Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Россия федерациягә әйләнерме?

Соңгы елларда Россия җитәкчеләре “федерализм” төшенчәсен бөтенләй онытты булса кирәк.

Бүген Мәскәүдән күбрәк “бербөтен, бүленмәс Россия” дигән фикер ишетелә. Россия чын федерациягә әйләнсә, бу анда яшәүче милләтләр өчен дә, рус халкы өчен дә, Россиянең үзе өчен дә һәм бөтен дөнья өчен дә начар булмас иде, югыйсә. 


Татарстанның күренекле сәясәтчесе, республика Фәннәр академиясенең тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов болай  дигән иде: “Безнеңчә, Россия – күпмилләтле дәүләт булырга тиеш. Анда руслар 82 процент тәшкил итсә дә, аларга өстенлек бирелмичә, барлык башка милләтләр белән бертигез булса, Россиянең үз фәлсәфәсе дә килеп чыгар иде, дәүләтчелек үсеше өчен дә нигез салыныр иде. Яңадан рус дәүләте төзү идеясе белән йөреп, тотрыклы дәүләт булдыру мөмкин түгел. 

Шулай да тарих күзлегеннән караганда, тотрыклылыкка тенденция бераз тоемлана кебек. Россиядә республикалар гына түгел, кайбер өлкәләр дә күтәрелә, әкренләп көч җыя һәм алар кайчан да булса мәнфәгатьләрен яклап үз сүзләрен әйтәчәк. Әлбәттә, республикалар бу хәрәкәтне күпкә иртәрәк башлады. Бу аңлашыла да: чөнки һәр республика үз милләте өчен дә җаваплы. 

Россиядә федерация мәсь­ә­ләсен, нык дәлилләп, Татарстан кузгатты. Нәтиҗәдә Татарстан белән Россия арасында вәкаләтләр алмашу турында шартнамә төзелде. Турысын әйткәндә, Россия җитәкчелеге моңа мәҗбүр булды. Әмма, хакимияткә хәзерге президент утыргач, федерализм мәсьәләсе әкренләп тагын онытыла башлады. Шартнамәнең гамәлдә булу вакыты да озайтылмады. Шунлыктан хәзер Россия белән мөнәсәбәтләрне аңа нигезләнеп гамәлгә ашырып булмый. 

Россиянең бүгенге хәле катлау­лы. Америка Кушма Штатлары, күпчелек Европа илләре, Украина президенты белән мөнәсәбәтләр әллә ни җайга салынмаган. Россиянең сәяси юнәлеше һаман да тиешенчә эшләнмәгән. Төбәкләрнең үзара бәйләнеш­ләре дә нык түгел. Россиянең эчке базар икътисадында да уңай нәтиҗәләр күренми. Мәсәлән, Ерак Көнчыгыш күбрәк Япония, Кытай, ә Калининград өлкәсе Германия белән бәйләнешләр урнаштырырга тырыша. Россия төбәкләре арасында тотрыклы сәүдә элемтәләрен әлегә күз алдына да  китереп булмый.

Мәскәүдән, бик үк еш булмаса да, “Россиянең киләчәктә чәчәк атачагы” турында чыгышлар да ишетелгәли. Әмма бу фикернең буш сүз генә булып калуы ихтимал. Чөнки һәр дәүләтнең киләчәгендә фәлсәфи нигез ята. Ә Россиядә бүген андый нигез күренми. Демократлар халык арасында популяр түгел, коммунистларның элеккеге куәтләре юк. Идеология кайдадыр уртада асылынып калды. Милли идея кирәк дигән фикер күтәрелә, әмма аның асылын нигәдер берәү дә төгәл аңлатып бирә алмый. 

Әлбәттә, империячел психология хәзергәчә яшәп килгән бу дәвердә тамырларын бик тирәнгә җибәргән мондый психологиядән аерылу җиңел түгел. Тарихтан билгеле булганча, Россия XVI гасырдан бирле ил территориясен киңәйтү омтылышы белән яшәде. Төрле илләрне басып алу яки үзенә кушу белән шөгыльләнде. Аның бар икътисады, психологиясе, идеологиясе шуңа корылган иде. Хәзер империя таркала башлады. Моңа аның халкы да, җитәкчеләре дә күнекмәгән. Шуңа күрә империядән федерациягә күчү гаять катлаулы хәл.

Р.Хәкимов белдерүенчә, дөнья тарихында әле бер генә империя дә федерациягә әверелмәгән. Госман империясе, Австрия­-Венгрия, Англия, Франция империяләре барысы да таркалган. Безнең өчен үрнәк булырлык бер генә уңай мисал да юк әлегә. Билгеле, Россияне дә шундый язмыш көтә, дип раслап булмый, чөнки төрле хәлләрнең килеп чыгуы ихтимал. Булмаганны кемнеңдер башлап җибәрүе дә мөмкин бит. Ләкин моның өчен хәлне тирәнтен аңлап һәм бөтен көчне дәүләт карамагына туплый алырлык көчле җитәкченең булуы зарур. 

СССР чорында ил парламентында милләтләр палатасы бар иде. Ул шактый уңышлы эшләде. Бу тәҗрибәне бүген кабатлаганда да начар булмас,  Милли палата булса, Россиядә тотрык­лылык урнашуга уңай шартлар туар иде. Хәзер исә милли республикаларның мәгарифен, мәдәниятен гореф-гадәтләрен үстерүгә федераль үзәк даими рәвештә каршылык күрсәтә. Милләтләр палатасы кирәкле вакытта үз сүзен кистереп әйтә,  эшне оештыруны контролендә тота алыр иде.

Татарстан латин шрифтына күчәргә җыенгач та, Мәскәү шау-шу  куптарды. Татарстанны милләтчелектә гаепләде. Югыйсә, моннан Россия өчен бернинди зыян юк иде. Бөтен дөньядагы күпчелек компьютер системасы шушы шрифтка көйләнгән. Шунысын да искә алып үтү урынлы булыр, Мәскәү газеталары берничә ел дәвамында Татарстандагы ваһһабичылык турында  язды. Югыйсә, ваһһабичылык бары тик безнең респуб­ли­кага гына хас күренеш түгел бит. 70 еллык совет чорында бөтен имамнарны юкка чыгардылар, дини мәктәпләр ябылды, элеккеге мәдрәсәләр мирасы югалды, алары бары тик китапларда гына калды. Ә бит революциягә кадәр татарның дин әһелләре, мәдрәсәләре көчле, дини белем югары дәрәҗәдә булган.

Гомумән, башка мөселман илләре белән чагыштырганда, татарның мәдәнияте дә күпкә югары иде. Бүгенге имамнар төрле мәдрәсәләрдә дини белем алып чыкса да, элеккеге дин галимнәребез дәрәҗәсеннән бик ерак тора. Алар арасында дин фәнен белүче, китап язучылар да юк диярлек. 50 том китап язган Шиһабетдин Мәрҗани, йөзләгән әсәр авторы Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев, Галимҗан Барудиларны искә төшерсәк, бүгенге имамнарның белем дәрәҗәсен күзаллау авыр түгел. Казанда ачылган ислам университетына өмет зурдан. Ислам дине мәсьәләсендә мең ел буе тупланган мирасыбызны күтәрү, аеруча җәдитчелеккә игътибар итү зарур.

Татарстанның башка төбәк­ләрдән тагын бер өстенлекле ягы шунда: аның нык үскән күптөрле сәнәгать тармаклары бар. Җитештерелә торган товарлар исемлеге хәтта кайбер нык үскән дәүләтләрнекенә караганда да зуррак. Үткән гасырның туксанынчы елларында башланган реформалар элеккеге икътисад системасының нәтиҗәлелеген ачып салды. Тышкы дөньядан аерылып яшәү, көндәшлек булмау күпчелек товарларның техник һәм сыйфат дәрәҗәсе ягыннан шактый артта калуына китерде.

Җәмгыять өчен үтә кыен бара торган базар һәм сәяси реформаларның төбәкләргә генә хас үзенчәлекләре бар. Алар үзәктән төшерелгән бердәм план һәм сценарий белән уздырыла алмый, чөнки реформаларда катнашучыларның мәнфәгатьләре төрле. Ә Россия кебек уникаль зур илдә төрле мәнфәгатьләр берләшә. Төбәк мәнфәгатьләрен тормышка ашыру үзәкләштерүдән качу шартларында гына мөмкин. Димәк, федерация субъектларының теге яки бу дәрәҗәдәге мөстәкыйльлеген күздә тотарга кирәк. 89 субъекттан торган һәм Җир шарының ике кыйтгасында урнашкан Россия Федерациясендә үсеш дәрәҗәләре һәм халыкларының менталитеты җәһәтеннән төрле төбәкләр бар.  Шул ук вакытта унлап төбәкнең икътисады гына үз-үзен тәэмин итә ала, калганнары исә дотациягә мохтаҗ. Шушы хәл генә дә мөстәкыйльлек дәрәҗәсенең төрле булырга тиешлеген алшартлый.

Татарстанда реформалар проблемасы икътисадны базар шартларына җайлаштыру, аны дөнья икътисадына интеграцияләү бурычларын хәл итүгә кайтып кала. Бу исә товарларга бәя һәм сыйфат җәһәтеннән көндәшлеккә ирешкән шартларда гына тормышка аша ала. Әлеге катлаулы мәсьәләне бер үк вакытта һәм барлык тармакларда берьюлы хәл итеп булмый, чөнки ифрат күп инвестицияләр таләп ителә. Шуңа күрә берничә өстенлекле юнәлешне сайлап алу зарур.

Нык үскән кече эшкуарлык – икътисади муллык кына түгел, ә мәшгульлек проблемасын хәл итү, гражданның мөстәкыйльлеген үстерү юнәлешендә җәмгыятьнең менталитетын үзгәртү, үз дәрәҗәсен аңлау хисе, демок­ратик кыйммәтләргә корылган чын гражданлык җәмгыяте формалаштыру да ул. 

Россия кебек зур, күпмилләтле илдә федераль дәүләт төзү җиңел түгел. Әмма аны башкарып чыкмаслык мәсьәлә дип тә әйтеп булмый. Эшне сузарга ярамый. Моның өчен илнең иң нык әзерлекле белгечләрен җәлеп итү зарур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: