Мәдәни җомга

Якла мине, язмышым

(тормыштан алынды)

 – Бу белем багажыгыз белән унынчы сыйныфта ничек укырсыз икән, ә?! – такта янында укучыларына төбәлеп басып торган Рәсмия Газиевнаның йөзе җитди, ә тимер чыңы яңгыраган тавышы тәлапчан иде. Өченче партада утырган Айгөлгә укытучының карашы нәкъ үзенә текәлеп бораулый кебек тоелды. Белем багажын бик җиңелдән санамаса да, кыз башын түбән иде. Бар сыйныфка бирелгән сорауны үз күңеленә якын алырга өйрәнде шул ул. Башкалар өчен бик еш кызара. Башкалар өчен еш кына ояла. Аннары кызый һәрвакыт арттагы партадан үзенә “береккән” күзләрне тоя. Шул күзләр дә аны оялта. Надир күзләре... Сер тулы караш... Ни турында уйлый икән ул күзләрнең иясе? Ул күзләрнең Айгөлгә дә билгеле булмаган серен барысы да, хәтта Рәсмия Газиевна да белә кебек. Шуңа кызара Айгөл. Надирның карашы белән очрашканда бит очына алсулык йөгерә. Кызның яхшы укуына да күбрәк шушы күзләр сәбәпче. Класста Надир барлыгын белә торып, Айгөл начар укый алмый. “Өчле” түгел, “дүртле” билгесе алса да, Надир арттан гына “әй-әй-әй!” дип баш чайкыйдыр кебек. Тәнәфестә исә Надир Айгөл янына килергә нинди дә булса сәбәп таба. Айгөл, бу мисалны ничек чишәргә, янәсе. Яисә Надир бик еш ручкасын яки каләмен “югалта”. Айгөл, запас ручкаң юкмы, янәсе. Класста Айгөл беркемнән дә көнләшми, беркемгә дә кызыкмый, ә менә Илсөягә кызыга. Чөнки ул Надир белән бер парта артында утыра. Теләгән вакытында Аның белән сөйләшә, шаяра-көлә ала. Теләгән вакытта хәтта Аңа кагыла да ала. Ә Айгөл исә Надирның кулларына ялгыш кына тиеп китсә дә бармакларын электр тогы суккандай тартып ала. Әллә ни бар бу Надирда! Бер яктан үзенә тартып торган, икенче яктан кызның саф күңелен бераз өркеткән ниндидер сихри көч бар аңарда!
 Ике яшь йөрәкне әсир иткән бу көчнең исеме Мәхәббәт икәнлеген икесе дә аңлый иде, әлбәттә. Тугызынчы сыйныфтан башлап, Айгөл белән Надир бер-берсеннән башкаларны күрмәделәр, белмәделәр. Ярата? Яратмый? Кыз белән егетне татлы газаплаган бу сорауның җавабын күпләр беләләр иде инде – Айгөл Надирны, ә Надир Айгөлне ярата! Әдәп кысаларыннан чыкмадылар, мәктәпне бетергәнче бер-берсенә хәтта кулга-кул да тигезмәделәр, ә шулай да икесе дә төгәл белә иде: Надирга Айгөл, ә Айгөлгә Надир әйтеп бетергесез якын! Надирны хәрби хезмәткә озатканда ата-ана ике яктан да шаяртып бер-берсен “кода-кодагый” дип атыйлар иде инде. Җиде йөз утыз көнгә (ә Надир әйткәнчә, унҗиде мең биш йөз егерме сәгатькә!!!) аерылыр алдыннан кыз белән егет беренче тапкыр бер-берсенә йөрәкләрен ачтылар, вәгъдәләр бирештеләр. Айгөл Надирны ике ел буена тыны белән суырып алгандай көткәннән соң, ата-аналары дәрәҗәле “кода-кодагый” статусын “законлаштырып” та куйдылар. Яшьләр гөрләтеп туй үткәрделәр. Беренче уртак бәйрәмнәре гомерлеккә истә калырлык матур үтте. Ике яшьнең чалт аяз тормыш күгендә үзләре кабызган бәхет кояшы елмайды.
 Айгөл белән Надирның гаилә тормышы күпләр көнләшерлек матур башланды. Тупылдап торган кызлары туды. Аннары уллары тормышларына бәхет өстәде. Башта Надирның ата-аналары белән яшәгән яшьләргә берничә елдан тагын бәхет елмайды – ике яктан ата-аналары һәм үзләре тырышлыгында алар фатирлы булдылар. Бераздан машина да алып җибәрделәр. Техника яраткан Надир машина өстенә тагын машина алды. Кызлары Сафия, уллары Руслан акыллы гына үсеп киләләр. Үзләренә кадер-хөрмәт күрсәткән ачык йөзле киленнәрен каенана белән каенатасы яраталар. Айгөл дә, Надир дә, икесе дә таза-сау, эшләп йөриләр. Тагын ни кирәк бәхет өчен? Айгөл язмышына рәхмәт укыды. Барысы да яхшы иде кебек. Тик... Бәхет бар яктан да түгәрәк буламы икән соң? Башта бәйрәмнәрдә генә кабыштырган Надир эчәр өчен сәбәп торган саен ешрак таба башлады. Ул китергән дәлилләр дә үз-үзенә кире кага алмаслык төпле күренә иде. Туган көнне (хатынның, балаларның, әти-әнинең, дусларныкын) бер көн генә бәйрәм итәләрме соң! Ял көнне дә рүмкә күтәреп чынлап ял итмәгәч, ничек эшләмәк кирәк! Дусларның машинасын (өен, баласын, мунчасын, сараен...) юарга хакым бардыр бит! Башта түп-түгәрәк күренгән бәхетнең бер чите торган саен кителә, кыела барды. Торган саен Надир хәмергә ныграк бәйле була барды. Айгөлнең әйбәтләп әйткәнен тыңламады, ачуланып кисәткәне ярамады. Ата-анасы да улларының эчүгә сабышканын күреп борчуга калдылар. Үзе хәмерне авызына да алмаган Рәмзил улын эчмәскә үгетләде. Анасы Кәшифә улына елый-елый ялварды. Айгөл ирен дәваларга тәкъдим ясагач, Надир башта кычкырып көлде – улмы соң эчкече? Аннары ярсыды. Исерекбаш эшләми, урамда сузылып ятып эчә. Ә Надир андый түгел! Надир бары тик “сирәк-мирәк капкалый” гына. Бу заманда янәсе кем эчми? Хатынга ярыйм дип нишләп Надир ала карга булсын?! Надир үзен эчкече итеп танымады.
 Балаларының атасы, үзенең сөекле иренең көннән көнгә эчүгә бирешүенә Айгөл әлбәттә битараф кала алмады. Көченнән килгәнчә көрәште. Тик көннән көн ирнең рухын буйсындыра барган яшел елан Айгөлдән дә, Надирдан да, тагын бик күпләрдән дә көчле иде. Шул яшел елан Надирны гаиләсендә тавыш чыгартты, хатынына кул күтәртте. Иртән, айныгач Надир, кичерүен сорап, хатынының аяк астында аунады. Кичен тагын сугышты. Иртәгәсен тагын гафу үтенде. Үзе теләсә кайда йөреп кайтты, ә хатынын нахакка көнләде. Яши-яши, Айгөл шуны гына аңлады – тормышка чыкканчы булачак иренең дуамал холкын бер дә белмәгән, рухи гариплеген аңламаган бит ул! Көл астында ут торыр, дип Надирдай астыртыннарны әйтмәделәрме икән? Ике йөрәкне кавыштырган, бер иткән Мәхәббәт тә башта аңышмый торды, аннары кыйналган, тукмалган, рәнҗетелгән Мәхәббәт сызлана-сызлана бу өйдән чыгып китте. Айгөлнең балаларын ияртеп вокзалда кунып йөргән төннәре булды. Төне буена пычак астында калтыранган чаклары булды. Тормышлары көйләнмәсме дип Надирның ата-анасы аларны үзләрендә яшәргә чакырдылар. Каенатасы белән каенанасы Айгөлне үз улларыннан якладылар. Надирдан үз туганнарына хәтле читләштеләр. Тик ул ни дә булса аңлаудан узган иде, ахры. Эчкән өчен эшеннән куылгач, бер ел буена эшләмичә трай типте. Күз яшен туктаусын түккән Айгөл балалары хакына түзәргә тырышты. Кызларына унөч, улларына тугыз яшь тулганда Надир эчкече хатынга чыгып олакты. Яхшы атаның яман баласы әтисе авыр чирләгәч тә килеп карашмады. Яман чирдән дүрт ай урында яткан каенатасын Айгөл каенанасы белән тигез тәрбияләде. Атасының, кеше бул, гаиләң белән кешечә яшә, дигән соңгы васыятын да Надир ишетмәде.
 Гомергә бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, мәктәп елларыннан башлап яратышып кавышкан ир белән хатынның гаиләсе җимерелде. Ничек көчле тоелса да, гомерлек пар булу өчен тәүге, саф мәхәббәт кенә җитми икән шул. Кеше була белмәгән хәмер колыннан ул китә икән. Надир күрә торып, аңлы рәвештә хәмерне сайлады. Эчү буенча учетта торган Алисә белән аңа җиңел иде. Яңа гаиләдәге тагын бер бәхетсез баш – Алисәнең үсмер кызы әнисенең һәм Надирның бозыклыгына түзә алмыйча үз атасына яшәргә китте. Ире үзен исерекбаш хатынга алыштырган өчен Айгөл туганнары алдында да, ата-анасы алдында да, балалары алдында да гарьләнде. Тик дуңгызга аккош пар түгеллеген Айгөл бик соң аңлады. Шакшы җанлы Надирга саф күңелле акыллы хатын төс түгел иде. Ул үзенә охшаш яңа пар эзләде һәм тапты. Аерылырга җөрьәт иткән хатынын Надир үзенчә “тәмләп”, мин сине гарип итеп калдырачакмын, дия-дия тукмады. Кайчандыр үзен шашып яраткан бу кеше унөч елдан соң Айгөлнең җанын да, тәнен дә гарипләде. Иренең авыр солдат итеге белән типкәләүләреннән Айгөлнең башы, эчке әгъзалары авыртып калды. Әллә нинди, эченә түгел, дөньяга да сыймаслык, аңлап булмаслык кыргый ачу бар иде Надирда. Тормышка булган бар үчен Надир хатыныннан алды. Ачулы башта акыл юк. Надир ачуын ат итә, акылын тезген итә алмады, кызганычка. Балалары хакына Айгөл күпме изелеп, күз яше түгеп яшәр иде, билгесез. Язмышы кызгандымы, үз кадерен белмәгән Айгөлне тиран иреннән аралады – алар аерылдылар.
 Үз фатиры була торып, Айгөл һаман булса каенанасы белән яши. Кәшифә, мин сезне беркая да җибәрмим, дип тәкрарлый. Акыллы килененнән язасы килмичә, юлдан язган улын, кайта ул, кайта, дип ышана. “Адәм бәгъре таштан каты, майдан йомшак. Бер үзгәрмәсә, бер үзгәрер”, − дип килененең күңелен ымсындыра. Тик кирәкме соң Айгөлгә аның кайтуы? Көтәме соң аны Айгөл? Балаларның атасы буларак, бәлки нәрсәгәдер өметләнәдер дә. Тик балаларга кешелектән чыккан андый ата тансыкмы соң? Алар ни күреп үсәрләр? Вакытсыз чәче агарган кызлары, унөч яшьлек Сафия, әтине кертсәң дәү әнигә яшәргә китәм, дип куркыта. Ә тугыз яшьлек Русланга барыбер әти кирәк. Ул һаман әтисен көтә. Әтисенең төзәләчәгенә балаларча садә ышанып көтә. Айгөл балалары хакына ирен бәлки кичерер дә иде, тик улының атасына охшап, аның дәвамы булып үсүеннән курка. Аллам сакласын! Айгөлнең һәм балаларының әнисе белән яшәве Надирга да бик уңай. Ул монда барысын да уч төбендәгедәй контрольдә тота: язмышына буйсынып каенана белән яшәгән Айгөл үзенә яңа бәхет эзли алмый, теләгән вакытында ир әнисе йортына кайтып керә, теләгән вакытында килеп сугыша ала. Каенана йортында яши икән, Айгөл ирен тукмаган өчен төрмәгә утырта, җавапка тарттыра алмый. Надир монда үзен хуҗа итеп сизә. Ә Айгөл биредә бер хаксыз фатирда яшәүче булып кала бирә. Надир, берәр ир белән бәйләнеп кенә кара, икегезне дә үтерәм, дип хатынына яный. Ә нечкә күңелле Айгөл барысын да жәлли. Балалары белән китсә, ялгыз каласы каенанасын кызгана. Бик авыр чакларында Надирның ата-анасы терәк булды шул Айгөлгә. Инде ташлавы да кыен кебек. Түз, кайта ул, дип үгетләгән, сукырларча өметләнгән үз ата-анасын да кызгана Айгөл. Аталары исән булып та атасыз үскән балаларын уйлап яна. Хәтта ихтыярсыз булганы өчен үзенең җәлладын – ирен дә кызгана. Үзен генә кызганучы да, аңлаучы да юк. Икеләнгән, ничек яшәргә белмәгән чагы Айгөлнең. Кем белән киңәшмәсен, һәркем үзенчә киңәш бирә. Кем, балалар хакына түз, сабыр бул, ди. Кем, бүгеннән үк чыгып кач, үзеңне дә, балаларыңны да коткар, ди. Айгөл һаман икеләнә. Үткәне белән арасын бер тартуда шартлатып өзә алмый. Үз тормышыннан ваз кичеп, балаларын ташлап чыгып киткән азгын ирен гомере буена көтеп утырсынмы? Балалары аталы үссен дип үзе өметсез Надир кулыннан корбан булсынмы? Куркытылып-өркетелеп үстергән балаларының балачагын бәхетсез итсенме? Чыгып китсә дә ялгызлык куркыта. Монда, каенанасы янында, ул хәтле ялгыз түгел кебек. Надирдан башка ир-затны белмәгән утыз биш яшьлек хатынның ир-атка карашы бары тик аңа бәйле. Башка берәү белән язмышын бәйләсә, тагын да әлеге язмышын кабатлар кебек. Сугыш чукмары исерекбаш иренең кайчан да булса кешегә әйләнеп кире кайтып керүенә Айгөл ышанмый. Тик аны каенана йортында һаман да нидер тота. Кемдер әйткәнчә, “гөлләр үскән һәрбер тәрәзәдән бәхет гел дә көлеп карамый...” Айгөлнең дә тәрәзәсе тулы, өе тулы гөл. Тик күңел чәчәкләре генә шиңде. Дөнья матурлыгын югалтты. Тәрәзә пәрдәсен тартып куясы, төренәсе килә. Күпме татар хатыны изелеп яши икән гүзәл гөлләр үскән тәрәзәләр артында?! Җиләк кебек матур, яшь чаклары ялгыз үтүе генә бик аяныч Айгөлнең. Бәлки ул, үткәне белән арасын өзә алмый бәргәләнгәндә, бер карарга килә алмыйча икеләнгәндә, тормышка кире кайтарырлык, ярым үле җанын терелтерлек, яраларын төзәтерлек, якларлык, кадерен белерлек Берәү аны кайдадыр эзлидер, көтәдер, кем белә? Үз язмышын үз кулына алмый торып, бәхет турында хыяллану урынсыз кебек. Яткан таш астына су үтми... Бүген ничек авыр булса да, тормыш бүгенгедән генә тормый. Иртәгә тагын таң атасы, кояш чыгасы. Ә киләсе көн әлбәттә үзе белән ниндидер үзгәреш, хәбәр, яңалык алып киләчәк. Ул үзгәрешнең яхшы булачагына гына бик ышанырга кирәк.
 Дәресләрдә ике бит тутырып хатлар язган, тәнәфестә яныннан китмәгән, кайчандыр бик сөекле булган кешесе Айгөл өчен юкка чыкты. Дөресрәге, ул шул бәхетле мәктәп елларында, ваемсыз балачакта калды. Ә әлеге исерекбаш белән Аның бер уртаклыгы да юк. Елмаеп кына торган ул үсмер егеттә әлеге тиранның тамчысы гына да юк иде шул. Үзгәртсә дә үзгәртер икән аракы кешене! Гомерлеккә бергә булырга биргән вәгъдәләр бозылыр дип уйладымы Айгөл? Үзенә кагылырга да базмаган шушы куллар аны аяусыз тукмар, үзен хастага калдырыр дип уйлый идеме? Җәбер-кыерсытылу күреп яшәрмен дидеме? Туачак баламның, атасыннан куркып, бәләкәйдән чәчләре агарыр дип көтә идеме? Дөньяда иң якын кешесе, өмете, хыялы хыянәт ачысын татытыр дип белә идеме? Аерылгач, шул балалар хакын – алиментларын тиенгә калдырыр дип күзаллый идеме? Уртак көч белән тапкан малны бүлә алмыйча килеп сугышыр дип уйлый идеме? Әлбәттә уйламый иде. Күрәчәкне кем генә алдан күрә ала икән?!
 Гөлләр тулы тәрәзәдән кышкы кичке урамга яшь, чибәр хатын карап тора. Яңа ел алдыннан җиргә уйнап-уйнап көмеш кар ява. Йортлар, кешеләр, юллар ак кар эченә кереп югала. Әйтерсең дә, Айгөл каршына тоташ томан булып билгесезлек чыккан. Кешеләр якыннары янына, чыршы янына өйләренә ашыга. Олысы, кечесе яңа ел алдыннан сабый балага әверелә – могҗизага ышана. Бу минутта әллә нәрсә, сагыш-моң аша төртеп килгән нәни өмет бөресеме, яңа туа башлаган ышанычмы, ниндидер бик җылы халәт сискәндереп, ымсытып куйды хатынның күңелен. Күңелендәген үзе дә аңламады Айгөл. Тик моңарчы таштай каткан йөрәгендә ниндидер үзгәреш оеткысы гына тойды. Ике ягына ике баласы килеп сарылган хатын, күзләрен еракка төбәп, тәрәзә янында тора бирде. Ялгышкан, әллә кайда адашкан бер кешесен көтүеме аның? Киресенчә, бу сукмакка борыла күрмәсен, дип язмышына үтенүеме мәхәббәт корбанының? Ап-ак кар сибелгән тармак-тармак юлдан үз киләчәгенә якты сукмак эзләвеме? Үзенә, балаларына күңеленнән генә бәхет сорап, өмет белән кичке Җиһанга пышылдавымы?

 

Физәлия Дәүләтгәрәева

"Сөембикә"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: