Мәдәни җомга

Айгөл ГАНИЕВА-ГЫЙНИЯТУЛЛИНА: ТЕЛ БЕЗНЕ КЕШЕ ИТӘ

Безнең кан саркып торган җә­рәхәтебез - туган тел мәсьәләсе. Аны куллану мәйданы коточкыч тиз кими. Совет идеологиясе үз этлеген эшләде: милләт тамырына балтасын тирән чапты. Халык арасында үз телендә сөйләшергә оялган буынның балалары үсеп, хәзер үзләре сабый үстерә. Тик үзендә милли горурлык хисе булмаган буын аны баласына каян алып бирсен?...

Безнең кан саркып торган җә­рәхәтебез - туган тел мәсьәләсе. Аны куллану мәйданы коточкыч тиз кими. Совет идеологиясе үз этлеген эшләде: милләт тамырына балтасын тирән чапты. Халык арасында үз телендә сөйләшергә оялган буынның балалары үсеп, хәзер үзләре сабый үстерә. Тик үзендә милли горурлык хисе булмаган буын аны баласына каян алып бирсен? Ялган тарих укып, син - мескен, син - хокуксыз, дип тәкрарлагач, үзебезнең мескенлеккә күнектек инде. Милли яктан гасырлар буе изелә торгач, үз­үзебезгә хөрмәт хисе бетте. Совет дәверендә милли аңны томалау интернациональлек битлеге астында башкарыла иде, хәзер яшереп тә маташмыйлар. Россияне бердәм рус дәүләте итеп пропагандалау коточкыч төс алды. Күпмилләтле ил икәнлегебезне, татар-башкорт-якут мәнфәгатен искә дә алучы юк...
Соңгы елларда «чип-чиста» татар авылларында яшәүче татар балаларының да үзара рус телендә аралаша башлавы - чәчләрне үрә торгызырдай күренеш. Ата-аналар тәрбиясенә караганда урыс телевидениесе белән урыс компьютеры балаларга ныграк тәэсир итә. Рус телендәге балалар каналлары Ана теленнән аеручы дәһшәткә әверелде. «Карусель»ләр, «Никелодеон»нар безнең балаларның телен корытты.
Һәр кеше үз кимәленнән чыгып фикер йөртә, диләр, мин дә үз балаларымны мисалга китерәм. Биектауда яшәгәндә кабельле телевидение дә, «тәлинкә» дә куеп тормадык. Кызым «Күчтәнәч» тапшыруын көтеп ала иде. Татарча мультфильмнарны дисклардан яки интернеттан алып күрсәттек. Шуңа теле татарча ачылды. Казанга күчүгә, интернетлы «Дом.ру» кабельле телевидениесенә тоташтык. Анда балалар өчен генә дә егермедән артык канал эшләп тора. Барысы да - рус телендә. Нәтиҗәсе шул: дүрт яшьлек улым хәзер татарча эндәшкәнгә дә русча җавап эзләп интегә; апасына караганда русча "шәбрәк" белүен мультфильмнар афәтеннән күрәм.
Мохит мәсьәләсе дә әһәмиятле, әлбәттә. Үч иткәндәй, улымның бакчадагы тәрбиячеләре дә «татар марҗалары» булып чыкты. Милли балалар бакчасына бирүнең дә һичбер файдасы юк, арадагы өч-дүрт рус баласын сылтау итеп, төркемнәре белән русча сөйләшәләр. Бәйрәмнәрдә генә улым кебек өендә татарча сөйләшүче берничә балага татарча шигырь ятлаталар да, шуның белән вәссәлам. Ата-­аналарның үпкә йә үтенеченә һичбер игътибар юк. Белеп торам, мәктәпкә кергәч тә шул ук хәл булачак, татар мәктәбе саналганнарда да хәзер барча фәннәрне тик рус телендә генә укыталар. Ә БДИдан соң туган телебезгә һөҗүмне аңлатырлык түгел...
Бу бер минем генә проблемам түгел, бу - һәркайсыбызга, бала тәрбияләгән һәр гаиләгә кагыла торган кайгы. Ә телебезгә бөтенләй дә битараф караучы күпчелек кавем нишләр? Болай дәвам итсә, ике-өч буыннан соң татар телендә аралашучы сабый калыр микән? Моңарчы милли мохитне, телебезне, рухи кыйммәтләрне авыл саклый иде, хәзер ул да гомумглобализациягә кереп чумды лабаса! Массакүләм мәгълүмат чаралары да зыянны күп сала: анда ике телне бутап сөйләшүне норма иттеләр бит. Ни русчасы, ни татарчасы дөрес булмаган сөйләм рәвеше гадәти хәлгә әйләнде. Сөйләм культурасына бөтенләй игътибар итми башладык. Ана телебез рус теле тарафыннан коточкыч тиз йотыла.
Әти-әниләребез туган телебезне барча гүзәллеге, аһәңе, җорлыгы белән безгә бирә алган икән, ни өчен без аны газиз балаларыбызга тапшыра алмаска тиеш? Ни өчен рус телендә дистәләрчә балалар каналы булганда, татар балалары өчен берне генә дә эшләтеп җибәрә алмыйбыз? Бүгенге көндә бу иң актуаль һәм хәл итеп була торган мөһим мәсьәләләрнең берсе югыйсә. Үз милләтенең киләчәген кайгырткан халыклар моны күптән эшләде бит. Казах, үзбәк, украиннар турында әйтмим, хәтта Кырым татарларының да үз телендә балалар өчен телевидениесе бар. Ут-күршеләребез башкортлардан да чынлап көнләшерлек: балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тамыр» телеканалы аларда 2010 елдан бирле эшләп килә! Заманча, балаларны җәлеп итәрдәй кызыклы тапшырулары күп. Башкорт мультфильмнарының сыйфаты да югары.
Һәр өлкәдә без беренче, дип шапырынырга бик тә яратабыз, ә милли мәсьәләгә кагылганда, без гел азакта. Татар балалар телевидениесенең мөһимлеген түрәләр дә аңлаган булып кыйлана, аны оештыру эшләрен башларга күптән әмер бирделәр, әмма сабыйларыбызга аны кайчан карарга насыйп буласы һич билгеле түгел. Ә бит заман вә җәмгыять безнең оешканны көтеп ятмый. Яңа буын туа тора - телләре ачыла бара. Кеше никадәр күп телләр белсә дә, бары бер телдә генә фикерли ала һәм шушы фикерләүнең формалашуы баланың теле ачылган, дөньяны танып белә башлаган вакытына туры килә. Милләтебезнең киләчәге - сабыйлар кулында. Хәзерге заманда балага милли тәрбия бирүдә телевидение кебек чараларны да файдалану зарур.
Без татар телевидениесенең эшчәнлеге белән һаман мактана алмыйбыз. «Мәйдан», ТМТV, «Туган тел» кебек коммерция каналлары бар. Килешәм, сәнгатьтән бөтенләй ерак, җырының ни сүзләре, ни көе, җырлавының атасы-анасы булмаган артистларны көннәр буе экраннан күрсәтеп, алар халыкның мәдәниятен, рухи зәвыгын саектыру өлкәсендә зур җинаять эшли. Тик таяк ике башлы булган кебек, һәрнәрсәнең уңай һәм тискәре ягы була. Татарча коммерция телевидениеләре үлә башлаган милләтебезнең тотынып торган саламын хәтерләтә. Әдәби әсәрләр түгел, татарча газета-журналларны кулына тотып та карамаган күпчелек халыкны яхшымы, яманмы татар теле-рухы белән шушы телевидениеләр генә тотып тора. Адәм баласы җырсыз-моңсыз яши алмый, аңа күңел кылларының тибрәлеп торуы кирәк. Әгәр шул телевидениеләребез булмаса, татар кешесе рус, инглиз телләрендә ярымшәрә яки бөтенләй ялангач акырган-ыңгырашканнарның җыр клипларын караячак. Яшьләр күбрәк дөбер-шатыр көйләрне тыңлый, энергиясе ташып торган яшь кешенең чит-ят музыкага караганда, үз җырларыбызга биюе яхшырак түгелме? Аннары үз телевидениеләребезне бөтенләй үк бетереп ташламас идем: Филүс Каһиров, Илһам Вәлиев, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова кебек яшь талантлы җырчыларыбызның, фольклор ансамбльләренең профессиональ югарылыкта эшләнгән чыгышларын, ретро концертлар, мәдәниятебезгә кагылышлы бәхәс-сөйләшүләр дә күрсәтәләр анда. Зәвык белән киенгән, сәләтле, чибәр егет-кызларыбызның моңлы тавышлары, матур табигатьле татар авылы күренешләре белән эшләнгән видеоклиплар җанга рәхәтлек бирә. Эштән арып кайткан татар кешесе, ял итү өчен, башка рус каналын җибәрмичә, үзебезнекен карый икән, бу да начар түгел. Димәк, дәүләт карамагында булмаган телевидениеләр сәнгатьне үстерүдә әллә нәрсә эшли алмаса да, бүгенге көн шартларында татарлыгыбызны саклау ягыннан үзеннән азмы-күпме өлеш кертә. Безгә моннан файдаланып, халкыбызның тарихына, мәдәниятенә караган тапшыруларны да күрсәтәсе иде. Ата-анасы, нәселе белән горурланып үскән бала тормышта аягында нык басып тора, үз-үзенә ышанган нык ихтыярлы кеше булып тәрбия­ләнә. Милләт тә шулай ук, үткән тарихын белгәннән соң гына анда милли горурлык хисе туачак. Без - горурланырлык олы тарихы, үзенчәлекле бай мәдәнияте булган бөек халык. Безнең үз-үзебезне бетүгә хөкем итәргә хакыбыз юк!
Яңа оешып килүче балалар каналының тәүлек буе үз телебездә генә эшләргә ниятләве бик куандыра. Шулай ук бик сыйфатлы, үзенә җәлеп итәрдәй кызыклы да булсын иде ул, югыйсә балаларыбызны рус каналларыннан аерып ала алмаячакбыз. Монда аерым берничә кешенең җан атып эшләп йөрүе генә җитми, хөкүмәтебез бу өлкәдә кадрларны арттыру турында да уйласын иде: без әле бер генә түгел, ике татарча балалар каналы турында хыялланабыз. Чөнки 3 яшьлек бала белән 13 яшьлек үсмерләрнең ихтыяҗ-омтылышлары бер үк була алмый. 10-15 яшьлек үсмерләргә, гомумән, рус телендә дә тапшырулар бик аз. Ә үсмерләр, зурларга тәкъдим ителгән тапшыру-киноларны карап, дөрес булмаган җенси һәм психик тәэсир ала. Моның аянычлы нәтиҗәләре тормышта бихисап. Әлбәттә, күп нәрсә финанс мәсьәләсенә килеп төртелә. Балалар каналы төшемле эш түгел, реклама белән дә акча эшләп булмый торган өлкә. Ә бит безнең республикада зур сәнәгать компанияләре бар. Спонсорлар итеп аларны куйсалар, моның белән генә бөлмәсләр, сабыйларыбызга, милләтебезгә ярдәмнәре булыр иде.
Гел төшенкелеккә бирелеп, милләтебезнең киләчәген начарга гына юрамыйк. Сөенерлек күренешләр дә бар: 2006 елдан башлап, Россиядә халык саны арта башлады. Татарстанда Россия белән чагыш­тырганда туучылар саны 7,1% ка артыграк икән. Моңарчы без - татарлар 39,5% кына булсак, хәзер Татарстанда сан ягыннан русларны узып, 53%ка җиткәнбез. Яшьләр гаилә тормышына ныграк күңел бирә башлады. Вакытында тормыш корып, ике, өч, хәтта дүртенче балаларын да алып кайтучылар бар. Сөбханалла! Шул матур гаиләләрнең татарча сөйләшүләрен ишетсәң, күңел сөенә. Рухи-мәдәни байлыгыбызны гаилә генә саклый һәм ул гына буыннан-буынга тапшыра. Яшь гаиләләребезнең күбесе - 1990 елларда, милли күтәрелеш чорында тәрбия алган буын. Аларда милли үзаң югары. Башка татар балаларына да үз телеңне белмәүнең оят гамәл икәнен төшендерү кирәк. Гаҗәп, рус кешесе русча аралашмаса, яки француз, Франциядә яшәп, французча белмәсә, кем аптырамас иде? Ә бездә - гадәти хәл. Шушы берничә ел эчендә дәүләт тиешле чараларны күрмәсә, соңга калуыбыз бар.
Яңа буын - яңа дулкын, ташкын булып килә. Аларны шаярып, «Путин балалары» дип атасалар да, халык саны арту ана капиталы белән генә бәйле күренеш түгел, ә җәмгыятьнең үсеш закончалыклары белән бәйле демографик күтәрелеше. Ул дулкын мәктәп яшенә җитте. Балаларыбызның әхлаклы, хөр фикерле, милли җан­лы, үз халкына тугрылыклы, игелек­ле булып үсүе бары бездән тора!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: