Мәдәни җомга

Асрамага сын бирәм, кем ала?

Тукаебызның балачагы ятимлектә, өйдән-өйгә йөреп үтсә, яшьлеге салкын кунакханә номерларында узган кебек, Рада Нигъмәтуллинаның Тукай сын-сурәтләренә дә җылы, рәхәт куышка урнашырга насыйп булмас, ахры. "Тукайга мин гомерем буе килдем, - дип искә алды сынчы. - Аның кәҗә белән сарык, Су анасы, Шүрәле, ялкау маэмай, Мияубикә, Күбәләк турындагы әсәрләре бала чактан...

Тукаебызның балачагы ятимлектә, өйдән-өйгә йөреп үтсә, яшьлеге салкын кунакханә номерларында узган кебек, Рада Нигъмәтуллинаның Тукай сын-сурәтләренә дә җылы, рәхәт куышка урнашырга насыйп булмас, ахры.
"Тукайга мин гомерем буе килдем, - дип искә алды сынчы. - Аның кәҗә белән сарык, Су анасы, Шүрәле, ялкау маэмай, Мияубикә, Күбәләк турындагы әсәрләре бала чактан ук күңелгә сеңгән. Тукай кебек үк кагылып-сугылып йөрмәсәм дә, мин дә ялгызлык ачысын күп татыдым. Иң элек әниемнең карынында вакытта безне әти ташлап киткән. Әнием бүтән кешегә кияүгә чыга, ләкин аны да 1937 елда кулга алалар. Бөек Ватан сугышы башланганда, миңа 10 яшь була. Әни Кама Тамагы районындагы Балчыклы авылына мәктәпкә эшкә урнаша. Директор да, үзе үк колхозда парторг та. Көне-төне эштә - партсобраниеләрдә, кырларда. Без энем Булат белән өйдә икәү генә. Әнине көн яктысында күргәнебезне хәтерләмим. Бервакыт ай ярым тиф белән чирләдек. Ут янып сәкедә ятабыз. Авыз кибә, тел әйләнми. Әни калдырып киткән суны эчеп бетергәнбез. Торып суга чыгарга хәл юк. Сугыш елларында авылда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага гына. Безнең өйдә бөтен хуҗалык эшләре минем җилкәгә төшә иде. Утын ватып, көянтә-көянтә су ташып чыныкты минем беләкләр..."
Тукай иҗатына багышланган сыннарның байтагын Рада ханым кызлары Бэлла һәм Марина белән бергә иҗат итә. Шагыйрьнең һәр әсәрен, һәр сүзен кызларына бәйнә-бәйнә аңлата - Тукай темасында ялгышырга ярамый! "Кызларымның тел белмәүләре гомерлек үкенеч булып калды, - дип сынчы тормышын сөйләп китте. - Студент чакта гына сизелмәгән икән, соңыннан авыр булды. Ирем балаларга татар телен өйрәтергә рөхсәт итмәде. Телевизордан татар тапшыруларын карарга утырсам, икенчегә борып, яисә сүндереп куйды. Шулай зәңгәр экраннардан милләттәшләребезне күрүдән, саф әдәби телне ишетүдән мәхрүм калдым. Бала чагымнан ук театрга гашыйк идем. Әйдә, театрга барабыз, дим. Аңламагач, кызык түгел, ди. Бармый. Тора-бара мин дә спектакльләргә йөрмәс булдым. Аннары иремдә көнчелек башланды. Күп эшләгәч, минем турында газеталарга язалар, телевизордан күрсәтәләр. Ул исә, шатланасы урынга, кара көя, бәхетемне күтәрә алмый. Шулай гомер үтте. Хәзер ике карт, кара-каршы чөкердәшеп чәйләр эчәсе урынга, ул - шәһәрдә, мин шәһәр читендә яшибез. Бергә булыр көннәр күп калмады, китәбез бит... Шуңа күрә үз кешегә чыгарга кирәк икән..."
Ана телләрен белмәсәләр дә, Рада ханымның кызлары, әни, диеп өзелеп тора. Шулай бервакыт туган көненә үзләре ясаган китап бүләк итәләр (гаиләләрендә бәйрәмнәргә үзләренең иҗат әсәрләрен бүләк итешү гадәте кергән). Аналары ачып караса, гаҗәпкә кала - китап баш бармагы кадәр эре гарәп хәрефләре белән язылган намаз догаларыннан тора. Рада ханымның авырган, күз күреме начарлана башлаган вакыт була бу. Шулай аны төшенкелеккә бирелүдән сак­ларга теләгәннәрдер. Үзебезчә сөйләшмәсәләр дә, телебезне, динебезне хөрмәт итәләр икән. Мәгънәсен дә аңламыйча, гарәп ыргакларын, ноктасы, өтеренә кадәр туры китереп, күчереп утырулары да моңа дәлил.
Иҗатын тотып торган төп эшләре кебек үк, Рада Нигъмәтуллина Тукай сын-сурәтләрен дә кысынкы шартларда, ә түзеп булмаслык салкыннарда мич ягып, мунча ләүкәләрендә иҗат итә. Әйтерсең алар да шагыйрь язмышын кабатлый - авырлык белән аякка баса, өйдән-өйгә күчеп йөри. Кечкенә Апушка сирәк-мирәк кенә күмәч белән катык эләккән кебек, бервакыт Тукай сын-сурәтләре дә яктыга чыга. 2007 елда сынчыларга республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирәләр. Ә аннан алда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Тукай шәлкемен күргәзмәгә куялар. Кечкенә Апуш караңгы Өчиледән Казанга күченгәч, Газизә әнкәсе белән Ташаяк ярминкәсенә барган вакытларда, андагы хикмәтләрне күреп, нинди хисләр кичергән булса, сыннарга да шундый якты көн килә. (Казанда Тукайны асрамага алган Газизә белән Мөхәммәтвәли турында сүз бара). Караңгы тар мунча ләүкәләреннән соң ниһаять, матур люстра утларын күргән скульптураларны туташ-ханымнарның затлы хушбуй исләре уратып ала. Аларга меңләгән тамашачыларның сокланулы карашлары төбәлә. Театр оркестры башкаруында яңгыраган милли көйләр күргәзмәгә моң өсти. Кыскасы, сыннар монда, нәкъ шагыйрь әйткәнчә, хикмәт, мәгърифәт һәм гыйрфан, нурга төенә. Һәм скульптураларны кабат караңгы бүлмәләргә, запасникларга кертеп бикләргә ярамый, барысын бер урында җыеп, халыкка даими күрсәтергә кирәк, дигән тәкъдимнәр ишетелә. Булачак экспозициягә исем дә табыла - шигърият музее. Ә кайберәүләр ялкау маэмай, кәҗә белән сарык, шүрәле, Су анасы сыннарын, һәм таштан уелган Тукайны үзен шагыйрьнең Казандагы әдәби музее янында күрәселәре килә һәм булачак күргәзмәгә "Тукай паркы" дип исем кушарга тәкъдим итә. Халык мәхәббәте сынчының да күңелен җилкендереп җибәрә. Тукай шәлкеме өчен шәһәрдә даими урын бирүләрен сорап, ул төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хатлар юллый. Бушлай бирәм, алыгыз, дип ялвара. Үзем исән чакта карап-төзәткәләп торыр идем, дип өзгәләнә. Сынчыга җавап бирүче булмый. Ә ул һаман саен яза. Әйтерсең күңеле алдан ук нидер тоя...
2007 елда йортлары янып көлгә әйләнгәндә Тукай сын-сурәтләре күргәзмәдән кайтмаган була әле, шуңа исән кала. Хөкүмәтебез аларның яртысын, төгәлрәк әйтсәк, 22 сынны сатып алу бәрабәренә, йортны торгызырга өлешчә ярдәм итә. Өлешчә, чөнки йортны тулысынча торгызу өчен 4 миллион сум акча кирәк була. Шуңа күрә төзүчеләр акча беткәнче эшли дә, төзелештән табан ялтырата. Сынчыларга тагын бик озак вакыт, эшне җиренә җиткерүләрен сорап, бер түрәдән икенчесенә йөрер­гә туры килә. Янгыннан соң инде ун елга якын вакыт үтсә дә, Нигъмәтуллина-Рогожиннар һаман да әле кеше өендә яшәп торыр­га мәҗбүр.
Шул вакытта дүрт сынчының иҗат йортын, нечкә күңелләренә, горурлыкларына тимичә, тулысынча торгызырга ярамады микәнни? Бәладә зыян күргәннәргә ярдәм итү һәрбер иманлы кеше өчен изге гамәл ләбаса! Ә зыян күргән гражданнарына булышу - хөкүмәтнең изге бурычы!
22 сәнгать әсәре өчен 2 миллион сум күпме, азмы? Танылган бурят скульпторы Даши Намдаковның Казансу ярындагы яңа ЗАГС бинасы янында куелган милләтсез-затсыз аждаһалары (нибары 4 сын) хөкүмәтебезгә 200 миллионнан артык сумга төшкәнен исәпкә алганда, әлбәттә, бик аз. Имәнеч хәшәрәтләрне Италиядә коялар. Аларны йөк машиналарында бөтен Европа буйлап "гуляйт" иттереп кайтуга киткән акча ул бәягә кергән микән әле?
Фаҗигале геройларның язмышы аларны башкарган артистларга да йогынты ясый дигән ырым-шырым бар. Кай­чандыр "Аерылу" композициясен иҗат иткән Рада Нигъ­мәтуллина, әйтерсең үзе дә нарасыен Шәрифә карчыкка калдырып китәргә мәҗбүр булган Мәмдүдә хәлендә кала. Тукай сыннарын аерырга ирек куймас иде, урамда калган бөтен иҗатлары юкка чыксынмыни?! Ә йортлары, остаханәләре торгызылса, ул Тукайга багышлап тагын күпме сын-сурәтләр иҗат итә алачак!
Ә бераздан аяз көнне яшен суккандай, яңа хәбәр килеп ирешә. Мәдәният министрлыгы сатып алган 22 сынны шагыйрьнең Әтнәдәге музеена илтеп олактыр­ганнар! Газизә әнкәсенә газизгә әйләнгән нәни Габдулланы Казаннан кире Өчилегә озатуы никадәр авыр булса, Рада ханымга да Тукай сын-сурәтләре белән аерылышу шулкадәр үк газап китерә. Алар Әтнәдә нинди хәлдә икән, музейга килгән бала-чага берәр җирен сындырмадымы, буямадымы, аларны кабаттан төзәткәләргә кирәк түгел микән, дип өзгәләнә. Һәм халыкка чыга алмый калган Тукай сыннары өчен җаны көя.
Рада ханым гаиләләренә Казанда галерея-остаханә бирүне сорап күп тапкырлар хакимияткә хатлар язып караган. Әсәрләребезне бушлай бирәбез, дигән. Әмма әлегә кадәр бу мәсьәләдә бармак селкеткән кеше юк икән. Р.Нигъмәтуллинаның ялваруын ишетмәскә, әйтерсең бездә йөзләгән скульптор бар! Бар булганы бер дистәгә дә җыелмый торгандыр. Ә Рада ханымныкы кебек киң колачлы, милли иҗат бүген бердәнбер дияргә була. Милли хис - скульпторның бәхете дә, бәхетсезлеге дә. Ул аны иҗат үрләренә күтәрде, бер үк вакытта Казаннардан "сөрде", хәзер дә үз илендә хуҗа булып яшәргә ирек бирми. Бу урында янә Тукаебызның "Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы...", дигән сүзләрен искә төшермичә мөмкин түгел.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Рада Нигъмәтуллина кызлары Бэлла (уңда) һәм Марина белән.
."Өзелгән Өмид".
."Мәмдүдә - Тукайны дөньяга бүләк иткән ана".
."Тукайның илһамчысы".
."Әйт әле, күбәләк".
."Таз".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: