомере буе татар бизәге үрнәкләрен җыеп өйрәнгән, бу хакта бәһасез хезмәтләр язып калдырган, Идел буенда беренче сәнгать фәннәре докторы Фоат Вәлиевнең кызы гына түгел бит ул. Үзе дә авылдан-авылга йөреп, биниһая милли бизәк үрнәкләре табып, әтисенең эшен дәвам иткән Гүзәл ханым татар гамәли бизәү сәнгатен энәсеннән җебенә кадәр белә. Ул беркайчан да караны - ак, акны кара, дип әйтмәячәк. Күргәзмә ачылышында беренчеләрдән булып сүз алган икән, димәк, Гүзәл Вәлиева-Сөләйманованың Ринат Әхмәтовның иҗатына бәясе уңай, үзенә карата ихтирамы зур дигән сүз. 


«Хәзинә» галереясенең кече залында тамашачыларның күп булуы, дуслары, туганнарының күп килүе дә рәссамның җәмгыятьтә хөрмәтле, яхшы холыклы, киң күңелле кеше булуын искәртә. Ринатның орчык кадәр генә әнисе Сөембикә апаны сак кына кочагына кысып, бүгенге вакыйганың төп сәбәпчесе әнием, дип зурлап таныштыруы хәтергә нык уелып калган. Түгәрәк йөзле, сөйкемле карчыкның тамашачының күплегеннән каушап, пәһлевандай  улының кочагына тирәнрәк сыенуы йөрәкне эреткән иде. Шуннан Ринат әнисенең нәни генә кулларын дәү учына алды, мизгел эчендә бер-берсенең күзләренә карап нидер аңлашкандай иттеләр. Улының кыя кебек нык торачагын, берәүгә дә рәнҗетергә юл куймаячагын аңлаптыр күрәсең, матур әби тынычлангандай булды, өере белән журналист халкы сораулар яудырып өстенә килгәндә дә каушамады, нык торды, барчасына чатнатып җавап бирә барды. 

Ринатның, күп сөйләргә күнекмәгәнмен, уйларымны иҗат эшләремнән укырсыз, дип сүзен кыска тотуы да күңелгә хуш килде.  Һәр сүзен җиде кат үлчәп, өздереп әйтә торган чын ир, сүз озайтырга гадәтләнмәгән эш кешесе, димәк. 

Күргәзмә исә, чыннан да, гаҗәеп иде. Йомшак агач һәм нык металл бергә иҗат әсәрләре хасил иткән. Орчык кадәр генә Сөембикә апа янында Ринат тагын да зуррак буйлы, көчлерәк  күренгән кебек, йомшак агач янәшәсендә тимер гадәттәгедән дә  ныграк булып тоела. Һәм киресенчә, пәһлевандай улының кочагында  Сөембикә апа үз буеннан да кечерәк, нәфисрәк күзалланган сыман, металл янәшәсендә агач сыгылмалырак күренә. Шулай итеп бер материал икенчесенең сыйфатларын ача төшә. Түрдә бөтен диварны тутырып «Туган авылым» композициясе урын алган. Олысы, кечесе шуның янында фотосурәткә төшеп мәш килә. Тарихны тирәнрәк белгән, укымышлырак халык, күзлекләрен бер салып, бер киеп, Болгар, Алтын Урда чорлары символлар аша тасвирланган иҗат эшләрен игътибар белән өйрәнә.  

Әйтергә кирәк, борынгы традицияләргә таянып яңалык иҗат итәргә омтылган рәссамнарның күргәзмәләре көн саен булып тормый. Дәүләт заказлары беткән, рәссамнар интегеп үз көннәрен үзләре күргән бу авыр заманда  борынгы сәнгатькә нигезләнгән заманча образлар бигрәк тә сирәк туа. Киндергә сурәт иңдерүче рәссамнар арасында элгәре сәнгатьне күңелләре аша уздырып яңа сүз әйтүчеләр аз булса да бар әле. Ә менә зәркән, уйма, туку, чигү, корыч, күн һәм башка борынгы милли сәнгатьләрдә хәлләр бөтенләй мөшкел. Моны аңлау өчен үзәк Бауман урамындагы сувенир кибетләрен бер әйләнеп чыгу да җитә. Аларда урысларның Городец бизәкләре, Гжель керамикасы, Палех миниатюралары, Дымково уенчыклары һ.б. тулып ята. Үзебезнеке исә бик аз санда һәм нигездә түбән дәрәҗәдә.  Ринат Әхмәтовның иҗаты дөньяга шушы милли гамәли бизәү сәнгатендәге җитешмәүчәнлек  нәтиҗәсендә  туа.

Ринат Казан сәнгать училищесының бизәүче рәссамнар бүлеген тәмамлый. Картина язучылар болай да җитәрлек, иҗатта үз йөзеңне булдыру кирәк, дип фикер йөртә. Үз темаңны, үз иҗат өслүбеңне табуның сере гади. Моның өчен кеше эшләмәгәнне башкару сорала. Адәм баласы иренүчән, бигрәк тә хәзерге заманда җиңелрәк юллар сайлый, күп көч куймыйча зур нәтиҗәгә ирешергә тели. Үз йөзеңне табу өчен иң катлаулы, иң четерекле башкарыла торган хезмәткә ябышу мәслихәт дигән сүз. Ринатта үҗәтлек тә, җаваплылык та, хезмәт сөючәнлек тә җитәрлек. Менә шулай ул үзе дә сизмәстән гамәли бизәү сәнгатенә кереп китә. Металл белән эшләп карый, үзлегеннән төрле технологияләрне өйрәнә, тора-бара агачны китереп куша. 

Моннан ике еллап элек Мәдәният министрлыгы, Г.Ибраһимов исемендәге  институт һәм сәнгать белгечләре ассоциа­циясенең Татарстан бүлекчәсе, гамәли бизәүче рәссамнарны барлау ниятеннән, «Алтын кош» исемле беренче заманча гамәли бизәү сәнгате бәйгесен үткәрә. Аның күргәзмәсе Казаныбызның Әмир Мәҗитов исемендәге галереясендә уза. Аңа кадәр бер-ике ел кала чигү, туку, балчык әвәләү, зәркәнчелек, күнчелек белән шөгыльләнүче осталарга бәйгенең темасын, шартларын аңлатып сөрән салалар. Ул вакытта тимер, агач  эшләнмәләре белән Ринат Әхмәтов та сәнгать белгечләренең күзенә чалына башлаган бит инде. Шулай итеп Ринат бәйгедә катнашып карарга була. Тәңречелек чоры турында күп китаплар укый. Бөек Тәңренең хатыны, күп вакыт кош рәвешендә күренгән һәм адәм баласына бәхет алып килгән Умайны әле болай, әле тегеләй гәүдәләндереп карый. Бәйгедә өч  оста тарихтан билгеле сәнгать әсәрләрен реконструкция юлы белән торгызган иҗат эшләнмәләрен тәкъдим иткән булса, калган унтугыз рәссам элгәре сәнгатьтән этәрелеп, яңа образлар тудырырга батыр­чылык итә. Шулар арасында Ринат та бар. Ул берьюлы ике номинациядә – агач ую һәм зәркәнчелек төрләрендә катнаша. Һәм көтмәгәндә-уйламаганда унтугыз оста арасында ике төрдә дә беренчелекне яулый. 

Шуннан сәнгать белгечләре Ринат иҗатына тагын да зуррак игътибар бирә башлый. Һәм бер көнне Архангельск шәһәрендә уза торган Бөтенроссия зәркәнчеләр бәйгесендә катнашырга киңәш итә. Ринат тагын әзерләнә, тагын баш күтәрми сәнгать тарихын өйрәнә. Бәйгегә ул өч зәркән эшләнмәсе тәкъдим итә. Берсе «Борынгы Болгар риваять­ләре» дип исемләнгән. Тагын берсе Батый ханның алтын атлары турындагы риваятьне укыганнан соң иҗат ителгән. Батый ханның күп шәһәрләрне яулаганнан соң зурлап төзелгән Сарай шәһәре каршысына алтыннан коелган ике зур ат сыны бастырып куюы, ул атлар озак еллар дәвамында дәүләтнең көчен белгертеп, тирә-юньгә дан-шөһрәт таратуы,  Батый үлеменнән соң хакимияткә килгән Бәркә ханның алтын атларны яңа башкалага күчерүе турында риваять Ринатка  бик тәэсир ясый. Нәтиҗәдә, бер атның Мамай белән бергә күмелгәне, икенче атның исә эзсез юкка чыкканы турында төрле фаразларны укыгач, Ринат үзе дә җир катламнарын актарып тарихны кайтаручы археологлар сыман бәһасез байлыкны эзләргә талпына. Һәм талпынулары, янулары бер көнне  ат дагасы рәвешендәге гәрәбә таш белән бизәлгән алкалар һәм муенса булып гәүдәләнә. Ат, кош сурәтләре төшереп эшләнгән тагын бер зәркән эшләнмәсенә «Май чабу» дип исем куша. Һәм шул «Май чабу»ы белән Архангельскида 550 зәркән сәнгате остасы арасыннан җиңү яулый. Татарстаннан бердәнбер катнашучы буларак һәм зәркәнчелеккә махсус өйрәнмәгән Ринат үҗәтлеге, кеше башкармаганны эшләргә, булдырырга, үз йөзен табарга омтылуы нәтиҗәсендә әнә шундый уңышка ирешә!  

Гамәли бизәү сәнгате белән шөгыльләнә башлавына алты-җиде ел гына, Ринат инде олуг рәссамыбыз Бакый Урманче исемендәге премиягә лаек булды. «Казан сөлгесе» исеме белән берләштерелгән «Сабан туе» һәм «Туган авылым» иҗат әсәрләре борынгы традицияләребезгә заманча сулыш өрү күзлегеннән караганда, чыннан да, бик кыйммәт. Бөек Бакый ага үзе дә бит беренчеләрдән булып гасырлардан килгән милли традицияләребезне картина, скульптураларда яңача гәүдәләндерүче буларак тарихка кереп калды. 

Р.Әхмәтовның «Хатлар» дип исемләнгән композициясенең халыкара күргәзмәдә күрсәтелүе дә зур вакыйга. Тиз генә күз ташлаганда,  анда борынгы сугышчыларның калканын күрәбез. Калкан Ватанны яклаучыларны гәүдәләндерә. Игътибар белән карый башлагач, калкан түгәрәк Җир планетасы булып күренә башлый. Сугыш, канкоешлардан аның йөзе җәрәхәтләнеп, этелеп беткән. Калкан тирәли шәһәр, авыл шәүләләре тезелеп киткән.  Шәүләләр белән җир йөзе арасында өчпочмаклап төрелгән хатлар күренә. Рәссам Бөек Ватан сугышында җиңү темасын әнә шулай милли төстә һәм яңача итеп чагылдырган. 

Егет кешенең тимергә, агачка тарты­луы да, сәнгатьтә үз эзен калдырырга ом­тылуы да гаҗәп түгел. Балачагы, яшүсмер чоры 1970-1980 елларга туры килеп, татар телен мәктәптә дәрестән соң  факультативта гына өйрәнгән  Казан егетенең милли теманы шуның кадәр нечкә тоемлавы һәм бу юнәлештә тиз арада уңышка ирешүе аңлашылып бетмәгәнгә күрә, остаханәсендә очрашып сөйләштек. Бал белән мәтрүшкәле чәй каба-каба гәп куертабыз. 

«Сабан туе» панносы – минем балачак хатирәсе, – дип ипләп кенә сөйләп китә рәссам. – Сабан туе мәйданы нәкъ шулай авылыбызның уртасында урнаша иде. Ат чабышлары һәрвакыт читтәрәк оештырылды. Шуңа күрә паннода атларны түгәрәк тирәли урнаштырдым. Панноның түгәрәк формасы кояшка ишарәли, чөнки Сабан туе бәйрәме табигать, кояш белән тыгыз бәйләнгән. Элек Сабан туйлары бик кызык уза иде. Хәзер бәйрәмнәр күбрәк һәм төрлерәк булса да, кешеләр аларның чын асылын белүдән мәхрүм», – дип авыр сулап куя әңгәмәдәш. 

Шул арада бал кабып чәй йотабыз. «Безнең авыл тирәсендә күлләр күп. Коелар казыганчыга кадәр авыл уртасындагы  күлнең суын  эчә торган булганнар. Анда каз, үрдәк кертү тыелган. Ул күлнең суы менә шушы чәй кебек баллы булган диләр», – дип кабат хатирәләренә чума Ринат. Әби-бабалары Әлки районының Иске Баллы күл авылыннан икән. Әбисе Мәфтуха апа бик укымышлы хатын була. Ире Әбүбәкерне  һәм авылдашларын да Коръән укырга өйрәтә. Мәчетләр җимерелеп, дин тыелган елларда авыл картлары Әбүбәкерләр өенә йөреп Коръән укыган. Ике катлы йортлары нәкъ авыл башында, зираттан ерак түгел урнашкан. Җеназа озатучылар Әбүбәкер йорты янәшәсеннән үткән. Авылның бөтен тормышы гүя Әбүбәкер белән Мәфтуха йорты тирәсендә әйләнгән. «Әбием кул эшләренә оста иде, үзе тукыды, үзе чикте. Өйдә туку станы булганын хәтерлим», – дип, Мәфтуха  әбисен сагынып, йомшак кына елмаеп куя рәссам. Аннары шкафының иң өс­тәге киштәсеннән, Коръән китабын сак­лардай иң кадерле урыннан, пөхтә итеп төрелгән сөлгеләр алып килә. «Менә бу балтыр чолгауларын бабам өчен әбием үзе тукыган һәм келәм ысулы белән үзе бизәкләр чиккән. Монысы – әнием чиккән сөлге», – дип кадерле ядкәрләр турында сөйләп китә. Шул арада тимер бөккән дәү кул учлары белән сөлге, чолгауларны назлы итеп сыйпап ала. Нәкъ теге вакытта күргәзмәдә әнисенең нәни кулларын зур учлары белән назлап тоткан кебек. Ә күзләре шундый уйчан, шундый моңлы... 

Әбүбәкер бабай исә бөтен авылга дан булган. Ул буе, ул кыяфәте!.. Беренче бөтендөнья сугышында каты яраланып, госпитальгә эләккәч, табибләр Әбүбәкернең бер кулын кисмәкче була. Шәфкать туташы пәһлеванны кызганып бу хакта кисәтеп куя. Кулын кистереп, гомергә гарип калсынмы, йомыш төшкән саен кеше күзенә карап ялварсынмы?! Әбүбәкер шул ук төнне госпитальдән табан ялтырата. Үз илеңнең һавасы да, суы да шифа диләр. Әбүбәкер дә үзебезгә кайткач, дәваланып, сәламәтлеген тазарта. Эштә ару-талуны белмәгән Әбүбәкер. Эш сөйгән кешенең исә кесәсендә акчасы һәрчак бар. Әбүбәкернең дә хуҗалыгы нык, тормышы түгәрәк була. Совет ач әрвахлары  крестьяннарның тир түгеп җыйган малларын талый башлагач, Әбүбәкер дә тегермәнен тапшырырга мәҗбүр була, әмма үзе шунда эшләп кала. Көннән-көн котырган совет хакимиятеннән котылу өчен Мәскәү янындагы шахталарга да китеп карый. Кая барса да, язмыш аны һәрвакыт сынап тора. Шахталары ишелеп, Әбүбәкер чак кына үлемнән кала. Ә бервакыт авылында чакта Жулик исемле эте белән ач бүреләргә очрыйлар. Бу юлы да Әбүбәкер үлем тырнагыннан исән-имин котыла. Күзләре күрми, колаклары ишетми башласа да, 90 яшенә кадәр яши. Олы яшьтә дә утын яра, печән чаба, мал карый. Ваһаповлар ишле гаилә була. Абый-энеләре кебек үк, Әбүбәкер дә яшьлегендә скрипкада уйный. Авыл халкы өчен алар һәр эштә үрнәк була. «Ваһаповлар скрипка уйнап урам әйләнә, чәчүгә чыгарга вакыт, яисә Ваһаповлар чыкты, уракка чыгар вакыт җитте», дип һәр эшләрен бу уңган нәселгә карап кыла торган булганнар…

Ваһаповлар нәселеннән Әбүбәкер оныгы Ринат иртәме-соңмы барыбер милли сәнгать юлына басачак иде. Шәһәрдә адәм баласының ата-бабалары турындагы хәтерен үтерү өчен нинди генә чаралар күрсәләр дә, бер тапкыр Баллы күлнең суын татыган кеше аны гомергә дә онытмаячак. Ул суның тәме Баллы күл янындагы болыннардан җыелган балны авызга капкан саен, анда тирбәлеп үскән мәтрүшкәләрнең тәмен татыган саен искә төшәчәк. 

Һәм Иске Баллы күлгә дан булган Әбүбәкернең оныгы Ринат та  сайлаган һөнәрендә беренчеләр рәтендә бармаса гаҗәп булыр иде. Аның тамырларында сугышта да, эштә дә батыр пәһлеван бабасының каны ага ич!

Ни аяныч, күп татар авыллары кебек үк, бүген Иске Баллы күл дә үлеп ята. Мәктәбен япканнар. Кешеләре Базарлы Матакка күпләп күченгән. Балалары Мәфтуха әбине Базарлы Матакка алып киткәч, Әбүбәкер йортының да гомере өзелгән. Хәзер аның урынында калкулык кына калган һәм Әбүбәкер бабайны, Мәфтуха әбине хәтерләгән тупыл агачлары шаулый. Янәшәдәге зиратта исә Ринатның әтисе балта остасы Хәмитлатыйф ага җирләнгән...

Авылларыбыз үлә, баллы күлләрнең шифалы суларын татымаган, тымызык иртәләрнең ямен күрмәгән, чикерткә, кош-кортларның авазларын ишетмәгән, хәтфәдәй үләннәрнең назын тоймаган буыннар үсә. Мәтрүшкәле, баллы чәйләр күңелләрен кузгатырмы, хатирәләр уятыр­мы? Алар әдәбиятта, рәсем сәнгатендә, музыкада үз йөзләрен табармы, әллә башкалар җырын җырлармы? Җир йөзендә алардан  нинди эз калыр?

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: