Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Сәяси оппозиция булырмы? 

Татарстан Дәүләт Советына үткән сайлау нәтиҗәләре турында матбугатта шактый күп  язылды.

Сәясәтчеләр, журналистлар, галимнәр, депутатлар үзләре дә аңа төрле яклап бәя бирергә тырышты. Мөһим нәтиҗә шундый: бу сайлаулар, соңгылары кебек үк, респуб­лика парламентында рәсми оппозиция оешуга китермәде. 

Бу яхшымы, әллә начармы дигән урынлы сорау туа. Күп кенә дәлилләр китереп бәхәсләшергә дә була. Шулай да, Россия Дәүләт Думасы фондында контраст нык сизелә. Дөрес, оппозициянең булуы үзеннән-үзе демократия тантанасына алып килми, әмма аның сәяси тормышта яшәп килүе рәсми хакимиятне төптән уйланган һәм үлчәнгән сәясәт үткәрүгә этәрә.

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга бирелгән аңлатмаларда сәяси фирка һәм иҗтимагый хәрәкәтләрнең уңышсызлыкка очравы игътибардан читтәрәк калды кебек. Бу юлы да парламентка үзенең кандидатларын үткәрү өчен     кирәкле тавышны элеккечә үк бары ике генә партия җыя алды. Дөрес, хәзер парламентта коммунист депутатлар саны элеккедән бермә-бер артык. Алар – алтау. Коммунистларның абруе бераз арта төшкән дип әйтергә дә мөмкин. Бер мандатлы округлар буенча тагын өч партиядән берәр депутат үтте. Әмма аларның хакимияткә оппозициягә басуына өметләнеп булмый. Югыйсә,  цивилизацияле җәмгыятьтә фирка һәм хәрәкәтләр идарә итүче  хакимияткә альтернатива рәвешендә теләсә кайсы оппозициянең барлыкка килүенә нигез булып тора. Кагыйдә буларак, парламент көрәш мәйданына әверелә. 

Еллык юлламасында Президентыбыз Р.Миңнеханов үткән сайлау нәтиҗәләренә шундый бәя бирде: “Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау җәм­гыя­тебездәге иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкның һәм татарстанлыларның гражданлык аңы югары дәрәҗәдә булуын ачык күрсәтте. Конкурентлыкка нигезләнгән көрәш шартларында вәкиллекле, көчле парламент төзелде. Сайлаучыларның күпчелеге республикада уздырыла торган социаль-икътисади үзгәртеп корулар курсын хуплавын белдерде. Татарстанлыларның гражданлык активлыгы үсүен һәм аларның республикадагы үсеш-алгарыш процессында роле артуын билгеләп китү  урынлы булыр. Сайлауда  төрле сәяси көчләрнең катнашуы, шулай ук сайлаучылардан бик күп тәкъдимнәр алынуы шуны дәлилли”.

Президент юлламасында оппозиция турында телгә алынмый.  Күрәсең, Р.Миңнеханов юк нәрсәне куертырга, аңа бәя бирергә теләмәгәндер. 

Тарихка күз салсак, Татарстанның сәяси фирка һәм иҗтимагый хәрәкәтләре узган юлның әллә ни озын түгеллеге күренә. Аларның барлыкка килүе һәм эшчәнлеге, рәсми хакимиятләр белән мөнәсәбәт тарихы шактый катлаулы һәм каршылыклы иде. Совет чорында коммунистлар партиясеннән тыш фирка оештырырга рөхсәт ителмәде. Совет хакимияте таркалгач кына, алар, яңгырдан соң калкып чыккан гөмбәләр кебек, тернәкләнә башлады. Популярлык җәһәтеннән фиркаләрнең абруе күтәрелеп алган һәм төшкән чаклары да булды. Үткән  гасырның туксанынчы еллары башыннан республикада фиркаләр шактый активлашып китте. Ул чорда сайлаулар партия исемлекләре буенча үткәрелмәсә дә, депутатлар арасында төрле фирка вәкилләре бар иде. Парламент сессияләрендә төрле мәсьәләләрне тикшергәндә, биг­рәк тә Татарстан Республикасының киләчәге турында сүз барганда, капма-каршы фикерләр шактый еш яңгырады. Шулай да аналитикларның фикере әлеге сәяси берләшмәләрнең хәлсез, ныклап тернәкләнеп китәргә сәләтсез булуын күрсәтте. 

Татарстанда фирка, хәрәкәтләр барлыкка килгәндә хакимияткә һәм КПССка карата оппозиция­дә булды. Ул чагында татар милли хәрәкәте башта Татарстанның союздаш республика статусын алуын, аннары максималь мөстәкыйльлеккә ирешүен, ахырдан Татарстанны суверен дәүләт дип игълан итүне максат итеп куйды. Татар  иҗтимагый үзәге дә, “Иттифак” та шуңа омтылды. 

Суверенлык идеясенең нигезендә халыкның үз язмышына һәм милли байлыгына ия булу, Россия  тормышында лаеклы урын алу кебек законлы теләк ята. Татарстан җитәкчелегенең, аның ул чактагы президенты М.Шәймиевнең зур хезмәте шунда:  алар тарихи мөмкинлекне тулысынча файдаланырга тырышты. Бу чакта татар милләтчеләре массакүләм хәл-халәтне исәпкә алып, рәсми курсны яклады. Йомшаклыгы, кыюсызлыгы өчен президент адресына шактый тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. 

Россиянең сәяси югары катлавы яклавына таянып, федералист юнәлешле фирка һәм хәрәкәтләр – беренче чиратта ДПРның Казан бүлеге, “Согласие” хәрәкәте Казан Кремленә карата катгый оппозициягә басты. Федералистларны яхшы әзерлекле икътисадчы галим Иван Грачев җитәкләде. Федералистлар рес­публиканы суверенлаштыруга кискен каршы чыкты. Шул мәлне Татарстан Президенты ныклык белән урталык позициясенә басты. Соңрак М.Шәймиевне бернинди сәяси көч тә, һәртөрле тырышлыкларга,  басым ясауларга, һөҗүм итүләргә карамастан,  теге яки бу сәяси лагерьга этәрә алмады. 

90 нчы еллар башында респуб­ликада эреле-ваклы шактый фиркаләр оешкан иде инде. Күпчелегенең төп эше митинг, пикетлар оештыруга кайтып калды. Ләкин җәмгыятьтә сәяси активлык шулкадәр көчле иде ки, беренче карашка “кустарь” булып күренгән эш алымнары зур популярлык казанган лидерларны алга чыгарды. Рәсми структура җитәкчеләре дә алар белән исәпләшә башлады. “Милләтчеләр” белән “федералчылар” бер-берсенә каршы тору, респуб­лика җитәкчелеген тәнкыйтьләү фонында оппозиция лидерлары республика парламентына сайланды. Республика Югары Советында капма-каршы ике төркем – милләтчеләр һәм федералчылар оешты. Аларның эшчәнлеге Татарстан җитәкчелегенә сизелерлек йогынты ясады. 

1990-1995 елларда сәяси хәрә­кәт активистлары М.Мөлеков, Ф.Бәйрәмова, А.Штанин, З.Латыйпов, И.Грачев, М.Шәймиев кебек депутатлар парламентта да зур активлык күрсәтте. Аларның кайберләре хәтта түрәләрнең тотрыклы сафына да басты. Мәсәлән, милли мәҗлес лидеры Тәлгать Абдуллин “Ак Барс” банкы башлыгы булды. Татарстан Югары Советында “Народо­властие” төркеменең бер лидеры Зиннур Латыйпов респуб­ликаның монополияләргә каршы сәясәт комитетын җитәкләде. “Равноправие и законность” оешмасы лидерлары И.Грачев, В.Михайлов Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланды.

1992 елда республиканың Югары Советындагы көрәш белән беррәттән, төркемнәрнең парламенттан тыш та бер-берсенә каршы тору сәясәте җәелде. Милли хәрәкәтнең радикаль өлеше татар халкының милли мәҗлесен оештырды. Инициаторларның нияте буенча, ул закон чыгару, суд, башкарма дәүләт  органнарын башта өлешчә, аннары тулысынча алыштырырга тиеш иде. Мондый адым Татарстан Президенты эшчәнлегенә турыдан-туры каршы чыгу булды. Әмма шушы чорда милләтчеләрнең үз лагерьларында да таркаулык башланды. Татар иҗтимагый үзәге урталыкны, ә милли мәҗлес һәм “Иттифак” радикаллык позициясен тотты. Тарих күрсәткәнчә, татар радикаллары үз көчләрен һәм йогынты дәрәҗәләрен күрәләтә арттырып бәяләде. Күрәсең, шунлыктандыр, халык аларны җитди якламады. Милли мәҗлес лидерлары арасында куелган максатларга ирешүнең реаль юлларын күрсәтергә сәләтле затлар табылмады. 

Татар милли парламентын төзү законлы да түгел иде, чөнки моны хәл итү өчен тиешле сайлаулар уздырылмады. Халыкның күпчелеге республика референдумы йомгакларыннан һәм Татарстан Конституциясе кабул ителүдән канәгать иде. Бу вакытта президент М.Шәймиев гомуммилли лидер булып танылды, шул ук вакытта радикаллар арасында гомумтатар лидеры роленә реаль дәгъва кылырга сәләтле сәясәтче табылмады.

Бөтендөнья татар конгрессы уздырылгач, аның урталык позициясенә  баскан абруйлы органы – Башкарма комитеты пәйда булды. Шушы мәлдән татар милли сәяси хәрәкәтенең активлыгы сүнә башлады, бүгенге көнгә кадәр ул тиешенчә тернәкләнеп китмәде. Халык милләтчеләр эшчәнлеге белән бөтенләй кызыксынмый дияргә дә була.

Федералчылар исә, Россия белән Татарстан арасындагы шартнамәгә кул куелгач, төп тырышлыкларын Россия Думасына үз вәкилләрен сайлауга юнәлдерде. Җирле демократларның күпчелек лидерлары Мәскәүгә күчеп китте. Татарстан коммунистлары исә оппозициядән читтә торды, шулай да үзенең сафларын арттырырга тырышты. Бу фирка оешканлыгы һәм югары потенциалы белән аерылып торды, җирле оешмаларының киң челтәрен булдырды. Нәтиҗәдә ул үзенең депутатларын парламентка уздырып килә.

Республикада соңгы вакытта күзгә бәрелеп торган оппозицион яңа лидерларның булмавы, яңа идеяләргә кытлык тудырды. Теге яки бу фирканең уңышлы эшләп китүе өчен бер шарт бар. Ул да булса – киң социаль база. Республикадагы  иҗтимагый берләшмәләрнең, шул исәптән коммунистлар фиркасенең дә, халыкның җитди яклавына таяну мөмкинлекләре чикләнгән. Чөнки халыкның күпчелеге президент сәясәтен уңай кабул итә. Татарстан Президентына югары иҗтимагый ышаныч оппозициягә гамәлдәге хакимиятне тәнкыйтьләү нигезендә халыкның күпмедер төркемнәрен берләштерергә мөмкинлек бирми. Хакимиятне юкка-барга тәнкыйтьләү,  җитди, реалистик икътисади программаларының булмавы - бүген оппозициягә омтылган көчләрнең зур кимчелеге. Тагын шунысы да бар: фиркаләр бары сайлаулар алдыннан гына бераз җанланып ала. Сайлаулар үткәч, тынып калалар, халык белән даими эшләмиләр. Фиркаләрнең көчсезләнүендә тагын бер сәбәп – үзара коалиция булдырырга, шул юл белән тырышлыкны теге яки бу проблеманы хәл итүгә берләштерергә сәләтсезлек.

Оппозициянең киләчәге хакимият фиркасенең бердәмлеген саклап калу-калмавына да бәйле.  Сүз дә юк, хакимият фиркасенең үз эчендә дә көндәшлек итүче төркемнәрнең булуы табигый. Әгәр дә сафлар бердәмлегенә ниндидер сәбәп белән зыян килә икән, теге яки бу хакимият төркемнәренең инде яшәп килүче фиркаләрне файдалануы  мөмкин.

Республикада төрле фиркаләрнең һәм хәрәкәтләрнең булуы – үзеннән-үзе яхшы да, начар да түгел. Ә менә халык бәхете хакына хакимият белән конструктив хезмәттәшлек итү бик мөһим. Бары шундый шартларда гына республикада тотрыклылык һәм иҗтимагый татулык сакланачак, тулы канлы сәламәт күпфиркалелек урнашсын өчен нигез салыначак. ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга әзерлек һәм аны үткәрү чорында бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтү аеруча мөһим.  Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, традицияләребезне үстерү буенча бергәләшеп, җиңнәрне сызганып эшләргә кирәк.

Тарих битләрен актарганда татар халкының авыр юллар үтүен күрәсең. Тарих халкыбызны төрле яклап сынады. Шулай да татар үзен саклап кала алды, алдынгы, абруе дөньяга танылган милләтләр арасыннан төшеп калмады. Киләчәктә дә хөкүмәт кенә түгел, сәяси оппозицияләр дә шул юлдан тайпылмау өчен тырышырлар дип ышаныйк..
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: