Мәдәни җомга

Әхәт Сафиуллин: Ярлыланабыз

Социологлар Россиядә ярлылыкның милли проблемага әйләнеп баруын раслый.

Бу турыда президент та борчыла: аның Федерация советына җиткергән юлламасында әйтелгәнчә һәм күптән түгел генә кабат белдерүенчә, илнең 20 млн халкы  яшәү минимумыннан ким хезмәт хакы алып эшли. Халыкның күпмесе тиеннәр дип әйтерлек хезмәт хакына бил бөгә. Дөрес, ярлылар һәр илдә бар, тик  бездәге кебек  ярлылык һәм аз яшәү минимумы башка бер илдә дә юк. Әйтик, Европа “ярлылары”ның айлык кереме 900-1000 евро. Әгәр ярлылыкны шул критерийлар буенча санасак, бездәге ярлылар саны өч мәртәбәгә артып китәр иде. Тик бездә үзебезчә саныйлар, чөнки шулай алар саны азрак күренә. Шунысы куркыныч: Россиядә ярлылар соңгы 5 ел эчендә генә дә  26 процентка арткан. Росстат мәгълүматы буенча  48,2 процент россияленең кереме бары тик ашарга һәм киемгә генә җитә. Яшь гаиләләрнең хәле бигрәк тә авыр:  60 процентының озак кулланышлы товарлар алу мөмкинлеге юк,  әти-әниләре дә ярдәм итә алмый; 65 процент россияленең кара көнгә дип салынган акчалары юк. Мондый шартларда илдә демографик хәл ничек яхшырсын?! Моны,  патриарх  тәкъдим иткәнчә, абортларны тыеп кына яхшыртып булмый инде.

Бу мәсьәләгә хөкүмәт тә  игътибар итте. Февраль аенда Сочи  форумында премьер ярлылык һәм ярлының социаль портретын тудырырга тәкъдим итте. Сәер тәкъдим: әйтерсең, бу бездә хәзер генә барлыкка килгән яңа проб­лема һәм ярлылык белән ярлы кешенең ни икәнен белмибез. Күренекле журналист В.Костиков язуынча, Россиядәге ярлылыкның  ни икәнен аңлау өчен, форумнарга катнашу яисә статистиканы уку кирәк тә түгел. Мәскәүдән йөз чакрым читкә чыксаң,  “чәчәк ату” картинасы күз алдына бөтен барлыгы белән килеп баса: җимерек юллар, кешесез калган ташландык авыллар, ябык мәктәп һәм хастаханәләр, берничә дистә еллар буе гармун тавышы һәм кызлар җыры ишетелмәгән авыл клублары.  Тагын бер мөһим күрсәткеч – кешеләр авыл һәм кече шәһәрләрдән качалар.

Ярлылыкның тагын бер күрсәткече – бурыч камыты. 2018 елда Россия халкының банкларга булган бурычы 14,9 млрд сум тәшкил итеп, элеккеге елдан 22 процентка арткан, димәк, россиялеләр бурыч сазлыгына бата бара. Кеше бурычка эшләгән акчасы җан асрарга җитмәгәннән  керергә мәҗбүр бит. 

Үзәк банк рәисе Э.Нәбиуллина, инфляцияне чикләүгә юнәлтелгән банк чаралары халыкның ярлылануына китерә, дигән иде. Халык моннан нинди нәтиҗәгә килә? Ул, аларның ярлылыгы хөкүмәтнең планлы рәвештә үткәрелә торган сәясәте, дип уйлый. Аннары алар башына, дәүләт – халыкның дошманы дигән уй килә, чөнки ул кешеләрне ярлылык чигендә ясалма рәвештә тота. Халыкның мондый уйлары кая алып барып чыгаруын ил тарихы буенча беләбез.

Икътисад фәннәре докторы М.Делягин фикеренчә, ясалма ярлылык кемнеңдер ерткыч яисә садист булуы аркасында килеп чыкмый. Ул Россиядәге социаль-икътисади сәясәтнең, дәүләт халыкка түгел, ә глобаль спекулянтларга хезмәт итәргә тиеш, дип уйлаучы кешеләр тарафыннан билгеләнүеннән килеп чыга. Шушы глобаль спекулянтлар өчен Россия үсешенә тотылган һәр сум зарарлы. Чөнки ул илнең  дөньядагы көндәшлек мөмкинлеген арттыра, ә икенчедән – ул акчалар спекуляция файдасына тотылмый. Моннан башка, спекулянтларга тотрыксызлык кулай, чөнки иң файдалы спекуляцияләрне хаос вакытында гына башкарырга мөмкин.

Көньяк Африка Республикасы халкын  авыл хуҗалыгы продукциясе белән нибары 38 мең фермер тәэмин итә, хәтта күрше дәүләтләргә дә чыгара. Заманында без дә эшмәкәрлек һәм фермерлыкка зур өметләр баглаган идек, тик ул акланмады. Чөнки кече вә урта бизнес түрәләр һәм көч структуралары камалышында калды. Хәзерге көндә үз эшен ачарга бары тик 2,9 процент россияле генә батырчылык итә. Кичәге урта класс ярлылар сафына күчә бара. Чөнки бездә бу бизнеслар турында матур сүзләр генә яңгырый, ә эшкә күчү юк. Фермерлыкка килгәндә дә шул ук хәл: кешеләр җир ала алмый, дәүләт булышлыгы сүздә генә, салымнар артык зур, һәм фермерлар җитештергән продукцияләрен кая куярга белми – мәсьәлә дәүләт тарафыннан көйләнмәгән. Аның каруы, илнең авыл хуҗалыгы нигездә биш агроолигарх кулында дияргә була: бертуган Линниклар (Мираторг) – 1 млн, И. Худокормов (Продимекс, Агрокультура) – 865 мең, В. Машков  (Русаг­ро)–  650 мең, А.Ткачев гаиләсе (Н.И.Ткачев ис. агрокомплекс) –  649 мең, Ш.Дюрр (ЭкоНива-АПК) 504 мең  гектар җир били һәм дәүләт аларга зур суммалар белән булышып тора.

Әлегә Медведев тәкъдим иткән ярлылыкның социаль портретын язарга алынучы юк. Моны Хезмәт министрлыгы эшләр дип уйланыла. Тик, В.Костиков язуынча, М.Топилин җитәкләгән бу министрлыкта да юләрләр  юк бугай. Андый картинаны язарга да кирәкми – бездәге ярлылык илнең һәр почмагыннан чекерәеп карап тора. Шуңа күрә россиялеләр зур табигый байлыкларга ия булган илдәге мондый хәлнең сәбәбен таба алмыйча аптырый. Нәрсә, илдә аны йөгәнләү өчен акча юкмы? М.Делягин әйтмешли, ил бюджеты акча күплектән тончыга. Мәсәлән, 2018 елда ул файдаланмыйча калган акча суммасын 3,3 трлн сумга үстергән, быел аны тагын 3,5 трлн сумга үстермәкче. 2019 елның 1 апреленә федераль бюджетның файдаланылмаган акчасы 11 трлн сум булган. Илнең халыкара резервы да валютаның тотрыклылыгын тәэмин итәрлек дәрәҗәдән 2 тапкырга артык. Баксаң, безнең бюджеттагы акча, чыннан да, тончыгырлык икән шул! Ә күпме миллиард сумнар власть структураларындагы түрәләр тарафыннан урлана! Акылга сыймаслык хәл: үзара ярыша-ярыша умыралар! Тентү вакытында Россия ЭЭМ полковнигы Д.Захарченкода 9 млрд сум акча табыла! Коррупциягә каршы көрәшергә тиеш булган “погонлы убыр” ришвәт алып яткан. Мондый акчаны күз алдына китерү дә кыен. Менә нинди бездәге урлау һәм ришвәт масштаблары! Шунысы сәер: казна каракларының һәм ришвәтчеләрнең күбесенә илдән качып китәргә мөмкинлек бирелә, аннан соң  гына “эзләү” башлана. 

Бездә акча хәтта артык күп икән бит. Тик алар шәхси кулларга күчкән компанияләрдә. Мәсәлән, 2018 елда илнең 25 компаниясе үзләренең 300 топ-менеджерларына 54,5 млрд сум премия түләгән!  Ә 470 мең кеше яшәгән Карачай-Чиркәс Республикасының еллык бюджеты –  22 млрд сум.

Аның каруы, Россиядә болай да ярлы булган халык кесәсен гел капшап торалар. Үзмәшгульлекне генә алыйк. Үз халкын хөрмәт иткән башка илдә  кешеләрнең бу шөгыльләрен, тырышлыкларын хупларлар  иде. Ә бездә – салым! Хәзер, зур җиңү яулаган сыман, төрле мәгълүмат чаралары аларның артуы турында шаулаша, янәсе, аларны исәпкә алу эше эффектлы бара. Безнең хөкүмәтнең иң зур ялгышы – халыктан салым җыю, янәсе, бу бюджетны акча белән тәэмин итүнең төп чыганагы. Һич тә алай түгел: мондый юл белән барганда, болай да ярлылык чигендә яшәгән халыкның сатып алу сәләте юкка чыга, ул илдә җитештерелгән товарларны сатып ала алмый. Бу исә турыдан-туры икътисадка суга: җитештерү кими (алучы булмагач, ничек кимемәсен?!), нәтиҗәдә бюджетка керергә тиешле акча да кими. Икътисади торгынлык шулай барлыкка килә. Ә Кытайда салымнар киметелә – анда халыкның беренче чиратта  сатып алучы икәнен яхшы аңлыйлар.

Халык аларның ярлылыгы хөкүмәтнең планлы рәвештә үткәрелә торган сәясәте дип уйлый, дидек. Кешечә булмаган яшәешебезне күзәтә торгач, ирексездән: “Әллә чынлап та шулаймы икән соң бу?!” – дип куясың. Чөнки бездә “яхшы” тормыш дәрәҗәсенең эталоны итеп нигәдер  яшәү минимумы алына, хөкүмәтебезнең ярлылыкны бетерүгә юнәлгән чаралары асылда бары тик шуның тирәсендә генә әйләнә: минималь эш хакы шул “биеклек”кә җитсә,  россияле “бай” булып санала. Балалы гаиләләргә ярдәм итүне күз алдында тоткан күп санлы субсидияләр дә шуңа бәйле рәвештә генә карала – “минималка”ң түбән икән, менә сиңа 50 яисә 100 сум субсидия! Ил халкын мыскыл итү бу! Анда да әле аларның  күбесе баланы 3 яшькә тикле тәрбияләү өчен генә бирелә. Әйтерсең, 3 яшь тулгач, бала үзен-үзе тәэмин итә – аны ашатырга да, киендерергә дә кирәкми. Хәер, бездә 7 яшькә җиткән бала транспортта түләп йөрергә тиеш. Ни өчен?  7 яшь тулгач, ул акча эшли башлыймы?! Безнең тормыш, яшәеш халыкны ярлылык сазлыгына өстерәүче шуның ише аңлаешсыз, ясалма нәрсәләр белән тулы. Бөек сатирик А.Райкин әйтмешли, болар  “рекбус”, “кроксворд”. Хәер, ярлылыкның ни икәнен күз алдына да китерә алмаган түрәләрдән  ни көтәсең?

Ә бездә ярлылык һәр тармакта бит! Нәрсәне генә алма – ярлылык. Әйтик, юлларның сыйфаты буенча без дөнья илләре арасында   114 нче урында торабыз! Дөресен әйткәндә, Россияне юлсыз ил дияргә була. Аңа бүленгән зур акчалар, төзекләндерү дигән булып, ел саен туры мәгънәдә чокыр-чакырга күмелә, күп өлеше урлана.   

Пенсия реформасын алсак та сәерсенергә генә кала: аны “яхшы булсын” дип үзгәртә-үзгәртә аптырап беттеләр инде, тик  рәтле нәрсә килеп чыкмады – алар халыкка яңа авырлыклар гына алып килде. Ә пенсия яшен күтәрүгә багышланганы кешеләрне стресс хәленә җиткерде. Гаҗәп хәл бит: бездә 25 мең сумнан артык пенсия дә алырга  ярамый, шундук пенсионерны транспорт акчасыннан мәхрүм итәләр. Ә эшләүчеләренең пенсиясен индексацияләмиләр. Мондый керәле-чыгалы гамәлләр башка бернинди илдә дә юк. 

Безнең ил җитәкчелеге  халыкны һаман киләчәккә юнәлгән өмет белән яшәтә, һаман ниндидер яңа проектлар тәкъдим ителә. Тик матбугатта илнең үсеш перспективасына кагылышлы шөбһәле хәбәрләр  арта бара. Бу  халыкка “үсеш стратегиясе” дип тәкъдим ителгән 12 милли проектка да кагыла. “Петербург сәясәте” фонды докладында әйтелгәнчә, ул  проектлар “ил тормышында әһәмиятле фактор” булып китә алмаган. Аларда каралган өлкәләрдә – кеше капиталы, уңай мохит һәм икътисади үсеш – сизелерлек үзгәрешләр юк. Комплекслы стратегик тикшеренүләр институты экспертлары фикеренчә, икътисадта да, социаль сферада да ул проектларда тәкъдим ителгән бернинди яхшылык та көтелми. Әгәр дә 2023 елга халыкның кереме 2013 елдагыга тигезләнә алса, бу яхшы нәтиҗә булып саналачак. Ә бит ул проектлар ил хәлен яхшыртачак  дип көне-төне шаулашабыз.

Дөнья илләре арасында оят: халкының яшәү дәрәҗәсе рейтингында Россия  иң арттагы урыннарның берсендә тора! Беренче урында – Финляндия,  чөнки бу ил үз халкы мәнфәгатьләре белән яши. Ә бездә? 2018 елда Дәүләт Думасы 2019 елдан минималь хезмәт хакын (МРОТ) күтәрү турында закон кабул итте, ул,  117 сумга артып, 11280 сумга җитте. Йә, әйтегез, акча диярлеге дә калмаган бу 117 сум өстәмә белән ярлылыкны ничек киметеп булсын?!

Икътисад фәннәре докторы Е.Гонтмахер әйтүенчә, МРОТ реаль, ягъни аңа ай буе яшәрлек булырга тиеш. Ә бездә яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы формаль рәвештә генә билгеләнә. Алар ярлылык дәрәҗәсен түгел, ә фәкыйрьлекне күрсәтә. Тагын хөкүмәт саный, тик тормышта кулланмый торган икенче күрсәткеч бар. Бу – минималь куллану бюджеты. Ул  яшәү минимумыннан ике мәртәбә диярлек артык, чөнки анда  күпкә балансланган азык-төлек кәрҗине, хезмәт өчен түләүләр һ.б. каралган. Чынында МРОТ шул минималь куллану бюджетына тигез, ягъни 11 мең түгел, ә 22 мең сум булырга тиеш.

Нигә хөкүмәт моңа бармый? Ике сәбәп буенча. Беренчесе – сәяси сәбәп. Әгәр ул нигез итеп алынса, илдәге ярлылар саны 2 тапкырга үсәчәк. Ә В.Путин май указында ярлылыкны ике мәртәбә киметү таләбе куйды. Ярлылар саны хәзергечә 13 процент кына булса, моны үтәү җиңелрәк. Ә яңача исәпләгәндә халыкның 25 проценты ярлы булып чыга, димәк, указны үтәү күпкә авырая. Икенче сәбәп – икътисади. Әгәр МРОТ реаль 22 меңгә күтәрелсә, бюджеттагыларның эш хакын да күтәрергә туры киләчәк.

Илдә акча бар. Безнең бюджет профицитлы, Милли муллык фондында да 4 трлн сум акча ята. Алтын валюта резервларыбыз да җитәрлек. Ләкин акчалар, Е.Гонтмахер фикеренчә, социаль мәсьәләләрне чишү өчен түгел, күрәсең, башка нәрсәләр өчен саклана.

Ярлылар иле булуына карамастан, Россия бөеклеккә  дәгъва кыла. Ә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматы күрсәткәнчә, ил  халкының 43 проценты, бөек ил булып саналыр өчен Россия гражданнарның югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итәргә тиеш, дип җавап биргән. Тик  хәзергә, киресенчә, ярлылану ягына барабыз.

Профессор М.Делягин фикеренчә, Россиядәге хәлне үзгәртү өчен илнең социаль-икътисади сәясәтен алыштырырга кирәк. Шунсыз ниндидер үсеш түгел, хәтта илнең яшәве куркыныч астында калачак. Ә бу үзмәшгульләрне исәпкә алып, алардан салым түләтеп кенә хәл итә торган проблема түгел инде...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: