Мәдәни җомга

Волонтерлар ярдәме белән

Беркутов йорты – агач шәһәр архитектурасы үрнәге.

Казанның «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале активистлары мәдәни мирас объектында – Фатих Кәрим урамы, 11 нче йорт адресы буенча урнашкан Беркутов йортында эшләрне төгәлләделәр.

Беркутов йорты – агач шәһәр архитектурасы үрнәге, аның декоратив бизәлешендә татар халык архитектурасы мотивлары һәм модерн элементлары ярашкан. Бина XIX гасыр ахырында төзелгән, биредә Казанның бишенче полиция бүлеге табибе Николай Беркутов яшәгән. Хәзерге вакытта йортта аның нәсел дәвамчылары яши.

Бинаны торгызу эше 2018 елда ук башланган иде, ул вакытта белгечләр, архив мәгълүматларына мөрәҗәгать итеп, объектны проектлаштыру белән шөгыльләнә башладылар. 2019 елның июль аенда торгызу эшләре башланды, алар ике ай дәвам итте. Бу вакыт эчендә профессионаллар һәм волонтерлар йортка тарихи йөзен кайтарды: аның фасадын ачык зәңгәр төскә буядылар, түбәсендә аттик һәм балясиннарны торгыздылар, йортның түбәсен төзәттеләр. Эш барышында Беркутов йортында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, популяр музыкаль башкаручы Андрей Макаревич һәм башкалар булды. Объектны төзекләндерергә Франциядән килгән волонтерлар да ярдәм итте.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу – Казанның «Том Сойер Фест» командасының мәдәни мирас объектларын торгызуда беренче тәҗрибәсе.  «Беркутов йортындагы эшләр безнең өчен үзенчәлекле иде. Без шәһәребезнең тарихи тирәлеген торгызуга үзебездән өлеш кертә алуыбызга шатбыз. Ике ай эшләү дәверендә без йортны тарихи кыяфәтенә кайтардык. Соңгы айда волонтерлар реставраторларга булышты һәм кич белән генә түгел, көндез дә килде, ә эштән соң җыр кичәләре һәм чәй табыннары оештырдылар. Хәзер киләсе объектка – Волков урамы, 42 адресы буенча урнашкан йортка күчәбез», – дип сөйләде проектның координаторы Дмитрий Полосин.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: