Мәдәни җомга

Әхәт Сафиуллин: Бөекме син, Россия?

Июль аенда вице-премьер Т.Голикова ил халкының 4 айда 149 мең кешегә кимүен белдерде.

“Бу бездә балалар тууының азаюы һәм үлем-китемнең без теләгәнчә темп белән кимемәве турында сөйли”, – диде ул. Илдә халыкның шундый күләмдә азаюы (Находка һәм Пятигорск шәһәрләрендә шулхәтле халык яши) – борчулы факт, әлбәттә. Димәк, елына шундый өч шәһәр халкын югалта барабыз. Ә  пенсия яшен күтәргән чакта безне илдәге уртача гомер озынлыгының һәм халыкның арта баруына ышандырырга тырышканнар иде. 

Сәбәпсез берни дә булмый. Халык  кимүнең  иң төп сәбәбе – тормыш дәрәҗәсенең бик түбән булуында. Ә калган сәбәпләр – бала табу яшенең арта баруы, яшьләрнең тормыш корырга ашыкмаулары һ.б.  шуңа бәйле. Бу төшенчә яшәешебезнең күп тармагын эченә ала. Аларны берәм-берәм барлый  башласаң, бездә аның  бөтенләй кешечә булмавын күрәбез.

Гәрчә бу турыда күп язылса да, сүзне эш хакыннан башлыйк. Президент  Федераль Җыенга юлламасында әйткәнчә, Россиядә 2000 елда 42 млн 300 мең кешенең эш хакы яшәү минимумыннан ким булып, 2017 елга ул 20 млнга тикле кимегән һәм 2024 елга, Путинның президентлык срогы азагына 10 млн кешегә калырга тиеш. Бу – рәсми рәвештә! Хәзер исә хәерчеләр дип аталырга тиешле ярлыларның саны – 19-22, ә экспертлар әйтүенчә, 39 млн кеше. Монысы чынга охшаш, чөнки  42,3 процент ил халкының эш хакы, хәтта рәсми статистика буенча да, бары тик ашарга һәм кием-салым алырга гына җитә. Ә җан асрарлык кына хезмәт хакы алучыларның 65 проценты - балалы гаиләләр! Ә көненә 50-100 сум гына түләү алып эшләүчеләр (власть  инде аларны ярлылар санына кертми) азмы?! Шундый тормышта көн күрүче гаиләләр бала тудыру турында уйлый аламы?  Күренекле актёр Н.Губенко әйтмешли, “бу акчага исән калыр­га мөмкинме соң?!”

Журналист В.Костиков “АиФ”та язганча, ике-өч ел элек икътисадчылар һәм халыкның шактый өлеше арасында ил икътисадының үсеше турында уңай фикерләр, ә социологларның, илебез дөрес юлдан барамы, дигән соравына “әйе” дигән җавап өстенлек алса, соңгы вакытта халыкның кәефе үзгәрә, Кырым кушылган чакта россиялеләрне юатып килгән  илнең бөеклеге, хәрби егәрлеге, дөнья сәясәтендә тоткан урыны турындагы сөйләүләр  сүрелә бара,  телевидениедән  әле хәзер дә дәвам иткән уңышларыбыз турында күтәренке рухлы репортажлар, чамадан артык официоз оптимизм күпләрнең ачуын китерә. Моны власть та сизә: соңгы “Туры элемтә” нең эчке проблемаларга багышлануы шуны күрсәтә.

Халыкның кәефенә керемнәрнең кимүе, бәяләрнең, ТКХ хезмәтләренә түләүнең ел саен арта баруы һәм пенсия реформасы нык тәэсир итте. Әлбәттә, Россиягә көчле армия һәм дөньяда  лаеклы урын тоту кирәклеген беркем дә кире какмый. Ләкин танк моторларының даими гөрелтесе, ракеталар җибәрү, хәрби маневрлар   инде кешеләрдә ачу тудыра.

Бүгенге көндә ил халкының хөкүмәткә булган иң беренче таләбе – илне төзекләндерү һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү. Бу социологларның: “Безнең ил нәрсәгә омтылырга тиеш?” дигән соравына җавапларда ачык күренә: 1) халыкның мул /иркен/ тормышы (43%); 2) икътисадны үстерү (33%); 3) фән һәм технологияләрне үстерү (22%). “Дөнья­күләм йогынты ясау үзәгенә әйләнергә”  омтылуны  нибары  7 % кына хуплаган.

Әлбәттә, башка сораштырулар, бүтән саннар да бар. Тик хәзер халык илнең хәле турында оптимист министрлар һәм Росстат рапортлары буенча түгел, ә өстәлендә һәм тәлинкәсендә ни булуыннан чыгып фикер йөртә. “Яшәү торган саен яхшырак һәм күңеллерәк була бара”, дигән сүзләргә инде күптән ышанучы юк. Соңгы ярты елда, җәмәгатьчелек фикере фонды (ҖФФ) күрсәткече буенча, ашау мәсьәләсендә экономия ясаучылар саны 40 процентка арткан икән, моңа ничек ышанмак кирәк?      

Халык арасында йөргәндә инде аның бөеклек чиреннән туюы һәм, гади генә әйткәндә, кешечә генә  – тынычлыкта, якын һәм ерак күршеләр белән килешеп яшәргә теләве  турында еш ишетергә туры килә. Газета укучыларының хат һәм комментарийларында болар, журналист В.Костиков әйтүенчә, гап-гади, турыдан-туры: “Ни шайтаныма кирәк безгә бу Венесуэла?” яисә: “Нигә без бу Сүрия һәм Бәшәр Асадка ябышып ятабыз? Ул безгә кодамы, туганмы?” һәм: “Нигә без әллә кемнәргә бурычка миллионлаган доллар биреп торабыз да аннары кичерәбез?” кебек  формаларда әйтелә. Бу сорауларга власть биргән җавап­ларга (янәсе, болар геосәяси мөнәсәбәтләр таләбе) халык риза түгел. Әгәр дә илдә пенсияләр, эш хаклары, гомер озынлыгы арта барса, байлар салымны керемнәреннән чыгып түләсә, халык боларны аңлар да иде.

Әлбәттә, илнең югары бюрократиясеннән мондый зар-интизарлар ишетелми. Түрәләр элитасы үзенең матди статусы, үзенә-үзе билгеләгән эш хаклары, дивидендлары, премияләре белән исерек халәттә. Алар чит илләргә чыкканда президент номерларында яшәү, эскорт белән Мәскәү урамнарыннан  үтү, чит илләрдә милек сатып алу яклы. Шундый тормыш аларны берләштерә һәм тирбәтеп йокыга талдыра, халык­тан ераклаштыра бара.

Хәер, соңгы вакытта хәтта бердәм булып күренгән элитар рәтләрдә дә еш кына сукрану тавышлары ишетелә. Алар торган саен ачыктан-ачык, кайчак хәтта кискен тонда. Соңгы вакытта моңа сәбәпне сан һәм фактлар белән эш итүче Хисап палатасы бирә башлады. 

Икътисади даирәдә милли проектлар да җитди тәнкыйть объектына әйләнде.  Аларның эффект­лылыгы хәтта Кремльгә лояль  Дәүләт Думасында да шикләр тудыра. Нигезле дә: проектлар тормышка ашырыла башлаган 7 ел дәверендә аларның яртысы диярлек 20 проценттан кимгә генә үтәлгән. Ә кайберләре белән эшләр бик хөрти. “Цифрлы икътисад” дигәне 1 % тан да кимгә, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлекне яклау” проекты – 4, “Сыйфатлы автоюллар” 2,9 %ка гына үтәлгән. Ә  алар  (инде ничә еллар буе!) халыкка барлык  мәгълүмат чараларыннан, алар  киләчәктә илнең икътисади үсешен тәэмин итәчәк, тормышыбызны яхшыртуга китерәчәк, дип шау-гөр килеп тәкъдим ителә! Илнең икътисади тормышын активлашуга китерергә тиеш дип уйланылган “Кече бизнесны стимуллаштыру” дигән  милли проект бу бизнестагы банкротлык санының ачылган предприятие­ләрнекеннән ике тапкыр артуына китерде. Халык санын, гомер озынлыгын арттыру, халыкның керемнәрен үстерүгә багышланган башка проектларның үтәлеше турындагы рапортлар да юаныр­лык түгел.  Димәк, аларның да коры вәгъдәләр, тормышка ашмас фарслар гына булып калуы мөмкин. Без андый буш  “киләчәктә...”ләрне күп күрдек инде.

Соңгы киңәшмәләрнең берсендә премьер Д.Медведев ил икътисадының һаман да артталыкның “төбен капшый” алмау сәбәп­ләрен  базарларның эзлекле булмавы, глобаль икътисади үсешнең әкренәюе, инвесторларның кыюсызлыгы, куллануның түбәнлеге, сәүдә сугышлары һәм санкцияләр белән аңлатты. Ә Кремль һәм Ак йорт тышында исә торган саен  илдәге коррупциянең колачы хакында сөйлиләр. В.Костиков язуынча, мөгаен, Ленин моның башка – сәяси сәбәпләрен: партия һәм профсоюзларның, Дәүләт Думасының килешүчәнлеге, сәяси ихтыяр көченең булмавын да өстәр һәм, нәтиҗә ясап, үзенең: “Өстәгеләр булдыра алмый” дигән канатлы фразасын әйтер иде. Кайбер сәясәтчеләр бүген аның бу фразасын: “Сәяси система эшләми” дигән формада белдерә. 

Ил элитасы бөеклек чире белән авырый. Бу Грузия журналис­тының  Путин адресына начар сүзләр әйтүеннән соң киң колач алды.  Дума депутатлары, телевидениенең кайнар башлылары һәм шундый ук журналистлар ура-патриотизм сөреме астында эмоция күмерен ачык утка тикле өреп яндырырга әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Ярый әле шунда Путин катнашып, Думаның Грузиягә икътисади санкцияләр кертергә кирәк дигән “патриотик” тәкъдимен кире какты. Ул катнашмаса, безнең кызуканлылык бик тә начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин иде. Югыйсә Тбилисинең бу провокацияне юри оештыруы ачык  иде. 

Бу хәлдән соң  Россиянең хәзерге торышын аңлау өчен бик  мөһим булган икенче сорау туа. Ул – илнең үз-үзен сиземләве, дөнья илләре арасындагы урыны  хакында. Башка илләрнең, әйтик, Франция ТЭМ һәм Милли җыены, Англия  парламенты яисә Германия бундестагы   билгесез  Грузия журналистының бу оятсыз шаукымына ничек карар иде? Йодрык белән сугышырга ташланырлар идеме? Юк, игътибар да итмәсләр һәм бу инцидент турында икенче көнне үк онытырлар иде. Мондый реакция бу илләрнең көчсезлеген түгел, ә үз илләренең дөньяда  тоткан урыннарын аңлауларын күрсәтер иде. Ә без... 2014 елда Б.Обама, Кырымны кушу уңаеннан Россияне “төбәк державасы” дип атагач та Мәскәү бик үпкәләгән иде. Ә Россия пропагандасы шундук дөньяга безнең бөек держава булуыбызны аңлатырга кереште. Аргументлары: атом төшле коралга, көчле армиягә ия булуыбыз, территориябезнең зурлыгы һәм исәпсез-хисапсыз табигый байлыкларыбыз.

Соңгы вакытларда, икътисади авырлыклар, халыкның тормыш дәрәҗәсе түбән төшү, социаль һәм демографик проблемаларның кискенләшү фонында, бөек­лек билгеләмәсе түбән төшә башлады. 

Ике-өч ел элек  ил үсешенең артта калуы яисә дөнья илләре арасында перифериягә тәгәрәү мөмкинлеге хакында “Россиягә яла ягучылар” гына батырчылык итсә, бүген бу турыда Кремльгә якын элита да ачык­тан-ачык әйтә. Барыннан да элек икътисади элита. “Россия дөнья ТЭПында үзенең  ике проценты белән (АКШныкы – 24%, Кытайныкы – 16%) купшы шәһәр туенда шау-шулы, тик бай булмаган туган ролендә кала”. Журналист  В.Костиков китергән бу сүзләр оппозициянеке түгел, ә Кремль тарафыннан хөрмәткә ия басмадан.

Алай гына да түгел, экспертлар Россиянең үсә барган “держава ялгызлыгы” турында да яза. Алар монда хәтта Россия­нең аркадашы  дип йөртелгән Казахстан белән Белоруссиянең торган саен безнең тышкы сәясәт позициясеннән читләшә баруларын күздә тота. Халык­ара аренада файдалы позиция булдыру өчен, Россиягә акча да, “йомшак көч” тә җитми башлады. Тирән үпкәләүчәнлек тә, тышкы сәяси реакцияләрнең тәңгәлсезлеге дә  шуннан килә. Периферия пространствосында  һәм “держава ялгызлыгы”нда  калмас өчен нишләргә кирәк соң, дигән сорау туа. Җавабы икътисад өлкәсендә ята. Алай гына да түгел. Хәзер еш кына, илнең икътисади үсешен тәэмин итү өчен тышкы сәяси амбицияләрне тарайтырга һәм игътибарны эчке эшләргә туп­ларга кирәк, дигән тәкъдимнәр ишетелә. Ә бу исә чиста сәясәт инде.

Ә коры бөеклек чире белән  ерак барып булмый. Халкының тормыш дәрәҗәсе торган саен түбән тәгәри, икътисади хәле еллар буе торгынлык чоңгылында бәргәләнгән, ике төрле стандартлар белән яшәгән, ил байлыгын дөрес куллана белмәгән, үз гражданнарын һәм төбәкләрен талап көн күргән, үзендә руслардан тыш башка милләтләр дә яшәвен күрергә теләмәгән, Конституциясен таптый-таптый аларны руслаштыру сәясәте алып барган, коррупция, гомуми җавапсызлык тирән тамырлар җибәргән, хәтта якын тарихтан да  бернинди сабак алырга теләмәгән ил берничек тә бөек була да, аңа дәгъва кыла да алмый! 

Н.Губенко “АиФ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә: “Безнеке кебек шундый бай илгә үрнәк итеп Гарәп Әмирлеген күрсәтү оят, – дигән. – Анда ай саен  гомере ахырына тикле һәр кешесенә 4 мең доллар түләнә. Төрек лидеры Эрдоган шундый закон чыгарган: 65 яшькә җиткән һәркем дәүләт хисабына аерым йорт белән тәэмин ителә һәм ай саен 300 доллар акча алып тора. Ә бу илләр безнекеннән баерак түгел бит!”

Ә бездә, ул әйтмешли, аерым ике ил яши кебек. Берсе – телевидениедән күрсәтелә торганы. Бөтенләй икенче ил, дияргә була. Анда ул тудырган россиялеләрнең портреты – аңсызлар, наркоманнар, фатир, акча һәм башка милек  өчен якыннарын үтерүчеләр портреты. “Әгәр бүген без телевидениедән карый торган тапшырулар “власть линиясе” икән, мин дәүләтнең киләчәгеннән көнләшмим”, минемчә, бу – күпчелек халык фикере дә. Шундый илдә исән калып яшәп ятуы зур батырлыкка тиң бугай...     Ә  “Бөекме син, Россия?” дигән сорауга килгәндә, җавабы – һәркемнең үзендә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: