Мәдәни җомга

Янар йөрәкле шагыйрь

Минем шагыйрь Гали Хуҗи белән беренче тапкыр күрешеп, якыннан танышканда аңа әле 50 яшь тә тулмаган иде.

Ул елларда татар телендә Казан авиация заводында нәшер ителә торган “Алга” газетасы редакциясендә эшли идем. 

Кыска гомерле булды ул. Әмма аның иҗади гомере үзенең бай шигъри мирасында әле бүген дә дәвам итә,  аларда аның онытылмас, күркәм образы бүген дә яши.


Шәхси китапханәмдә Гали ага Хуҗиның төрле елларда бүләк итеп биргән дистәгә якын шигъри җыентыклары саклана. Аларның һәрберсендә – бу олы шагыйрьнең култамгалары. Аларны әледән-әле кулыма алам. Култамгаларны, редакциягә җибәргән хатларын кат-кат укыйм. Ничак­лы игътибарлылык, кайгыр­тучанлык, кешелеклелек бөркелеп тора алардан! Чын йөрәктән әйтелгән булулары, табигыйлекләре  белән кадерле алар.

Шагыйрь Гали Хуҗиев озак еллар дәвамында “Алга” газетасы каршында оештырылган әдәбият-иҗат берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә яшәде, яныбызга иң хөрмәтле кунагыбыз булып килеп йөрде, һәркайсыбызга илһам-дәрт өстәргә тырышты. Аның “Таныш миңа завод егетләре” дигән шигыре дә безгә  атап язылды һәм ул бу шигырен һәркайда да зур горурлык белән сөйли иде. 
 
Яшьлек, диләр, үзе гүзәллек ул,
Ә кем аны шулай димәсен?
Бары сөю, сөелә белүдәме – 
Гүзәллеге аның нидә соң?

Таныш миңа завод егетләре,
Бишектән үк иртә төшкәннәр,
Бик күпләре сугыш михнәтләрен
Буразнада татып үскәннәр.

Буразнадан – завод цехларына;
Яхшы түгел юлда соңлавы.
Колакларда йөргән башак шавын
Алыштырган металл чыңнары...

“Алга” газетасы каршында оештырылган иҗат берләшмәсендә беренче адымнарын ясаган Тәүфикъ Камалиев, Нурислам Хәсәнов, Заһид Фәйзи, Борһан Садретдинов һ.б. еллар узу белән әдип­ләр булып танылды. Ә бит остазыбыз Гали ага Хуҗи 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы гына түгел, бәлки 1936 елда ук инде “Шатлык” дигән беренче, китабы белән танылырга өлгергән шагыйрь дә иде. Апас районының Карамасар авылында тимерче гаиләсендә туган Гали Хуҗи 1942 елда ук үз теләге белән фронтка китә һәм Бөек Җиңү көненә кадәр Беренче Украина фронтында татар телендә чыгарыла торган “Ватан намусы өчен” дигән газетаның җаваплы сәркатибе булып эшли. Газета биш телдә: рус, украин, татар, казах һәм үзбәк телләрендә чыгарыла. Татар телендә чыккан бу газетаның мөхәррире Риза Ишморат була.

Риза Ишморат үзенең 1987 елда чык­кан китабында болай дип язган иде. “... лейтенант Әнвәр Ямангулов, авыру сәбәпле, редакция­бездән киткәч, барлык эшне Гали белән икебез генә алып бара идек. Мөхәммәт килгәч (Мөхәммәт Садри) Эшебез һәрьяк­лап җанланып китте...”

М.Садри да ул елларны истәлекләрендә искә алмый калмый: “... Бер мин генә түгел, әлбәттә, газетабызга Риза абый үзе дә, Гали Хуҗи да күп язды. Әйе, Беренче Украина фронтында кеше кадерен белүче, уңышлы эшеңә сөенүче язучы Риза Ишморат һәм янар йөрәкле шагыйрь Гали Хуҗи белән дус яшәп, авыр сугыш елларын бергә үттек. Гаскәрләребез сафында утлы Берлинга кердек. Намуслы, кыю эшләребез белән Бөек Җиңүгә без дә үзебезнең өлешебезне керттек”.

Бүгенгедәй хәтеремдә, татар шагыйре Гали Хуҗиның тууына 70 ел тулу уңаеннан без газетабызның 3 нче битен тулысынча аның иҗатына багышлаган идек. Анда Гали ага Хуҗиның  әдәбият-иҗат түгәрәге әгъзалары белән бергә төшкән фоторәсеме һәм күренекле шагыйрь Рәшит Гәрәйнең “Яктырып янган утларга карап” дигән язмасы да урнаштырылды. Анда менә мондый юллар бар: “Йөрәгендә дошманга карата нәфрәт уты дөрләгән шагыйрь карлы-бозлы поход юлларында да, салкын окопларда төн уздырган чакларында да үзенең икенче автоматын – дуслар күңеленә җылылык бирүче каләмен бер генә минутка да кулыннан төшерми, сугышчыларны җиңүгә рухландырган күп санлы шигырьләр, балладалар,  поэмалар, очерклар яза. Ул әсәрләрдә тыныч таңнарның яңадан көлеп туачагына ышаныч та, солдат күңеленә хас моңаю-сагышлану да, бер үк сафта иңне-иңгә куеп атлаган дусларына булган эчкерсез мәхәббәт тә мул чагылыш таба. Бу чорда язылган кайсы гына шигырен укып карама,  шагыйрьнең бөтен барлыгы белән посттагы солдат булып калуын тоясың.

Мин солдатың әле – һаман сафта,
Бу – намуслы хезмәт итүем.
Үкендермәс, күзем йомган чакта,
Яшь гомернең болай үтүе, - 

дип яза ул 1945 елда “Австралия Альп­ларында” дигән шигырендә туган илгә мөрәҗәгать итеп”.

Сугыштан соңгы елларда Гали Хуҗиның иҗаты тагын да активлашты, камилләште. Ул лирик шигырьләрендә сугыш кырларында һәлак булган каләмдәш дусларының батырлыгын, совет кешеләренең рухи бөеклеген  гәүдәләндерергә тырышты. “Идел хи­кәясе”, “Гражданин, солдат, шагыйрь”, “Безнең Муса”, “Янар йөрәкләр”, “Тормышка кайту” һ.б. поэмалары, “Ә ул җырлый” кебек балладасы моңа ачык мисал. Гомумән, шагыйрь Гали Хуҗи үзенең шигырьләрендә һәм поэмаларында үз чорының сулышын тоеп, замандашларының хис-кичерешләрен, имин тормышыбызның кадерен белеп яшәргә өндәде. Ул үзенең меңәрләгән укучылары күңеленә менә дигән поэмалары, шигырьләре, җырлары белән кереп калды. Алар бүген дә актуаль,   безне игелекле-изге эшләргә өнди, безнең белән киләчәккә атлый. 

Күренекле шагыйрь Гали Хуҗи Михаил Исаковский, Василий Лебедев-Кумач, Эдуард Багрицкий, Георгий Леонидзе кебек рус  шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итеп, аларны татар укучылары белән таныштырды.

Бу язмама өстисе бер фикерем дә бар. Гали Хуҗи Соцгородта “Индустриальная” исемен йөрткән урамдагы тыйнак кына бер фатирда яшәде. Бу урам әллә ни зур да түгел үзе. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан шушы урамга фронтовик-әдип Гали Хуҗи исемен бирәсе иде. Моны меңләгән укучыларыбызның хуплап каршылаячагына ышанам. Бу мөһим чарадан  Язучылар берлеге дә читтә кала алмас иде.

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашып килгәндә фронтовик-шагыйрь Гали абый Хуҗиның якты истәлеге аеруча еш искә алына. Чөнки:

Шигыре белән, тугры сүзе белән
Эретә лә иде җанны ул.
Күзләр аңа карап торган чакта
Метеорга охшап янды ул.

Тынгысызмы, әллә бик янармы – 
Булды нинди аңарда йөрәк?!
Беләм шуны, типте туктаганчы
Кешеләргә изгелек теләп. 

Илгизәр ФАЗЛУЛЛИН, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: