Мәдәни җомга

«Киттең, кайтмаска дип киттең»: мәрхүм Фәрит хәзрәт Шәйхиевнең туган нигезендә

Теләче районы Шәдке авылы мулласы Фәрит хәзрәт Олы Нырсы авылы янында «Лада Гранта» машинасы белән юл читенә чыгып оча, шунда ук һәлак була. «Татар-информ» хәбәрчесе Алинә Айдарова мәрхүмнең туган нигезендә булып кайтты.

 

Мәрхүмнең әле күптән түгел җирләнүе күренә

 

  • 20 гыйнварда Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиев Теләче районы Нырсы авылы янында юл һәлакәтендә үлә. «Татар-информ» хәзрәт турында язган иде инде. Нургали улы Фәрит хәзрәткә 41 яшь була. Ул әнисе Нәкыя апа һәм гаиләсе белән яшәгән, 15 ел имам булган. Хатыны Илсөяр белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр: Җәүдәт алтынчы, Сәгыйд (исеме нәкъ шулай языла, диделәр) өченче сыйныфта укый, төпчекләре Мәрьямгә алты яшь. Хатыны мәктәптә укытучы булып эшли.

 

Фәрит хәзрәтнең йортына барганчы без зират капкасы янында туктадык. Зиратта тынлык. Кергәч үк, «Шәйхиев Фәрит Нургали улы» каберен күрдек. Җир дә катып өлгермәгән, агач та яңа, чардуган да юк. Бер сорау борчый: и, язмыш, никләргә син шундый аяусыз соң?.. Фәрит Нургали улының бу дөньяда эшләнеп бетмәгән планнары, хыялга ашмаган хыяллары әле күп иде бит…

 

Бушап калган йорт…

 

Капка төбендә безне Фәрит хәзрәтнең апасы Флүрә ханым каршы алды. Күзләре яшьле булса да, үзе елмаерга тырышты.

«Фәритебезнең безнең арада булмавына инде менә 21 көн. Әле бик авыр вакыт. Әни белән дә, Фәритнең хатыны Илсөяр белән дә күбрәк аралашырга тырышам. Аларга тагы да авыррактыр. Без энемнең кайтмас җиргә киткәнен беләбез, шушы ачы хакыйкатьне аңлыйбыз», — дип башлады сүзен Флүрә ханым.

«Фәрит исән чагында: «Безнең арадан киткән кешене елмаеп искә алырга кирәк, еларга ярамый», — дия иде. Еламаска тырышсак та, күз яшьләре барыбер бәреп чыга.

Әле энемнең үлгән кешене ничек озатырга, озаткач, нишләргә кирәк икәнен сөйләгәнен хәтерлим. Фәрит вәгазьләрне бик яхшы сөйли иде. Ул сөйләгәннәрне искә төшереп, үзен соңгы юлга озаттык…Әйтесең лә ул безгә үзен ничек җирләргә кирәк булуын аңлатып калдырган. Бик авыр, авыр. Хәзер икенче төрле яшәргә өйрәнергә кирәк», — дип сөйләде Флүрә ханым, безне өйгә керергә чакырып. Ул еламаска тырышып түзде-түзде дә, булдыра алмады, күз яшьләре бәреп чыкты… Без өйгә таба атладык.

Өйгә узгач, әле һаман да сүземне нинди сораудан башларга икәнен белмәдем. Диварларга карадым да әле кайчан гына шушы өйдә тавыш тынмагандыр, балалар йөгерешкәннәрдер дип уйладым. Илсөяр белән Фәрит алга таба яшәргә берсеннән-берсе зур планнар корганнардыр… Әмма бер мизгел эчендә әлеге бөтен планнар чәлпәрәмә килгән. Өй бушаган, сөекле ир һәм алма кебек өч бала әтисе мәңгегә күзләрен йомган…

Балалар залда тезелешеп диванда утыралар иде. Алар елмаймыйлар да, көлмиләр дә…Безнең кергәнне күргәч: «Исәнмесез», — дип исәнләштеләр.

Диванга утыргач, балалардан: «Әтиегезне сагынасызмы?» — дип сорадым. Балалар: «Әйе», — дип башларын селкеде. Сагыналардыр шул, әмма ул сагынуның никадәр көчле икәнен аңлар өчен әтисез калу кирәк. Аллам сакласын.

«Сагыналар, әмма әниләрен елатмас өчен сагынуларын еш әйтмиләр. Кәефебез юк кына, диләр. Өчәү булганнарына сөенеп бетә алмыйбыз», — ди Флүрә ханым.

 

«Килеп керер кебек»

 

Балалар янына Илсөяр апа да утырды. Без аның белән сөйләшеп киттек.

- Әле чардуганы куелмаган…

- Фәрит Чечняда хезмәт иткән иде, шуңа күрә военкоматтан ярдәм итәргә тиешләр. Аннан соң Фәрит үзе дә чардуган куюны артык хуплап бетерми иде. Әтине җирләгәндә дә куйдыртмады. «Мәрхүмнәрнең ирекләрен чикләмик, зиратның болай да капкалары бар», — дия иде. Шулай да җәйгә куясы булыр. Бер ел үтмичә чардуган куярга ярамый да, диләр.

- Өй бушап калган төследер, әйеме, Илсөяр апа?

- Әйе… Килеп керер кебек. Мин кая барсам да, шундадыр яисә мастерскоенда эшлидер шикелле. Юк бит, юк. Мәчеттәдер дип уйлыйм, соңыннан үзем-үзем: «Юк бит, Илсөяр, китте бит», — дим.

- Балаларны аякка бастырырга кирәк…

- Әйе, алар бәхетле булсыннар иде. Аларга тигез тормыш насыйп итсен.

- Нәрсә икән соң ул «бәхет»?

- Башта саулык, дисең. Хәзер менә ир белән тигезлектә яшәү, дим. Бергә яшәгән вакытта кадерен белеп бетермибез. Иртән уянабыз, кич ятабыз. Гел шулай булыр кебек. Ә юк икән…

- Тәкъдиреңә язылса…

- Балаларның тәкъдирләренә шундый әйбер язылмасын иде. Үзләренең тормыш иптәшләре белән тигезлектә картайганчы бергә яшәсеннәр иде.

 

«Ялгышасың, апа, алар хәзер дүртәү»

 

Фәрит хәзрәтнең ике апасы, сеңлесе һәм абыйсы бар иде. Бу хакта миңа Флүрә апа әйткәч, мин: «Димәк, сез бишәү…», — дип сүземне башлаган идем. Әмма үз сүземне әйтеп бетерергә өлгермәдем, Фәрит белән Илсөярнең өлкән уллары миңа: «Апа, ялгышасың, алар хәзер дүртәү инде», — диде.

Алга таба нәрсә дип эндәшергә дә белмәдем. Әйтерсең дә телемне йоттым… Шул вакыт безнең белән бергә кайткан фотографыбыз Салават Камалетдинов балалардан: «Кем буласыгыз килә?» — дип сорады.

«Минем парикмахер буласым килә», — диде Мәрьям. Җәүдәтнең исә төзүче буласы килә икән, ә Сәгыйдь үзен киләчәктә полиция хезмәткәре булып күрә.

«Укырга яратасызмы соң, балалар?» — дим. Җәүдәт: «Мин укырга яратмыйм, әмма биология, география дәресләре миңа җиңел бирелә», — ди. Сәгыйд: «Әз генә инде. Физкультура, технология дәресләрен яратам», — диде. Мәрьямнең исә тизрәк мәктәпкә барасы килә.

 

«Озата барганда тәкъдим ясады»

 

Илсөяр дә тумышы белән Шәдке авылыннан. Алар Фәрит белән бер яшьтә булганнар. Әмма бер сыйныфта гына укымаганнар, чөнки Илсөяр бер елга соңга калып кергән.

«Илсөяр үзе генә шул. Без аны бертуган итеп күрәбез. Ул әле яшь, әле аны алда тагын бер парлы язмыш көтәр, Алла теләсә. Илсөяргә берәр иптәш булсын иде дип телим. Балаларның үз әтиләре булмаса да, барыбер ярдәм итеп, улларыбызга ир-ат киңәшен бирүче кеше булсын иде. Яхшы, терәк була алырдай кеше очрар, Алла боерса», — ди Флүрә ханым.

Илсөяр безгә Фәрит белән танышу тарихын сөйләде.

- Мин Фәритнең сеңлесе Рәфинә белән педагогия институтында бергә укыдым. Без аның белән дуслар идек, хәзер дә яхшы аралашабыз. Шунда Фәрит белән аралашып киттек.

Фәрит Илсөяргә 2006 елның Яңа ел төнендә тәкъдим ясаган.

- Рәфинә белән дус идек, дим бит. Ул мине үзләренә Яңа елны каршы алырга чакырды. Мин бардым. Фәрит үзләреннән озата кайтканда миңа тәкъдим ясады. Мин дөньяда аннан башка бернәрсәне, беркемне күрми йөргән тиле гашыйк идем. Әле үзеннән көлә идем, 27 яшьлек карт тиле, дип. Әлбәттә, ул миннән кулымны сорагач, аңа ризалыгымны белдердем.

Боларны сөйләгәндә Илсөяр елмайды

- Яратам, дип кайчан әйтте соң?

- Яратам, дип өйләнешкәч кенә, әйтте. Ул күңелемне үз-үзен тотышы, акыллы сөйләшүе, бәйләнеп йөдәтмәве, тәртипле булуы, хезмәт сөючән булуы белән җәлеп итте, үзенә каратты. Мин матур сүзләр әйтә белмим. Шуңа Фәрит миңа үпкәли дә иде әле. «Хатын-кыз матур сүзләр әйтә белергә тиеш», — дия иде. Ул миңа: «Җаныем», — дия иде. Мин матур сүзләр әйтә белмим, дигән идем бит. Шуңа күрә аңа: «Әтисе», — дип эндәшә идем. Хәзер менә үкенеп утырам… Нигә әйтмәгәнмен икән?! Әллә нинди матур исемнәр белән дәшә алыр идем шикелле, әмма Фәрит кенә юк шул.

- Никах, туй күлмәкләрен ничек сайладыгыз?

- Без өйләнешкәндә никах күлмәкләре юк иде әле. Озын җиңле блузка белән озын күлмәк кигән идем. Ә менә туй күлмәген Казаннан алдык. Ул вакытта мин әле яулык белән ябынмаган идем, Фәрит тә имам түгел иде. Без өйләнешкән елларны ул тракторда эшли иде. Шулай да озын җиңлерәк күлмәк табарга кирәк иде. Эзли торгач, таптык. Бәясен хәзер төгәл хәтерләмим, артык кыйммәт түгел иде бугай.

- Балаларыгызның исеме берсеннән-берсе матур, ничек сайладыгыз?

- Мин түгел инде, әтиләре сайлады. Өйдә шкафта исемнәр китабы тора. Анда татар исемнәренең мәгънәләре язылган. Мәрьямебез туганчы, аңа Зәйнәп исемен кушарбыз дип йөргән идем. «Ул исем әллә ни ошап бетми әле», — дигән иде. Шулай ук миңа Мәрьям исеме ошый иде, иремә әлеге исемне тәкъдим иттем. Фәрит тиз арада ризалашты. Димәк, кызыбызга исемне мин сайлаганмын булып чыга.

- Фәриткә багышлап, шигырь язгансыз. Ничек туды ул шигырь? (Шигырьне язманың ахырында укый алырсыз)

- Бик авыр иде… Ул шигырьне төнге икедә торып яздым. Авырлыктан бөтен дөньяга кычкырасым килде. Кулыма каләм тоттым да яза башладым. Дин тотып яшәгән кеше болай эшләмидер инде ул. Акыл кушмый, әмма бу шигырьдәге сүзләр йөрәктән чыккан.

- Фәрит Чечняда хезмәт иткән. Кайвакыт ачуы чыгып ала идеме?

- Юк, ачуы булса да, эчендә саклагандыр. Ул миңа да үпкәләп кенә йөри, тавыш күтәрми иде. «Ичмасам, кычкырып ал инде, гафу итәрмен. Үпкәләп, эчеңдә йөртмә», — дия идем.

- Балалар Фәриткә охшаганмы?

- Олы улыбыз белән кечкенә кызыбыз әтисенә охшаганнар. Ә уртанчы улыбыз күбрәк миңа охшаган. Алла ярдәме белән аларны кеше итәргә, укытырга насыйп итсен.

- Шулай да алга таба яшәргә кирәк. Ялгыз дөньяны алып бару җиңел түгел, балаларга да әти кирәк…

- Мин яратмый торып кемнедер якын китерә алмыйм. Андый бәхет ике бирелмәс… Фәрит үзе белән бәхетемнең иң зур өлешен алып китте. Урыны оҗмах түрендә булсын, Амин! Шуны әйтеп үтәсем килә: авыр вакытта Фәритемне соңгы юлга озатканда күпләр ярдәм итте. Материаль яктан да күп ярдәм күрсәтелде. Һәммәсенә рәхмәт әйтәсем килә. Теләче районы мөхтәсибәте, авыл җирлеге башлыгы, шәфкать туташлары аеруча зур ярдәм күрсәтте. Барысына да рәхмәт.

Безне озатканда, Флүрә ханым: «Теләгем шул: дөньялар үзгәрмәсен, сугышлар булмасын. Бүгенге көндә, Аллаһка шөкер, кияр киемебез, ашар ризыгыбыз бар. Аллаһ хәерле гомерләр бирсен. Алла боерса, балаларны да үстерербез. Малайлы йорт нык була ул. Исән-сау гына үсеп җитәрләр, Алла боерса. Безгә тагын кайтыгыз. Фәрит энем дә кунакчыл иде. Эш белән түгел, ә ял итәргә кайтыгыз», — дип озатып калды. «Ярый, сау булыгыз», — дигәч, минем яныма Мәрьям килде дә мине кочаклады. Ул әле үлемнең бу дөньядагы иң авыр сынауларның берсе икәнен белмидер. Әтисенең кайтканын көтәдер. Әмма ул беркайчанда кайтмаячак. Урыныгыз оҗмахта булсын, Фәрит хәзрәт!

Илсөяр Шәйхиеваның сөекле иренә багышлап язган шигыре:

Киттең, кайтмаска дип киттең,

Мең кисәккә телеп йөрәкне.

Киттең, мәңгелеккә киттең,

Сыңар канат иттең син мине.

 

Сыңар канатлы кош оча алмый,

Ул тормыштан мәхрүм ителгән.

Сыңар канатлы кош бүген ул — мин,

Хыял-өметләре киселгән.

 

Син бит минем сулар һавам идең,

Күзләремнең нуры — син идең.

Аз вакытка гына күрмәсәм дә,

Мин бит сине сагынып көтә идем.

 

Кичер, димме — минем гөнаһлармы,

Орышыйммы, гаеп синдәме?

Без туганчы язып куйган язмыш

Безнең өчен шушы идеме?

 

Мин бит сине өзелеп сөя идем,

Артык сөю хәрам идеме?

Һәрнәрсәдән артык күреп шулай,

Яратырга тиеш түгелме?

 

Киттең, мәңгелеккә киттең,

Өзелеп калды күпме өметләр.

Киттең, кайтмаска дип киттең,

Сиңа насыйп булсын җәннәтләр!

Алинә Айдарова

Интертат



 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: