Мәдәни җомга

Индус Таһиров: Телне саклау газабы

Мәгълүм ки, телсез яшәү ул – гүр газабы, тел һәммә татарның канына, тәненең һәрбер күзәнәгенә тарихи хәтере белән бергә сеңгән.

Ул хәрәкәткә килсен өчен ул хәтерне уяту таләп ителә.

Совет чорында, атеизм тантана иткән елларда, телебезгә шактый зур зыян тигән иде. Шуңа карамастан,  аксый-туксый булса да, ул бүгенгә кадәр килеп җитте. Ә иртәгә аны нинди язмыш көтә? Борчылырлык җирлек юк түгел. Чөнки дошмани көчләр телебезгә каршы гамәлләрен арттыра тора. Милләтебездән аларга тиешле җавап таләп ителә. 

Күптән түгел Лилия Локманова 13 министрыбызның татар телен белү-белмәү рейтингын ачыклады. (Шәһри Казан, 30 сентябрь, 2020. № 105)  Аларның тик икесе генә  камил рәвештә татар телен белә булып чыккан. Алары да кичәге министрлар. Берсе – элеккеге авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов булса, икенчесе – элеккеге фән һәм мәгәриф министры Энгель Фәттахов. Бүгенге министрларның берсе генә әүвәл – шәһәр мәгарифен җитәкләгән, бу өлкәне тамырыннан белә торган Илсур Һадиуллин. Исемлектәге Милли шура рәисе, вице-премьер Васил Шәйхразиев телебезне яхшы белүчеләрнең берсе рәвешендә күрсәтелгән. Анда шундый ук татар телендә яхшы сөйләшүче финанс министры Радик Гайзатуллин да бар. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук телне белүчеләр исемлегендә. Мәдәният министры Ирада Әюпова кыенлык  белән булса да үзләштерә килә. Ә менә спорт һәм яшьләр министры Дамир Фәттахов тик русча гына сөйләшә.  

Министрларның күбесенә контраст буларак, җитәкчеләребез Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин телебезне камил рәвештә белә, халкыбыз белән матур итеп үз телебездә аңлаша. 

Лилия мәкаләсен “Теләк һәм таләп кирәк” дип атаган. Күренгәнчә, министр һәм депутатлар арасында шактый өметлеләре дә бар. Алар җитәрлек таләп куелган очракта телебезгә игътибарларын арттыра алыр иде. Тик, ни кызганыч, андый таләп, күрәсең, җитәрлек дәрәҗәдә куелмый. Шунлыктан аларның телебезне шактый яхшы белгәннәре дә чыгышларын күбрәк русча  сөйли. Ә күпчелеге, камчылап торсаң да, кирәкле юлдан барырлык түгел. Хәтта русчаларын да көч-хәл белән генә сукалыйлар. Алардан, халык әйтмешли, он суы да юк, тоз суы да юк. 

Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның янә сайлану алдындагы саллы мәкаләсендә телебез халәтенә ныклы басым ясалган. Әгәр ул билгеләгәнчә, киләсе ел туган телләр елы булып, татар теленә махсус игътибар бирелсә, аның мөмкинлекләре шактый артыр иде. 

Үткән егерменче гасырның 90 нчы елларында ук, илне үзгәртеп кору дулкыны кубу белән һәммә җирдә, хәтта ерак чит илләрдә дә, шул исәптән Нью-Йорк, Вашингтон, Сан-Франциско, Монреаль, Австралиянең Аделаидасында һәм берничә Төркия шәһәрләрендә Сабантуйлар үткәрелә башлады. Җир шарының төрле почмакларында татар җыры яңгырый торган, йөзләгән үзешчән сәнгать коллективлары халыкның милли хисләрен уяту заманы җиткән иде.

Шул елларда күп шәһәрләрдә якшәмбе мәктәпләре эшкә кереште, туган телгә тартылыш артты. Халкыбызга милли рух һәм горурлык хисләре кайтты. Ул үзендә искиткеч, башкаларны таң калдырырдай яшәү көче таба алды. Туксанынчы елларда  татар мәктәпләре аякка баса башлады. Казанда гына түгел, Оренбургта, Самарада, Саратовта, Ижауда, Уфада, хәтта Мәскәүдә дә татар мәктәпләре барлыкка килде, өр-яңадан татар теле гамәлгә керде. Иваново шәһәрендә, яшьләр оешмасы “Нур” мәчете каршында  якшәмбе мәктәбе уңышлы гына эшләп китте. Мәчетнең гамәлләре хәзер дә бертуктаусыз камилләшә тора.  Аның җитәкчесе Фәрит Ляпин моңа махсус игътибар бирә. Саратовның уртасында барлыкка килгән татар гимназиясе, Ижаудагы татар мәктәбе телебезне өйрәтүне фәнни нигезгә куя алды.  

Халкыбыз телебезгә карата явызлыклар кылу арта башлагач, аның Татарстандагылары гына түгел, аннан читтә, хәтта ерак илләрдә яшәгәннәре дә дәррәү рәвештә аны яклау һәм гамәлләштерү эшен җәелдереп җибәрде. Төрле рәвештәге түгәрәк өстәлләр, олимпиадалар, телебезне өйрәнү курслары ачылды. Алар буыннан буынга күчеп, кайтаваздай яңгырап тора. Буыннар алмашына тора, киткәннәре урынына яңалары килә. Милли тормыш яши.

Хәзерге буын үткән гасырның 90 нчы елларында барлыкка килгән милли мәгариф эшләрен заманча дәвам итә. Мәскәүдәге татарлар штабы телебезне саклау максатыннан түгәрәк өстәлләр оештыра. Андагы татар яшьләренең “Speaking club” оешмасы татарча сөйләм курслары алып бара. Ижаудагы яшьләр оешмасы чәй өстәле артындагы клуб рәвешендә татарча сөйләшү курслары үткәрүне гадәткә керткән. Ульянда “Нур” мәчетендә, Төмәндә һәм Тубылда якшәмбе мәктәпләре, телебезне өйрәтү курслары бертуктаусыз эшли.   Татарча диктант язу быел  бишенче тапкыр үткәрелде. Анда 60 төбәк һәм 30 ил катнашкан. “Ак калфак” җитәкчесе, Роза Туфитуллованың дәвамчысы Кадрия Идрисова аны “милләтебезне туплый торган чара” дип бәяләде. 

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның телебезне яклау, аны чын мәгънәсендә гамәлләштерү өлкәсендә башкара торган эшләренә бәя бирмәсәк, бу бик зур гаделсезлек булыр иде. Мәчетләребез тырышлыгы белән зур эшләр башкарыла. Моннан 3 ел элек “Без татарлар” дигән проект кысасында мәчетләребездә телебезне өйрәтү курслары эшли башлады. Әгәр ул моңа кадәр 66 мәчетебездә үткәрелеп килсә, быелдан башлап аларның саны 100 дән дә артачак. Күбесе Казанның 44-45 мәчетендә оештырылачак. Дәреслекләр әзерләүгә махсус игътибар бирелә. Шушы көннәрдә “Хозур” нәшрияты 2500 данә тираж белән камилләштерелгән уку әсбабын нәшер иткән. Курсларда укыту эшләрен тәҗрибәле укытучылар алып бара. Казанда ир һәм кыз балалар өчен ике мәдрәсә эшли башлавы күздә тотыла.

Мөфтиятебезнең һәм башка төбәкләрдәге дин әһелләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә мәчетләребез тирәсендә акрынлап милли мәгәриф системасы туып килә. Бүгенге көнне Татарстандагы 1500 мәчетенең 700 ендә курс­лар эшли. Анда ислам нигезләре белән беррәттән  башка дәресләр дә һәм шул исәптән татар  теле һәм татар тарихы да бар. Казандагы “Әниләр”, “Ярдәм”, “Кабан арты”, “Тынычлык”, “Гаилә” мәчетләрендә эшли торган курслар да дәвам итәчәк. Тел дәресләре атнага ике тапкыр узачак. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән. Алар алты ай дәвам итәчәк. Шунысы да әһәмиятле, татар телен өйрәнү әлифбага гына кайтып калмаячак. Әдәби рухи мираска да зур урын биреләчәк.


Боларны үткәндәге яшәешебезнең кайтавазына җавап рәвешендә кабул итәргә кирәктер. Революция­гә кадәр татарларга Россиянең иң укымышлы халкына әверелүенә мәчетләребезнең эшчәнлеге сәбәп булган. Рәсми органнар, шушы эш өчен җаваплы чиновниклар моңа үз бәяләрен бирә килгән. Менә берничәсе.

«Если магометане так долго отстраняли от себя влияние окружающего русского населения, то именно благодаря своему школьному устройству. Удивительная в самом деле вещь – эта магометанская школьная организация. При населении менее чем из двух миллионов магометан, существует 3000 общинных школ, основанных по инициативе самих общин. Без всякой внешней связи, они стремятся к одной цели – к соблюдению строгого правоверия. Помимо этих низших школ существует еще около 250 школ для приготовления мулл /медресе/, из которых иные посещаются многими сотнями студентов. В них магометанская ученость процветает во всей своей первобытной чистоте».  

Революциягә кадәрге, татарны әллә ни яратмаган, ләкин гаделлек белән санлаша торган профессор Знаменскийның 1912 елда язган түбәндәге сүзләренә шулай ук тәрҗемә кирәк түгелдер: “Не муд­рено, что, благодаря своим многочисленным школам и печати, татарское население в настоящее время почти сплошь все грамотное и с презрением смотрит на русских крестьян, страдающих безграмотностью, да кстати, уже и на всю русскую образованность вообще. Между татарами существует крепкое убеждение, что магометанским книгам нет конца, а русским книгам есть конец, и что когда русские дочитаются до этого конца, то обратятся уже к магометанским книгам и сами сделаются магометанами. По своей привычке  к книге, татарин довольно легко выучивается и русской грамоте, как это замечено в полках: солдаты из татар скорее делаются грамотными, чем pycские”. 

Бүгенге татарлар да ике, ә кайвакыт өч телле булулары аркасында белемне күпләргә караганда яхшырак үзләштерә. Гомумән, күп теллелек  адәм баласына уңайлырак мөмкинлекләр бирә. Минтимер Шәймиевнең өч телле (анда 10 меңнән артык бала укыя­чак) полилингваль мәктәп ачып җибәрүе һәм республикабызны тулаем рәвештә каплап алырга тиешле “Адымнар” проекты моңа бәхәссез дәлил булып тора.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: