Мәдәни җомга

Илнар Гарифуллин: “Күпхалыклы” Россия – федерация түгел

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертергә җыеналар.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин сүзләреннән без “кайнар башларның” Төп Законның преамбуласын үзгәртергә – андагы “Россия Федерациясе” термины урынына “Россия” дип кенә язарга ниятләвен белдек. Бу безнең илне күпмилләтле федератив республикадан рус милли дәүләтенә әйләндерә. Әлеге ниятне тагын да ныгытып, рус булмаган милләтләргә каныгуы белән яманаты чыккан В.Тишков гамәлдәге Конституциянең икенче маддәсенә дә төзәтмә кертергә – андагы “күпмилләтле халык” төшенчәсен “күпхалыклы россиян милләте”нә алыштырырга тәкъдим итте. Бу идеяне шундук Дәүләт Думасы депутаты, мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов күтәреп алды.

КПРФ исә, бөтенләй чамадан ашып, Конституциягә русларның “дәүләт төзүче халык” буларак үзгә статусы турында пункт кертергә тәкъдим итте. Илдәге карагруһчыл сәяси даирәләрнең Россия империясен торгызу турында хыялланучы күпчелегенә шул җитә калды.

Югарыда аталган өч инициатива да, асылда, илебезнең хәзерге федератив  төзелешен җимерә. Мондый синхронлык тагын бер тапкыр шуны раслый: әлеге тәкъдимнәр бер дә очраклы түгел, алар инде мәгълүмати киңлектә алдан ук сынап каралган иде. “Күпхалыклы россиян милләте” темасы буенча В.Тишков актив эшләсә, Конституциядә русларны аерып күрсәтү темасы буенча ЛДПР инде егерме еллап пропаганда алып барды. Иң гаҗәбе шул ки, ахыр чиктә бу идеяне алар түгел, бәлки аларның идеологик оппоненты саналган КПРФ күтәреп чыкты. 

Безгә нәрсә тәкъдим итәләр  һәм бу нәрсәгә китерәчәк соң?

Бу юлы В.Тишков, үз тәкъдимен керткәннән соң, әллә нәрсәләр уйлап табып акланып тормады, шундук болай дип белдерде: “Бер күпмилләтлелектә һәм халыклар дуслыгында гына ерак китеп булмый: бүген дус, иртәгә исә дуслыктан җилләр искән булуы да мөмкин”, – диде. Ягъни, ул бездәге милли сәясәттә якын киләчәктә зур үзгәрешләр көтелүенә турыдан-туры ишарәләде, элегрәк исә киресен раслый иде. “Күпхалык­лы россиян милләте” терминын кертүдән үзеннән-үзе аңлашыла: мондый төзәтмәләр кабул ителгән очракта милли республикаларны бетерү өчен кирәкле закон чыгару базасы инде әзер булачак.

“Күпмилләтле” сүзе Россия Федерациясендә күп милләтләр яшәвен аңлата. Ә политология термины буенча, “милләт” төшенчәсе “дәүләт”кә тәңгәл (“милләт-дәүләт” термины да шуннан килеп чыга). Халыклар исә – нибары ниндидер этнослар гына, алар бихисап булырга мөмкин. Һәм “милләтләр” төшенчәсен “халыклар”га алыштыру Россия халыкларының үз субъектлылыгыннан автомат рәвештә мәхрүм ителүен аңлата. Илдәге һәр зур этномилләтнең үз милли респуб­ликасы бар бит. Төзәтмә кабул ителгәндә  исә  республика төзүче этномилләтләр ниндидер бер этнографик төркем дәрәҗәсенә төшерелә. Ә милләтләр юк, ниндидер этнографик төркемнәр генә бар икән, субъектлылыкка хокук та юк булып чыга. 

Субъектлылыкны югалту ул безнең үз яшәү территориясе һәм фольклорыннан башка бернәрсәсе дә булмаган ниндидер һиндиләр яки аборигеннар дәрәҗәсенә төшерелүебезне аңлата. Милли республикалар исә нәкъ менә халыкның сәяси субъектлылыгын, аның үзбилгеләнүгә хокукын һәм әлеге хокукларның үзәк тарафыннан яклануына гарантия бирелүне саклау өчен төзелгән дә иде. Инде хәзер кем дә булса, барысы да яхшы, бернинди куркыныч та янамый, дип ышандырырга тырышса да, уяу булу зарур. Соңгы 20 елда федерализмнан китү менә шундый вак адымнардан башланып, хәзерге фундаменталь үзгәрешләргә китереп җиткерде дә инде...  

Дәүләт Думасына Башкортстан Республикасыннан сайланган депутат Александр Ющенконың “Эхо Москвы” радиосы эфирындагы чыгышын тыңласаң, мондый үзгәрешләрне тәкъдим итүчеләрнең бернинди чынга охшаган аңлатмалары булмавы ачык күренә. Алай гына да түгел, ул нигәдер Башкортстанда мондый реформаларны халык хуплый, дип ышандырмакчы. Сорау туа: элег­рәк алар үз тавышларын биргән һәм асылында интернационализм принцибы яклы булган компартиянең хәзер федератив дәүләт конституциясендә халыкларны төрле “сортларга” бүләргә тәкъдим итүеннән соң  татар, башкорт, чуаш, мари һәм рус булмаган башка халык вәкилләре үзләрен ничек тоя икән? “Төп халык”ка һәм калган башкаларга бүлүгәме? Димәк, моңа ярашлы рәвештә әлеге халыкның хокук һәм мөмкинлекләре дә (теле һәм башка атрибутлары турында инде әйтеп торасы да юк)  “үзгә” булачак бит.  

Шунысы кызык, рус халкына үзгә статус бирү зарурлыгын алар рус төбәкләренең “үлеп баруы” һәм, янәсе, русларны сакламаганда илгә таркалу куркынычы янау белән аңлатмакчы була. Бик гади сорау бирәсе килә: Конституциядә рус халкының үзгә статусын теркәү һәм әлеге этномилләтнең демографик потенциалы арасында нинди бәйләнеш бар соң? Нәрсә, Төп Законга төзәтмәләр керткәннең икенче көнендә үк рус этномилләте вәкилләренең тууы яки гомер озынлыгы автомат рәвештә артачакмыни? Юк, әлбәттә. 

Тагын бер идея: конституцияне үзгәртү  буенча эшче төркем әгъзаларыннан берсе, паралимпияче спортчы Сергей Бурлаков аның текстында Россиянең төп дине – православлык, төп теле – рус теле булу хакындагы пунктларны теркәргә тәкъдим итте. Барлык бу тәкъдимнәрнең үзара бәйләнешенә һәм берсеннән икенчесенең автомат рәвештә килеп чыгуына тагын бер дәлил бу. Аннары “Царьград” православ телеканалы сайтында инде Саратов митрополиты шундый ук идеяләр белән чыгыш ясады: “Россия Федерациясе Конституциясе преамбуласында “рус халкы” төшенчәсе пәйда булырга тиеш. Шулай ук православ дине, рус теле һәм рус мәдәниятенең үзгә – дәүләт төзегеч роле турында искәртү зарур”, – диде ул. Иң беренче булып исә шул ук идеяләрне үзенең монархистик карашлары белән танылган һәм алдарак аталган телеканалның хуҗасы булган православ олигарх Константин Малофеев игълан иткән иде. Шул ук сайтта бастырылган язмадан Малофеевның әлеге тәкъдимнәрен Рус православ чиркәвенең күп иерархлары  хуплавы аңлашыла.   

Шул рәвешле, чынлыкта без КПРФ партиясе җитәкчелеге, православ чиркәве һәм карагруһчыл монархистларның тыгыз идеологик берлеге пәйда булуын күрәбез. Кызыклы комбинация килеп чыга. Бу гап-гади шовинизм түгелмени? Алар безгә нинди дәүләт төзергә тәкъдим итә соң? 

Илдар Гыйльметдиновның РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе вазифасыннан алынуын да әлеге курс мантыйгында аңлатып була. Монда эш Россия халыкларының тел реформасына каршы протестын хупламаган өчен гадел тәнкыйтьләнгән депутат шәхесенең үзендә генә түгел... Гыйльметдиновның эшеннән алынуы – иң әүвәл сигнал ул: димәк, бүгеннән РФ халыкларының бернинди  (хәтта формаль яки, дөресрәк әйткәндә, статуслы) йогынты чарасы да калырга тиеш түгел. 

Аның урынына туган телләрне ирекле өйрәнү турында яманаты чыккан закон авторларыннан берсе Олег Николаевның куелуы исә аеруча бер цинизм булып тора. Берничә көннән аны Чуашстан җитәкчесе итеп билгеләү биредә әллә ни мөһим роль уйнамый. Биредә иң мөһиме – “өстән” формаль булмаган сигнал. Ул исә хәзерге Россиядә ифрат та әһәмиятле мәгъ­нәгә ия... 

Югарыда күрсәтелгән төзәтмәләр – “Бер ил, бер дин, бер халык” шигаре тегермәненә су кою. Бу Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы бәйрәм ителәчәк елда!

Әмма менә нәрсә берникадәр оптимизм уята: әгәр инде Система шундый тектоник үзгәрешләр башлаган икән, тотрыксызлык һәм сәяси аумакай  вәзгыять эпохасында мондый ашыгып җыелган конструкцияләрнең төзүчеләре фаразлаганча барып чыкмау ихтималы да бик зур. Федератив төзелешне демонтажлау эшендәге мондый үзгәрешләрне, яки “Бер ил, бер дин, бер халык” принцибын  теркәүне социаль-икътисади күрсәткечләр югары булган мәлдә генә үткәреп карарга була. Хәзер исә, ил социаль-икътисади кризисның катгый шартларында бәргәләнгән һәм элиталы төркемнәр калган финанс ресурсларын үзләштереп калу өчен көрәшкән чакта, мондый үзгәрешләр барлык катламнарда да катгый ризасызлык кына тудыра. Социаль канәгатьсезлек шартларында ул хәтта милли һәм дини хисләре “йоклаган” кешеләр өчен дә әһәмиятле факторга әйләнә. 

Барлык бу үзгәрешләрдән соң килеп чыгачак хакимият конфигурациясенең аңлаешсызлыгы тотрыксызлыкның тагын бер факторы булып тора. Мондый шартларда шундый “сынаулар” үткәрү – гаять хәвефле.  

Нәкъ менә шуңа күрә суллардан алып либералларга кадәр булган бөтен демократик җәмәгатьчелек мондый ниятләргә каршы үзенең саллы сүзен әйтергә тиеш. Биредә федераль гына түгел, бәлки вәкилләре Конституцияне үзгәртү буенча эш төркемнәрендә утырган төбәк хакимиятләренә дә басым ясау зур әһәмияткә ия. Әгәр җәмәгатьчелекнең басымы җитәрлек  икән, алар үзләренең тәкъдим ителә торган үзгәрешләр белән килешмәвен әйтергә мәҗбүр булачак. Әлегә бик кыюсыз булса да, андый омтылышлар сизелә инде.  

Әлбәттә, хәзерге этапта без Конституцияне  үзгәртү процессын тулысынча туктата алмыйбыз. Әмма акылсыз идеяләр ташкынын туктату исә безнең хәлебездән килә. Әгәр республикалар, иҗтимагый оешмалар (сәяси партияләрнең күпчелегенә, кызганыч, ышаныч калмады) шул максаттан берләшсә, Россия халыклары мәнфәгатьләрен, милли республикалар мәнфәгатьләрен яклап калу ихтималы шактый зур. Ә инде дәшми калабыз икән, Конституциядәге үзгәрешләрдән соң без чыннан да башка илдә уяначакбыз. Бу буш пафос түгел, бу, бик аяныч булса да, кырыс чынбарлык.

Алсу Зәйдуллина әзерләде. 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: