Мәдәни җомга

Нәфис Әхмәт: “Берсе алдый, берсе алдана”...

Халык шагыйре Г.Тукайның  “Печән базары” шигырендәге әлеге юлларын кибеткә кергәндә дә, базарда йөргәндә дә, урамда сату итүчеләрне  күргәндә дә искә төшерәм...

Беркөн, төн уртасы булгандыр, кесә телефоны телгә килеп, хат килүен хәбәр итте. Йокы качар дип торып азапланмадым, иртәнгә чаклы бернәрсә дә үзгәрми бит. Иртән карагач, тормавыма тагын бер кат куанып куйдым. Килгән хатта: “Әни, миндә проблема, тиз генә миңа шушы номерга 1000 сум акча сал, шылтыратып торма”, - диелгән. Башта күрсәтелгән  номерга аты-юлы белән хат  юлларга да уйлаган идем. Ләкин әлеге номерга хәбәр җибәрсәң, телефоныңда булган бар акчаңнан да колак кагуың бар... Килгән хәбәр кайдадыр Себер киңлекләрендәге яки мари урманнары арасындагы төрмәдә “ял итеп” ятучы кешедәндер, йә булмаса, йокысы качкан берәр сәрхуш йә наркоман акча эшләп алырга уйлагандыр...

Ничек кенә алдашмыйлар да, халыкны ничек кенә төп башына утыртмыйлар   бездә.  Кануннарның йомшаклыгы, кешеләрнең түбән аңы һәм менталитеты җиңел кәсеп белән акча эшләргә ниятләгән намуссыз, мүкләнгән йөрәк мошенникларга юлны киң ачып куя. 

Әти-әни исән чакта  (авыр туфраклары җиңел булсын) кайт­кан саен: “Урамнан узышлый сату иткән кешеләрдән әйбер алмагыз, тупсадан үткәрмәгез, кирәк әйберегезне  үзем алып бирермен”, – ди торган идем. Әмма әтинең авыртуы көчле булгандыр инде, бер кайтуымда зур суммага массажер сатып алып калган иде. Сатучыларның бер-ике сәгать элек кенә эзе суынган. Әтинең  шатлануын күреп, ул чагында  алган массажерының   кибетләрдә  тулып  ятуын, бәясе  дә  45 сум гына торуын белеп борчылыр, дип әйтми калган идем... Әнинең әйтүенә караганда, күпмедер вакыттан соң, үзен алдауларын белеп,  бик борчылган булган әти-мәрхүм... 

Без – авыл балалары. Авылларда без үскәндә ишек бикләү дә юк иде бит. Кая ул кеше әйберенә кагылу! Шәһәргә йомыш белән барсаң,  апаларның ачкычы ишек төбендәге палас астында булыр иде. Кереп, үзләре өйдә юк чакка туры килсәң, юынып, чәй эчеп, эшеңне эшләп, рәхмәт язуы калдырып, кайтыр юлга чыгар идең. Шул чорларны искә төшерәм дә, чагыштырып, хәзерге заманның никадәр куркыныч якка баруыннан тораташ калам... 

Әйтеп,  язып торалар, иртән телевизорны ачсаң, шулерларның яңача алдалау алымнары турында сөйлиләр. Кешегә  барыбер барып җитми, ышана, хәйлә тозагына эләгә. Ул ялган квартплаталар, утка, суга, газга түләү өчен килгән квитанцияләр белән кешенең башын катыралар. Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен машина рәсемеңне төшереп, ялган штрафлар килә.  Зур супермаркетларда да срогы чыккан товарларга яңа бәяләр ябыштыру дисеңме, киштәдә бер бәя булып, кассада икенче бәя белән түләү.  Ни өчен шулай?  Нигә  һаман мошенниклар тозагына эләгеп, соңыннан зар елыйбыз? Күз яше, йокысыз төннәр, үз-үзеңне тиргәп  йөрүләр бары үзебезнең  аналитик аңыбыз­ны эшкә җигәргә, телефоннан шылтыратып ачыкларга иренүдән генә түгелме икән?  Дөрес, аның икенче ягы  да  бар, шушы  ук мошенниклар, намуссыз бәндәләр төскә-биткә бездән  бер   ягы  белән  дә  аерылып  тормый. Бәлки әле ягымлырактыр да, кеше белән сөйләшүнең барлык нечкәлекләрен белгән психолог та әле алар. Үз проблемасына чумган кешеләр алар алдында югалып кала. Менә бит, синең хәлеңә кереп, сиңа ярдәм кулы сузарга әзерләр, вакытны  гына ычкындыра күрмә! Әмма һәр нәрсәнең үз бәясе бар. Ялгыш­лар бик кыйммәткә төшә. Лохотроннарда уйнап күпме кеше фатирсыз, дачасыз, машинасыз калды. Гаиләсен, фатирын  югалтып,  сукбай хәлендә гомер кичерә. Паспортларын  бер  мизгелгә  генә  таныш  булмаган  кешегә биреп торып, зур-зур  кредитлар  түли.  Базарларда  үлчәүне  бозу  аркасында күпме кеше, акчасын түләп,  аласы продукциясен сатучыга калдырып китә. Кибет-ларекларда срогы чыккан күпме ашамлык сатыла. Эшләнеп чыккан датасын сөртеп, аннары  кабат басып сатуга чыгарылган сыйфатсыз ашамлык ашап, күпме кеше үз иммунитетының ныклыгын сыный, организмына зыян китерә.

Озакламый өлкәннәр көне ае килеп җитәр. Бу айда өлкән кешеләргә хөрмәт, сырхауларга, ярдәм көтеп ятканнарга игътибар күбрәк булсын иде. Булып бетми шул... Югарыдагылар бездән үткәнче диебрәк эш йөртә. Җитмәсә карак-угрылар,  мошенник-ялганчылар да тик ятмый.  Алар өчен алла да юк, мулла да юк, андыйларның  дине дә, дене дә булмый.  Аларга каршы көрәш бары үзебездән генә тора, өлкәннәргә кабат-кабат аңлатырга, нинди дә булса гамәл кылганчы, балаларына шылтыратып, күршеләре белән киңәшләшеп алырга күндерергә кирәк. Ялгызларны участок полициясе калдырган номерга шылтыратып  белешергә  өйрәтү  кирәктер. Ә үзебезгә кирәкле  әйберне сыналган кибетләрдән  генә  алырга күнегергәдер

Үземә тәкъдим итүчеләргә: “Үскәнем, минем маңгайга бу абзыйны алдап була дигән язу язылганмы әллә?!” дип, күзенә туры карап сорау бирәм. Тизрәк китү ягын карыйлар...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: