Мәдәни җомга

Кукмарада халык һөнәрле

Кукмара ягы гомер-гомергә халкының тырышлыгы, булдыклыгы, югары мәдәнияте, динлелеге һәм дә һөнәрле булуы, эшчәнлеге белән данланган.

Бу төбәктән текстиль мануфактурасына нигез салган Үтәмешевлар, итек фабрикасы хуҗалары Комаровлар, Родыгиннар, бау ишү, самовар һәм башка савыт-сабалар ясау остаханәсен ачкан Володин кебек XVIII-XIX гасырның танылган эшкуарлары, сәүдәгәрләре, химаячеләре чыккан. Кукмара шәһәре һәм авылларында яшәүчеләрнең һәркайсы диярлек, көнне төнгә ялгап, итек баскан, шәл бәйләгән, тире иләп, кайры тун теккән. Соңгы елларда Кукмара якларындагы бу сыйфатлар тагын да куәтләнгән. Төбәкне бүген металл савыт-саба, лимонад хәзерләү, панель ясау заводлары, киез итек һәм тегү фабрикалары җитештергән тауарлар данлый. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының “Оста кулда һөнәр бар” дигән темага күчмә утырышны шушы төбәктә уздыруы аңлашыла кебек. Эшлекле җыенда ун төбәктән, бер чит илдән һәм республиканың 29 районыннан килгән гүзәл затларыбыз катнашты.  


ВАХИТ АВЫЛЫ

Беренче тукталыш терлекчелектә һәм игенчелектә ирешкән уңышлары, фермалардагы эш шартлары дөньядагы алдынгы илләрнеке белән тиңләшердәй булуы белән бөтен республикага мәшһүр Вахит мәдәният йорты иде. Авыл гомер-гомергә тире эшкәртү, мал асрау белән көн күргән. Колхозлашу елларында ук авылда, зур таш бина салынып, әртил ачканнар. Оешмада эшләүчеләр тире эшкәртеп толыплар, туннар, бүрекләр теккән, бияләй, юрган һәм сырмалар җитештергән. Сугыш елларында әртилнең фронт өчен бер сменага 100дән артык тун теккәнлеге билгеле. Моннан тыш Вахит хатын-кызлары шәл бәйләргә дә оста булган. 

Янил авыл җирлегенә керә торган Вахит кунакларны көндәлек мәшәкатьләре белән каршы алса да, бер күз төшерүдә үк биредә халыкның җитеш, мул тормыш белән яшәвен чамалавы авыр түгел. Хан сарайларыдай салынган ике катлы йортлар да, үзәктәге авыл булмавына карамастан, социаль әһәмияттәге биналарның төзеклеге белән хәтта шәһәр бистәләреннән дә уздырган кебек. Район башлыгы урынбасары Равия Кәримуллина “Вахиттә брусчаткалар җәелгән, фонтанлы, “Яр буе”на килеп тоташкан парк та бар”, дигәч гаҗәпсенебрәк куйган идем. Авылның ташландык куаклыклар белән күңелсезләнеп торган урынын, экскаваторлар белән айдан артык вакыт чис­тартканнар да, берничә күл ясап, аларны кечкенә күперләр белән тоташтырганнар. Шулай итеп яр буе мәйданчыгы барлыкка килгән икән. Әлбәттә, вакыт та, акча да шактый сарыф ителгән. Ике ел элек хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов Авыл хуҗалыгы министрлыгының еллык коллегиясендә авылда ял паркын төзекләндерергә кирәклеге, халыкның фонтаннар да соравы турында сүз кузгата. Шуннан соң Президентыбыз шушы максатка 10 миллион сум акча бүлеп бирә, җитмәгәненә үзара салым акчасын кушып җибәрәләр. Әлбәттә, Кукмара һәм аның күпчелек авылларында юлларның төзеклегенә дә игътибар итми мөмкин түгел. Үзеннән-үзе акча табу турында сорау килеп туа. Равия Кәримуллина моны, халыкның тырышлыгы белән бергә район, күмәк хуҗалык җитәкчеләренең федераль, рес­публика (40тан артык) “Бердәм Россия” һәм муниципаль проект­ларда актив катнашуы белән дә аңлатты. Әйтик, 2009 елда Кукмарада, “Бердәм Россия” проекты нигезендә республикада беренчеләрдән булып ябык Боз сарае булдырылды. Аннан соң барлык стандартларга туры китереп футбол мәйданчыгын да эшләгәннәр. “Хәзер республика күләмендә ярышлар уздырырга бөтен мөмкинлекләребез бар”, - ди район башлыгы урынбасары. Хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов исә бу уңайдан татарча көрәшне үстерүгә нык игътибар бирелүен, махсус тренер алуларын да искәртте. “Чиста су” программасы да авылларны кайчандыр су белән тәэмин иткән башняларны яңарту өчен бик кулай. Бу программа нигезендә, берничә миллионлык проект төзеп, республикадан акча алырга мөмкин. 

Авылларда яшь гаиләләр барлыкка килүенә, балалар тууга, демографик хәлгә игътибар зур булуы турында сөйләделәр. Яңа өйләнешкән парларны йорт-җирле итүдә республикаданмы, федерациядәнме, күмәк хуҗалыкларданмы ярдәм итү мөмкинлекләрен барлап, булышлык күрсәтелә тора. 

СӘРДЕК ОСТАЛАРЫ

Халкының белемле һәм мәгъ­рифәтле булуы белән танылган, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шагыйрь Газинур Морат туып-үскән Зур Сәрдек авылында кунакларны урам якта ук шәл бәйләүчеләр, “Сердәш” һәм “Чәчкә” ансамбльләре каршы алды. Соңгысы 35 ел элек оешкан булган, йөзләгән егет-кызлар шушы коллективта бию осталыгын чарлаган. Зур Сәрдек халык театры куйган спектакльләр дә район авылларында көтеп алына. Ә Мәдәният йортында тегү, бәйләү, чигү осталарының җәүһәрләре урын алган. Зур Сәрдек гимназиясе укучыларының кул эшләре, хәтта балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең кунаклар өчен үткәргән осталык дәресләре гаҗәеп мавыктыргыч иде. IV сыйныф укучысы Госман Горохов әтисе Васыйлның алтын куллы балта һәм агач эшләре остасы булуы турында сөйләде. Ул өйләрендәге барлык җиһазларны да үзе ясаган. Соңгы елларда тимердән дә төрле әйберләр коярга өйрәнгән. Госман да, әтисе янында хезмәткә өйрәнеп үсеп, агачтан искиткеч матур истәлекле әйберләр эшләргә өйрәнгән. Сәрдек мәктәбенең директор урынбасары Гөлсинә Зыятдинова үткән ел гимназиядә “Шәҗәрә – тәрбиянең асыл ташы” дигән конкурс уздырылуы турында сөйләде. Аңа әти-әниләр, әби-бабайлар да кушылып киткән, хәтта туганнар берләшеп йөрешә башлаган. Кайбер шәҗәрәләр күргәзмәдә дә урын алган. Зур Сәрдектә яшь киленнәрнең Сабан туена сөлге чигеп бүләк итү кебек йоласы яши. “Һәр Сабан туенда 8-10 килен сөлгесе була”, – ди Г.Зыятдинова. Бу инде авылда ел саен дистәләгән яңа гаилә корылуын да аңлата. Аннары, иң матур сөлгене билгеләү гадәте дә бар. Зур Сәрдек кызлары шуңа да әти-әниләренең чигү осталыгын үзләренә алып калырга тырыша. “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова бу уңайдан аккалфаклыларга киләсе Сабан туйларында мәйдан батырын чиккән сөлге белән бүләкләү бурычын куйды. 

Мәктәп укучылары исә милли бәйрәмебез җиңүчеләренә кулъяулык, югарырак класс кызлары сөлге чигүне гадәт иткән. Укучыларның сәйлән белән нәкышләп сәнгать әсәредәй истәлекле әйберләр тудыруын да күрдек. Илзөя Шәйхетдинова, кул эшләренә булдыклылыгы белән бергә, җыр-биюгә осталыгы белән хәйран итә, кыз хәтта драма түгәрәгендә шөгыльләнергә дә вакыт таба. Балалар бакчасы “Ризыклардан милли бизәкләр”дигән проект буенча эшли. Балалар тәрбиячеләре белән берлектә, авылның пешекче осталарына барып, аларның эш алымнарын күзәтә, аннары үзләре дә кулларын шомарта. Өйрәнә торган кулай материал итеп салкын фарфорны сайлаганнар. Балаларның сабынлы суда чыланган йонны әвәләп беләзекләр, муенсалар ясавын да күреп хозурландык. Адай балалар бакчасында тәрбияләнүче кызчыклар да икмәк пешерү, камыр әвәләү серләрен өйрәнә. Ядегәр авылы балалар бакчасында бүрек тегүдә кул шомарталар. Моның сәбәбе дә бар. Авыл элек-электән бүрек тегү осталары белән мәшһүр булган, сугыш елларында солдатларны бүрек белән тәэмин итеп торган. Балалар, эш катлаулы булса да тырыша, аларга әниләре, әбиләре дә булыша. Билгеле ки, болар барысы да балаларда эстетик зәвык тәрбияләнүенә, халкыбыз һөнәрләрен белеп өйрәнеп үсүенә китерә. 

Зур Сәрдек суган үстерү осталары белән дә танылган. Мәктәп укучылары да суган үстереп сата. Соңыннан Рәмзия Хөсәенова иҗат иткән “Кызыл олау” фольк­лор-хореографик композициясе без, кунакларны Бөек Ватан сугышы алды елларына кайтарды. Анда уңыш җыеп алганнан соң алдынгы игенчеләрне бүләкләү вакыйгасы күрсәтелде.

“БАЛА-SKILS” 

Кунаклар Кукмараның “Кояшкай” һәм “Йолдызлык” балалар бакчаларында да булды, ул-кызларыбызның борынгы һөнәрләргә өйрәнүен карады. Балаларның кул эшләренә маһирлыгы, арада осталыкта зурлар белән янәшә торырлыклары да булуы хәйран итәрлек. “Йолдызлык” балалар бакчасында һөнәргә өйрәнүдә “БАЛА-SKILS” проекты гамәлгә куелган икән. Ул-кызларыбыз шуның нигезендә йоннан киез ясарга да, үзле балчыктан уенчыклар, савыт-сабалар әвәләргә дә, үз күлмәгенә төймә тагарга да, кәгазьдән матурлык тудырыр­га да өйрәнә. Кадрия Идрисова  аккалфакларның игътибарын балаларның бармаклар белән эшләвенең әһәмиятенә дә юнәлтте, аның ми эшчәнлегенә йогынты ясавын, сөйләм телен үстерүен искәртте. Бакчада хәтта айга бер тапкыр “Йолдызлык” газетасы да чыгарыла. 

ТАТАР ТЕЛЛЕ ЛИЦЕЙДА

 А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицей аккалфакларны аның 16 ел дәвамында  директоры булган Любовь Камалова каршы алды. 150 еллык тарихы булган, республикабызга күп танылган шәхесләр биргән бу рус телле мәктәптә татар теле барлык сыйныфларда да укытылып килгән һәм хәзер дә шулай дәвам итә. “Безнең уку йортында барысы да татар телен белә, сөйләшә. Бездә рус кызлары һәм егетләре дә татарча бии, җырлый. Татарстанда яшәгәч, аның төп халкы теле безнең өчен һәрвакыт беренче урында булды, – ди Л.Камалова. – Уздырган чараларыбызда да татар теле өстенлек итә”. Лицей күп тапкырлар республика мәктәп­ләре арасында иң яхшы уку йорты буларак җиңүче исемнәрен яулаган. Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүчеләр булуы мәктәптә укыту сыйфатының югары икәнлеге турында да сөйли. Аннары лицейда медицина сыйныфы оештырылуы укучыларга һөнәр сайларга да булыша, алар алга таба Казанның медицина университетында белем алуларын дәвам итә. Район хастаханәсендә шушы лицейны тәмамлап, табиблык һөнәрен үзләштергән белгечләр эшли. Уку йортының матди хәле яхшы булуы исә грантлар отып, аны лицейны заманчалаштыруга юнәлтүдән.

Шушы күп профильле лицей базасында сигез мәктәп үзенең укучыларга һөнәр өйрәтү тәҗрибәсеннән күргәзмә дә тәкъдим иткән иде. Лельвиж мәктәбе укучылары “Җирнең киләчәк хуҗалары” дигән проект башлап җибәргән. Укучылар мәктәп янындагы кишәрлектә сортлы бәрәңгеләрнең безнең җирлеккә үсешен сыный. Күп итеп суган да үстерү, чәчәк үсентеләрен сату белән дә шөгыльләнәләр. Шулай ук мәктәп яны кишәрлегендә казлар үстерү бизнес-проектын да үз иткәннәр. Кунаклар күңеленә  бизәү өчен әзер ялтыравык, тасмалар кулланылган киез аяк киемнәре дә хуш килде. Районда балаларны кул эшләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Мәмәшир урта мәктәбе укучылары кунакларга калфак чигү осталыгын күрсәтеп алды. Кукмараның 4нче мәктәбендә белем алучылар чиккән сумкалар, бизәкләгән такталар, укучыларның юка киездән теккән модалы киемнәре һәркемне җәлеп итәрлек иде. “Туган як матурлыгы” һәм “Яңарыш” кием коллекцияләре Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче дә булган.

Укучы балалар үз куллары белән балчыктан, киездән, агачтан Кукмараның истәлекле бүләкләрен, магнитлар да эшли. 

Кукмара мәдәният йортында узган күчмә утырышның пленар өлешендә район башлыгы Сергей Дмитриев, җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина, Бөтендөнья Татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова чыгыш ясады. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотосы. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: