Мәдәни җомга

Игелекле эшкә чикләр юк

Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышы

Күптән түгел Татарстанның язучылар, артистлар, журналистлардан гыйбарәт шактый зур делегациясе Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында патриот-­шагыйрь Фатих Кәримнең яңартылган музее ачылышында катнашып кайтты. Бу уңайдан без “Россия татар авыллары ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы рәисе, электрлаштыру белән шөгыльләнә торган “Ильфа” җәмгыяте җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, композитор, эшмәкәр Фәнир Галимовның Туймазы шәһәрендә төзеткән “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә һәм ул үз туган авылында корган “Бабай утары”нда да булдык.


Фәнир әфәнденең Туймазы шәһәрендә төзеткән “Төмәнәк” үзәгенең һәр бүлмәсе һәм залы гөрләп торуы: төрледән-төрле түгәрәкләр эшләве, татар ул-кызларына җырлар, яисә уеннар аша туган телебезне өйрәтүгә, милли мәдәниятебез, йолаларыбызны белдерүгә юнәлдерелгән бәйрәмнәр, чаралар үтүе турындагы хәбәрләр берничә ел элек килеп ирешкән иде инде. “Төмәнәк” үзәгенә алты яшьлек сабыйдан 90 яшьлек әбекәйләргә кадәр йөри. Аларның барысының да максатлары уртак: туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау, балаларның үзара саф татарча аралашуына ирешү, аларда милли үзаң уяту. Бер сүз белән әйткәндә, “Төмәнәк”тә халкыбызның рухи мирасын саклау юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Үзәкнең үз йөзе бар. “Балалар еш кына стандарт мәктәп тәртипләреннән туеп китә. Биредә исә өй мохите тудырырга тырышабыз, аларны төрлечә кызыксындырабыз”, – ди Башкортстан татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе Индира Латыйпова. 

“Төмәнәк”тә үтә торган “Шигъ­­рият”, “Бишек җырлары” ки­чәләренә, тегү-чигү буенча осталык дәресләренә, милли бәйрәмнәребезгә, татар теле дәресләренә балалар яратып йөри. Үзәктә үтә торган “Якшәмбе мәктәбе” исә туган телләрен начаррак белүчеләрне җәлеп итә. Тора бара татарча сөйләшүләре сизелерлек шомара икән. Үзәктәге китапханә, татар халкының көнкүреш музее да күпләрне үзенә тарта. Меценат Фәнир Галимов  бу эшләрнең барлык финанс чыгымнарын күтәрә, биредә эшләп тора торган түгәрәкләрне дә үз акчасына яшәтә. Биредә шулай ук “Тәртип”FM радиосы да урнашкан. Аны туймазылылардан тыш Татарстанның Азнакай һәм Баулы районнарында, Башкортстанның Шаран, Бүздәк, Бәләбәй һәм Ярмәкәй районнарында да тыңлыйлар. 

Быел Фәнир Галимов Туймазыны Тукайлы да иткән. “Төмәнәк” татар үзәге каршына Габдулла Тукай бюсты куелган. Бюстның авторы – Октябрьск шәһәрендә яшәп иҗат итүче скульптор Рамил Шәфигуллин. 

2017 елда меценатның тырышлыгы белән Төмәнәк авылында “Бабай утары” исемле ачык һавадагы музей-комплекс ачылуыннан да хәбәрдар идек. Фәнир әфәнде авылның 325 еллык тарихын шушы этнографик комп­лекста чагылдырырга теләгән. Утардан күренгәнчә, XVII гасырда Татарстанның Мөслим районыннан 7-8 татар гаиләсе килеп нигезләгән авыл елдан-ел мантый барган, йорт-хуҗалыклар ныгыган. Бүгенге көндә Төмәнәктә 500гә якын шәхси хуҗалык бар, анда 1250 кеше яши. 

“Бабай утары”нда XVII-XIX гасыр корылмалары торгызылган. Биредә XVII гасыр читәннән корылган өй (эчендәге миче, савыт-сабасы, эш кораллары шул замандагыча), бүгенге өлкән буын кешеләре үскән алты почмаклы йорт, умарта кышлату урыны, тимерчелек, абзар, келәт, кара мунча кебек каралты-кура төзелгән. Аларның һәркайсы үз чорына туры китереп җиһазланган. Ядкәрләрне исә төбәк белән бергәләп җыйганнар. Безне музей-комплекс белән таныштыручы Зөлфирә Хәкимова искәрткәнчә, XX гасыр өе ул үзе үскән өйне хәтерләтә. Биредә беренче патефонны, радиоланы, сепарат күрергә мөмкин. Корылмаларның иң кызыклысы, мөгаен, 1870 елда төзелгән җил тегермәнедер. Меценат аны Чувашстаннан махсус кайтарткан. 1960-1970 ел­лардагы тарантасны авыл бе­лән җыйганнар. Кемдәдер бер тәгәрмәч, кайсындадыр икенчесе, кузласы сакланган... 

“Бабай утары” – татар халкының борынгы көнкүрешен чагылдырган бер комплекс булу белән бергә, балалар өчен үзенчәлекле ял итү урыны да. Меценат Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән татар телендә сөйләшүче 80ләп бала өчен “Сәләт” лагерен да оештыр­ган. Узган ел анда Башкортстан татар фольклор төркемнәренең "Җырлыйк әле" дип аталган беренче фестивале узуы да истә калган иде. 

 Фәнир Галимов кече ватанын  “Яшәүләрем – җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!” кебек китаплары белән дә, авылы шәҗәрәсен төзеп һәм “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” дигән басма чыгарып та данлаган. Татар иҗтимагый оешмалары да меценатның игелекләренә рәхмәтле. 

Гомумән, Фәнир Галимовның туган авылы Төмәнәк үзе дә эшмәкәр ярдәме белән өр-яңа сулыш алган, эшле дә, ашлы да булган сыман. Төмәнәкләрнең бер ише – фермер, күпләп мал асрап көн күрсә, икенчеләре теп­лицада яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Фәнир әфәнде авылдашларының берсеннән-берсе уздырып йортлар салуы турында да куанып сөйли. Төмәнәк үзе дә эшмәкәр булышлыгы белән затлана бара. Әйтик, авыл мәктәбе янында сугыш чоры хатын-кызларына һәм балаларына да атап куйдырган “Шинельсез солдатлар”  һәйкәле күңелләребез­гә ае­руча хуш килде. Моннан тыш Төмәнәктә аның хәйриячелеге белән яу кырында ятып калганнарга да, сугыштан кайтып вафат булганнарга да тәгаенләп торгызылган аерым һәйкәлләр бар. Аларда һәр һәлак яки вафат булучының исеме язылып куелган. Мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга, бию коллективына костюмнар тектерүне дә эшмәкәр үз вазифасы иткән. Төмәнәктә меценат ярдәме белән чишмәләр дә төзекләндерелеп тора. Әниләр, бәби тапкач, нарасыйларын коендырырга су ала торган Инәкиләр чишмәсе дә авылның иң ямьле урыннарының берсенә әверелгән. Фәнир Галимов яши торган урам башында тибеп чыккан бу чишмәне һәм коены аның әбисе, ә соңрак әнисе  карап-тәртипләп торган. Хәзер исә чишмәне бизәп, тирәсенә элекке елларда авылда яшәгән һәр ананың исемнәрен атап агачлар утыртканнар. 

Зират коймаларын ныгыту, авылны башта кечкенә мәчетле итүе, соңрак дүрт манаралы мәчетне дә төзетүе турында ишеткәч, әлбәттә, без кунакларның да күңелләре Фәнир әфәндегә карата рәхмәт хисләре белән тулды. 

Сөембикә КАШАПОВА.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: