Мәдәни җомга

Ике язмыш

Бу хәл сугыш алдыннан Оренбург якларында булган.

Мәдинә белән Талип бер көн¬не туалар, хәтта авылның бер урамында яшәп, бергә уйнап үсәләр: хәтфәдәй яшел чирәмдә каз бәбкәләре сак¬лыйлар, бакча артындагы инеш¬тә су коеналар, әниләре тегеп биргән чүпрәк букчаларын җилкәләренә асып, балтырган, какы, көпшә үләннәре җыеп йөриләр ... Малай белән кыз бер-берсенә шулкадәр ия¬ләшәләр ки, аларны беркем дә аера алмас кебек тоела. Талип гаиләдә бердәнбер малай булса, Мәдинә ишле гаиләдә үсә. Аның әтисе Садыйк абзый сигез баланы туендыру өчен кәсеп итә башлый. Төрле авыллардан бәрәңге, он җыеп, башка җирләрдә аларны иткә, майга алыштыра. Шулай аларның хәлләре бераз җиңеләя төшә. Бер көнне Садыйк абзый урман артындагы чуваш авылында сарыклар сатылуы турында ишетеп кайта. Ул тиз генә атын җигә дә, арбасына бәрәңге, он салып, урман аша шул авылга чыгып китә. Ә юл тирән чокыр аша үтә. Ул аны ничек чыгармын икән, дип барган арада  куркыныч урынга килеп җитә. Догаларын укый-укый, әкрен генә аска төшеп җитә җитүен, ә өскә менгәндә арбасы кинәт бер якка ава башлый. Садыйк абзый җәһәт җиргә сикереп төшә.  Шырпы сызып караса, арткы тәгәрмәченең ватылып таралуын күрә. Нишләргә? Уйланып торгач, берничә катлы чалбар каешын сүтеп ала да, тәгәрмәчне җыеп, аны ар¬кылыга-буйга бәйләп куя һәм чокырдан чыга. Атка авыр булмасын дип,  ул ярты капчык онны аркасына аса һәм арба яныннан җәяү атлап китә. Таң атканда чуваш авылына җиткән була инде ул. Сарыклар сатучы абзый йорты тиз табыла. Ул бик яхшы кеше булып чыга, татарча да яхшы гына сукалый. Каяндыр тәгәрмәч табып бирә, кайнар чәйләр эчереп, кунак итеп озата. Садыйк абзый ике сарыкны суеп, арбага сала да, юлга чыга. Юл уңаеннан күрше-тирәдән тире дә җыеп чыгарга өлгерә. Ашарга ите дә, балаларга кием тегәргә тиресе дә бар дип, куана-куана кайтыр юлга кузгала. Урманга кергәндә генә кулына таяк тоткан җәяүле юлчы очрый. Өс-башы сәләмә, аягында чабата, сакал-мыек бас¬кан бик фәкыйрь ир-ат була бу. Алар сөйләшеп китәләр, бергә ма¬хорка көйрәтеп алалар. Аллага шөкер, кайтырга иптәш тә булды, дип шатлана Садыйк абзый. Арбага алмаш-тилмәш утырып бара-бара теге  чокырга килеп җитәләр. Юлчы җәяү төшә, ә Садыйк абзый чокырдан тизрәк менеп җитәргә өметләнеп, атны камчылап кыздыра. Әмма менеп җиттек,  дигәндә генә  ат кинәт туктап кала һәм пошкырып артка чигә.  Күңелгә шом өстәп, ябалак кычкыруы ишетелә. Агачлардан пырхылдап кошлар очып китә. Садыйк абзый атны күпме генә камчыламасын, малкай урыныннан да кузгалмый. Садыйк абзыйның арбадан сикереп төшүе була, теге фәкыйрь аны башына сугып ега. Тиздән яшен яшьнәп, күк күкрәп, коеп яңгыр ява башлый. Күпмедер вакыт үткәннән соң, Садыйк абзый айнып китә һәм башын тотып торып утыра. Башта ни булганын  аңламыйча, теге кешене чакыра башлый. Җавап бирүче булмагач, яшен ялтыравында юеш юлда тәгәрмәч эзләре күреп ала. Шунда ук “фәкыйрь”нең таягы, сакал-мыеклары, сәләмә киемнәре дә аунап ята. Садыйк абзый нәрсә булганын аңлап ала һәм чарасызлыктан елап җибәрә. Бераздан таякка таянып, өенә таба кузгала. Башыннан аккан кан күз¬ләренә агып төшә, һаман туктамый. Ә Садыйк абзый мо¬ңа игътибар итмичә, алга атла¬вын дәвам итә. Таң беленә баш¬лаганда урман читенә  чыгып, ялгыз тирәк төбенә егыла ул. Хатыны бу төнне йокысыз уздыра. Тезелешеп яткан балаларының өсләренә япкалап, тәрәзәдән күзен алмыйча, ирен көтә. Таң алдыннан ул соңгы ярты чиләк  бәрәңгесен күрше Сәлим абзыйга кертеп, аңардан ирен эзләргә баруны үтенә. Күршесе риза була, һәм алар юлга чыгалар. Урманга җитәрәк, тирәк янында җыелган чәүкәләрне күреп, якынрак килеп карасалар, ыңгырашкан тавыш ишетелә. Бу канга батып ятучы Садыйк булып чыга, хәтта йөзе дә танымаслык хәлгә килгән. Аны сак кына арбага салып, авылга алып кайталар. Балаларының елашкан тавышыннан Садыйк абзый аңына килә һәм хатынына башыннан үткәннәрне сөйләп бирә.  Башына сугып, талаган ир-атның кем икәнлеген дә әйтеп бирә. Тик ул заманда да Садыйк абзый кебек  көчсезләргә судлашып йөрүе бик авыр була. Шушы хәлдән соң ул озак яшәми,  якты дөньяны мәңгегә ташлап китә. Табиблар канын күп югалткан, дип әйтәләр. Садыйк абзый вафат булганда кызы Мәдинә 7нче сыйныфны гына тәмамлаган була әле. Аңа эшкә урнашырга туры килә. Ә Талипны шәһәргә укырга җибәрәләр. Егетнең әтисе белән әнисе  аларны аерырга тырышалар. Тик Талип ялга авылга кайтканда яшьләр гел бергә булалар. Ата-ана аера алмаганны,  ачы язмыш аера аларны... Яшьләр өйлә¬нешергә җые¬нып йөргәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Талипны беренче көннән үк фронта алалар. Сирәк кенә хат алышалар алар. Соңгы хатында Мәдинә сөйгәненә: “Талип, мин йөкле. Без сине икәү көтәбез, исән-сау кайтуыңны телибез”, - дип яза. Ир-егет әлеге хатны түш кесәсендә саклап йөртә. “Синең сүзләрең йөрәгемне җылытып, өмет чаткысы, яшәргә дәрт биреп тора”, - дип җавап кайтара ул Мәдинәгә. Тик Талипка өенә әйләнеп кайтып, хатынын, баласын күрергә насыйп булмый шул. Ярасыннан аккан канга баткан хатны йөрәгенә кысып, соңгы тапкыр зәңгәр күккә карап, күзләрен мәңгелеккә йома ул. Мәдинәнең әнисе дә вафат була. Кыз бертуган энеләрен, сеңелләрен карап тәрбияли. Ә улына Талип дип исем куштыра. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр сөйгәнен онытмый ул. Ә Садыйк абзыйның башына җиткән теге ир-атның ике баласы да бәкегә төшеп үләләр. Хатынының шушы хәсрәттән акылы җиңеләя. Ә үзе сугышка барырга теләмичә, шул тирән чокырда качып ята. Бераздан аның үле гәүдәсен табып алалар. Шулай бит ул, Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, һәм кешегә, гөнаһлары өчен, кирәкле  җәзасын бирмичә калмый...

 

Саимә МОРЗАХАНОВА 

Гали авылы, Похвистнево районы

"Өмет" 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: