Мәдәни җомга

Әхәт Сафиуллин: Безнең бәхет кайда йөри икән?

Соңгы вакытларда бәйсез матбугат чараларында власть белән халык арасындагы мөнәсәбәтләрнең һич тә дөрес булмавы хакындагы язмалар еш күренә.

Мәсәлән, “АиФ” газетасында заманында Б.Ельцинның матбугат сәркатибе булган күренекле журналист В.Костиковның “Камни глупости”, “Страна, которую мы не узнали”, “Игра в жмурки”, “Возвращение народа”, “Ремонт счастья” дигән язмалары дөнья күрде. Аларда ил халкының  ел саен ярлылык чигенә таба баруы, властьның халыкны аңламавы, ишетмәве турында әйтелә, хәтта “власть, эшләр  киләчәктә дә болай барса, кешеләр урамнарга чыгарга мөмкин”, дип кисәтелә. Бу кисәтү инде Мәскәүдә тормышка да ашты: 27 июль көнне, гәрчә тормыш дәрәҗәләре башка төбәкләрдән күпкә яхшырак булса да, мәскәүлеләр урамга чыкты.  Тик берсеннән-берсе мәгънәсез ток-шоулар, кемнең ничә тапкыр кияүгә чыгуы, кемнең ничә мәртәбә өйләнүе, кемнең никахсыз ничә баласы барлыгы турындагы тапшырулар белән мәшгуль телевидение бу турыда туарылып сөйләмәде. Ә  власть бу акцияне законсыз дип санап, киләчәктә аларны булдырмас өчен, диптер, суд кулы белән ашыгыч рәвештә анда катнашучы берничә кешене төрмәгә ябу турында карар да чыгарды. 

Халыкны  илдә эшсезлекнең үсү мөмкинлеге турындагы сүзләр дә куркыта. Хезмәт министрлыгы күрсәткече буенча, 2019 елның I яртыеллыгында ул 18 процентка арткан. Шунысы да хәтәр: хәтта кешеләр эшләгән акчаларын да ала алмыйча аптыраган предприятиеләр күп. Шушы елның 1 августына алар 42,6 мең эшчегә 2 млрд 700 млн сум акча бурычлы.  

Быел Дәүләт Думасы властьны хөрмәт итмәү һәм фейк (ялган) яңалыклар турында законнар кабул итте. Алар халыкта ризасызлык тудырды. Чөнки соңгы елларда халыкның тормыш кырына болай да төрле яктан һөҗүм ясала: бәяләр, салымнар, штрафлар, ТКХ тарифлары үсә, транспорт  кыйммәтләнә, балаларны бакчага йөртү һәм укыту да елдан-ел күбрәк акча таләп итә – бушлай белем алу, тәрбия һәм дәвалану чикләре даими рәвештә тарая бара. Халык, очын очка ялгап яшәү өчен, кредитлар сазлыгына бата: ел ахырына халыкның банкларга бурычы 16 млрд сумга җитәчәк. Ә Россиядә властьны сүгү мөмкинлеге һәм шуның белән күңелен юату гадәте исә, гәрчә ул бернинди патша манифестында да, совет Конституциясендә язылмаса да, халыкның гасырлардан килә торган аерылгысыз хокукы. Шуңа күрә ул властьның үзен халыктан саклауга юнәлтелгән бу законнарын авыр кабул итте.

Тик нишләсен, ул түзә. Чөнки канына сеңгән гадәт буенча, әле һаман телевидениенең оптимизм белән, безнең ил, Конституциядә язылганча, социаль дәүләт, дигәненә ышануын дәвам итә, тора-бара барысы да яхшы булыр, дәүләт ниндидер чара күрер, бәлки, АКШ санкциясен бетерер, Путин олигарх һәм коррупциячеләрнең кулларына сугар, дип өметләнә. Шул вакытта тормыш та яхшырыр. Тик андыйларның саны ел саен кими бара: бүген сәясәтчеләрнең “киләчәктә тормыш яхшырачак”, дигән вәгъдәләренә халыкның 16 проценты гына ышана, ә 70 проценты исә “берни дә үзгәрмәячәк, үзгәрсә дә тискәрегә генә”, дип саный. Димәк,  рәте-чираты булмаган тормышыбыз ил халкын өметсезлек ташкынына батырган. Иркутск өлкәсен су баскач, телевидениедән андагы ярлылыкны бөтен ачыклыгы белән күреп тордык: фәкыйрь тораклар, ярлы көнкүреш, фәкыйрь социаль һәм мәдәни инфраструктура чәчләр үрә торырлык! Без моны су басу уңаеннан гына күрә алдык, Россия эчендәге башка өлкәләрдә дә шундый ук хәл, тик матбугат бу турыда шауламый гына. 

Депутатларның властьны хөрмәт итмәү һәм ялган яңалыклар өчен җәза бирү турындагы законнары аларның халыктан ни дәрәҗәдә ерак булуын, илдәге чын хәлне  аңламауларын күрсәтә. Дөрес, президент каршындагы Кеше хокуклары советы, бу законнарга каршы чыгып, “аларны тормышка ашыру сүз иреге һәм массакүләм мәгълүмати чаралар кырын тагын да тарайта” дип белдергән иде. Чыннан да, алар властьны халыктан тагын да күбрәк аерачак, чөнки, патрио­тизмны карар белән генә тәрбияләп булмаган кебек, властьны да законнар ярдәмендә генә хөрмәт иттереп булмый.

Ел саен ярлылана барган халык (аның нибары 17 проценты гына акчаны  кысып тотмый) арасында власть  партиясе  “Бердәм Россия” абруен югалта бара, чөнки ул да, түрәләр кебек үк, халыктан  аерылды, аның мәнфәгатьләре белән яшәми, киресенчә, Дәүләт Думасында күпчелек урынны алып торучы партия буларак йә тузга язмаган, эшләми торган, йә халыкка каршы  законнар кабул итә.  Хәзерге көндә  шундый законнар нигезендә ил халкының иреге бик чикләнгән, ул ел саен үз хокукларын югалта бара, Әйтик, транспорт йөртүчеләрнең һәр адымы күзәтү астында, аларга юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар салу яисә тагын да арттыру турындагы инициативалар артканнан-арта тора. Башка партияләр турында да, алар власть партиясенә оппозициядә, дип һич әйтеп булмый – инде күптән дәүләтнең кесә партияләренә әйләнгәннәр.

“Бердәм Россия” партиясенең абруе сизелерлек рәвештә төшә. Моны парламент сайлаулары  ачык күрсәтеп тора.  Аның әгъзалары, журналист В. Костиков язганча, халык белән очрашу вакытларында бу партия әгъзасы икәнлекләрен әйтергә ояла – үзләрен бәйсез депутат итеп күрсәтергә тырыша. Менә сиңа власть партиясе! Димәк, халык файдасына бернинди гамәл дә кылмаганнарын үзләре дә аңлый – тикмәгә генә яшермиләр бит!

Хәер, үзебезнең депутатлар арасында да бар икән андый күренеш, тик башка вариантта гына.Татарстан Дәүләт Советы Рәисе  Ф.Мөхәммәтшин яңа сайланганнарны  депутатлыкка багышлау утырышында гадәттә аларның депутат билгесен тагып йөрергә оялулары турында зарланып алды: “Кайберәүләр аны утырышка килгәч кенә кесәсеннән алып тага да чыгу белән үк салып куя”, – диде. Димәк, безнекеләр дә  халыктан “Бердәм Россия” партиясеннән сайланган депутат икәнлекләрен яшерә... 

Шулай да “БР” абруе төшә баруын рәсми төстә танымас­ка тырыша. Ул әле генә узган сайлауларда 16 губернаторның барысы да җиңеп чыгуы белән мактанып алды. Партиянең генсовет сәркатибе А. Турчак артык эмоция белән:  “Единая Россия” жахнула на этих выборах всех”, – дип белдерде. Ә чынында монда масаерлык нәрсә юк: Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э.Памфилова белдерүенчә, бу сайлауларда  төбәк башкалаларында халыкның 41,2 проценты катнашкан (кайбер төбәкләрдә бу партия өчен халыкның  25-30 проценты гына тавыш биргән).   Мактанырлык санмы?! Киресенчә, ул инде халыкның властька һәм аның партиясенә ышанмавын, тәмам битарафка әйләнүен күрсәтә түгелме? 

Укытучы һәм табибләрнең эш хакларын күтәрү турында күпме сөйләнелә, бу турыда президентның май указында да әйтелгән иде. Тик чынында  берни дә үзгәрми. Дөрес, төбәкләрдә бу мәсьәлә буенча май указы “үтәлә”, тик эш хакларын реаль күтәреп  түгел, ә өстәмә вазифалар үтәү бәрабәренә: очын очка ялгау өчен, укытучылар да, табибләр дә берничә ставкага эшләргә мәҗбүр...

Капиталистик җәмгыятебез дә кешечә булып чыкмады – ил җитәкчелеге Россиянең башка илләрдән аерым үз юлы белән баруы турындагы белдерүләре дөрес икән: безнең ил башкалар бара торган юлдан бармый, алар үсешеннән үрнәк тә алмый. Үзебезнең тормыш дәрәҗәсен халкы кешечә яшәгән Европа илләрендәге  белән янәшә куеп карыйсың да (ә чагыштыру мөмкин дә түгел!), күңелдә күп төрле, ил җитәкчелеге һәм югары түрәләр өчен бик тә уңайсыз сораулар туа.  Безнең “особый путь” дигән юлыбыз халык теленә күчергәндә нәрсәне аңлата икән соң? Социаль илдән социаль булмаган илгә күченүме? Ярлылык сазлыгына бата-чума нинди җәмгыять төзеп маташабыз?   

Хәзер яшәешебезнең кешечә түгеллеге мондый сорауларны бик күпләрдә тудыра.  “АиФ” газетасында бу турыда үз уй-фикерләре белән рус язучысы Юрий Поляков та уртаклашты. Ул  хәзерге вакытта  яшьләребезнең гаделсезлеге чекерәеп торган җәмгыятьтә яшәүләре һәм бу яшәешнең аларда, хәтта закон тыңлаучан өлешендә дә, протест хисләре тудыруын белдерә. Советлардан соң безнең социаль тигезсезлек шундый юлга керде ки, хәзер намуслы, хезмәт сөючән, алга омтылучан яшь кешеләргә куйган максатына ирешү, карьера ясау мөмкинлеге тәмам юкка чыкты. Әгәр дә бу хәл гомуми ярлылык, катгый экономия режимында барса, киләчәк өчен түзәргә дә мөмкин булыр иде. Ләкин... Без югары катлам тиешсез, дөресрәге, җинаятьчел рәвештә бай һәм үзенең бу чиксез байлыгын, мускулатурасы белән мактанган көрәшче сыман, оятсыз рәвештә күрсәтергә тырышкан илдә яшибез. Чиксез байлыкка ия булган хәзерге сыйныф дәүләт акчасы һәм милке хисабына ясалма рәвештә барлыкка китерелде. Кремльнең чираттагы хыялыйлары милек хуҗаларында модернизация һәм демократик тәхетнең таянычын күрде.

Тик пәйда булган ул нуво­риш­лар (яңа руслар) власть өчен – ышанычсыз һәм берни эшли белмәгән партнёрлар, ә халык өчен ачыктан-ачык байгура булып чыкты. Аларга үсешкә дип бирелгән бөтен халыкныкы булган ил байлыгы урланды һәм  чит илләргә китеп барды. Ә кайда соң безнең икътисади үсеш? Капитал чикләрне белми, дип акланулар ишетелә.  Ә бөтен халыкныкы булган милек беләме? Шунда, чит илләргә, беренче мөмкинлек чыгуга  яңа русларның гаиләләре дә китә тора. Чөнки таланган-урланган илдә яшәү җайсыз, хәтта куркыныч та. Безнең югары түрәләр турында да шуны ук әйтергә була. Инде аларның күпмесе чит илләрдә яшәп ята. Санап бетергесез!

Илдән читкә агылган триллионнар хакында күп сөйләнелде. Тик файдасыз: ничек агылган, хәзер дә агыла. Эш аларның анда яхталарга, бейсбол командаларына, сәнгать шедеврлары галереяларына әйләнүләрендә дә түгел, ә яшьләрнең Россиядә кешечә яшәүләре, ә картларның үз гомерләрен лаеклы тәмамлау­лары өчен нәкъ шул акчаларның җитмәвендә. Ту­пас итеп әйткәндә, ил халкы ял күрмичә ике бишьеллык буе төзегән металлургия комбинатының моңарчы билгеле булмаган  хуҗасы Монте-Карлода иң кыйммәтле күчемсез милек сатып алуда. Ә безнең чынында бушлай белем алу һәм халыкка бушлай медицина хезмәте күрсәтү, яшь һөнәриләргә лаеклы хезмәт хакы түләр өчен акча юклык­та, Европада 1,5 процент булган ипотеканың бездә 9-12 процент булуында.

Россиядәге күпчелек белән азчылык арасындагы социаль упкын инде Гранд-Каньонны хәтерләтә. Шуңа күрә түгелме, хәзер һәр почмакта кара киемле сакчылар тора? Ә бит элек буш кобуралы участок милиционеры да җитә иде. Профессор шул ук вуз ректорыннан йөз мәртәбә ким хезмәт хакы алырга тиеш түгел. Бәлки, азчылыклар комсызлыгын йөгәнләргә кирәктер? Әллә карарлар кабул итүчеләр үзләре үк шул комсыз азчылыкның үзәгеме?

Укытучылар, табибләр, китапханәчеләр, музейчылар, төбәктәге актёрларның бик аз эш хакларына эшләп йөрүләре хакында күпме сөйләнәбез, тик бернинди үзгәреш юк. Әгәр власть ил байлыгын гадел бүлеп файдалану турында кайгыртмый икән, җәмгыятьнең  гаделсезлектән аптыраган һәм мәхрүм ителгән өлеше властьны алыштыру турында кайгыртырга мөмкин. Бу очракта акыллы базарга ышанырга кирәкми, ул акыллы власть вакытында гына булырга мөмкин. Трест һәм заводларны җитәкләгән Гражданнар сугышының кичәге геройларының  акылсыз хезмәт хаклары алуларын күргән большевикларның нэп вакытында  “партмаксимум” дигән нәрсә кертергә акыллары җитте. Шуннан тәмам совет власте беткәнче, җитәкчеләрнең эш хаклары квалификацияле эшченең эш хакыннан ике тапкырдан артырга тиеш түгел, дигән принцип яшәп килде. Бәлки, алардан өйрәнеп, бездә дә “капмаксимум” кертергәдер?

Гадел старт шартлары һәм төгәл эшләүче социаль лифтларның булмавы – яшьләрне властька карата тискәре фикергә этәрә торган юл. Хәзер бездә ачыктан-ачык каста җәмгыяте төзелә. Кая гына кермә, анда сиңа кайдадыр өстә утырган һәм аны тук­лыклы структурага ашатырга җибәргән яшь сөрхәнтәй (оболтус) начальник хакында әйтәләр. Инде бу, бездә афәткә әйләнеп, югары катлам “оболтусократия”сенә әверелү белән яный. Үзләре берни дә аңламаган сферага җитәкчелек итәргә куелган шундый идарәчеләрнең саны хафага төшерерлек. Бу аксак­ларны балетка тарту буенча оештырылган бөтенроссия күренешен хәтерләтә. Бүгенге көндә чамадан ашып узган кода-кодагыйлык – хәзерге Россиянең төп билгесе. Гаделсезлектән аптыраган, хәтере калган яшьләр мондый хәлләрне аңлармы? Юк, әлбәттә.   
Ю.Поляков язуынча, ниндидер эчке көчләр яшьләрне власть белән махсус талаштырырга тырыша кебек. Ләкин яшьләр барыбер: “Без революция теләмибез”, – ди, чөнки алар түнтәреш җимешеннән үзләре файдаланмаячагын, җимергеч  тәртипсезлектән соң барысын да яңадан торгызырга кирәклеген яхшы аңлый. Революция дип аталган буза, илдәге хәлне тагын да начарлатачак. Шул ук вакытта үз чиратында власть та яшьләрдә  дә, картларда да җимергеч кәефләр өчен сәбәп­ләр тудырмаска тиеш.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: