Гимназиядә – музей

12.04.2018 11:29 | Музейханә Печать

Алабуга  музейларга бай. Бөек рәссам Иван Шишкин, беренче хатын-кыз офицер Надежда Дурова, күренекле невропатолог Владимир Бехтерев, гомеренең соңгы көннәрен биредә төгәлләгән шагыйрә Марина Цветаева... Калада аларның мәһабәт һәйкәлләре, затлы музейлары бар. Алабуга җире белән бәйле, татар милләтеннән булган күренекле шәхесләргә багыш­ланган музейларны мәктәп, гимназияләрдә күрергә була. Безнең гимназиядә дә бар шундый музей.
 
Алабуга тарихында беренче тапкыр буларак, татар гимназиясе 1991 елда ачыла. Ул вакытта гимназиябезнең үз бинасы булмый, аны 9 нчы урта мәктәп үз канаты астына сыендыра. Татар җанлы укытучылар коллективы, шәһәр мәктәпләреннән конкурс нигезендә укучылар кабул итеп, тулы канлы тормыш белән яши башлый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Нигъмәтуллова җитәкчелегендә, җирле шагыйрь Фазыл Шәехнең тормышы һәм иҗатына багышлап, 2003 елның маенда гимназиябездә тарихи-әдәби музей ачылды. Экспонатлар җыюда, экспозицияләр төзүдә  укучылар да катнашты. 2004 елда гимназия яңа бинага күчте, музей өчен махсус бүлмә бирелде. 2007 елда Фазыл Шәех исемендәге тарихи-әдәби музей рәсми рәвештә паспорт алуга иреште.
 
Музеебыз ике залдан тора. Зур залдагы төп  экспозиция шагыйрь Фазыл Шәехнең тормыш юлына һәм иҗатына багышлана. Анда аның гаиләсе тапшырган шәхси әйберләре, фотолары, китаплары саклана. 
 
1937 елның 23 мартында Әгерҗе районының Иске Кызылъяр дигән кечкенә генә авылында дөньяга килеп, сугыш чорының бик зур авырлыкларын күреп үскән егетне тормыш алдагы көнендә дә сынаудан туктамый. 1954 елда ул данлыклы Иж-Бубый мәктәбен тәмамлый. Аннары инде Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Студент елларында Фазыл Шәех өч елдан артык булачак Президент Минтимер Шәймиев белән бер фатирда яши. Үзенең хезмәт эшчәнлеген Ф.Шәех Алабугада башлап җибәрә, ә 1967 елда аны Әгерҗедәге авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп чакыралар. Тормыш дәрте һәм көч-куәте ташып торганда, Ф.Шәехкә зур бәхетсезлек килә: күзләре күрми башлый. Көчле рухлы шагыйрь сынмый, тормышта ул үз урынын таба. Яңадан Алабуга шәһәренә әйләнеп кайта, эшкә урнаша. Гомере буе шагыйрь шигърияткә турылыклы булып кала, кеше ярдәменнән башка шигырьләрен үзе төзәтә алмаса да, язуын дәвам итә. 
 
Кызганычка, шагыйрь арабызда юк инде, 2001 елның августында аның йөрәге тибүдән туктады. Ләкин ул һәрвакыт безнең арада кебек: үзе исән чакта һәм аннан соң басылган китапларында, истәлеккә төшкән фотографияләрдә һәм музеебызда. Экспонатлар арасында шагыйрьнең стена сәгате дә, документлары һәм китап­лары да, иҗат иткән өстәле, язу машинкасы һәм урындыгы да бар. Алар  шагыйрьнең кире әйләнеп кайтуын көтә сыман... 
 
Икенче зур экспозиция шәһәребезнең ерак тарихтан башлап, бүгенге көненә кадәр булган тормышына багышлана. Анда шәһәрнең барлыкка килүе белән бәйле мәгълүмат та, шушы якта туып-үсеп, бөтен илгә танылган күренекле шәхесләре турында фотоматериал да тупланган. Татар бистәсенә, татар хәйриячеләренә багышланган бүлек һәркемдә зур кызыксыну уята. Шулай ук рәссам И.И.Шишкинга багышланган мәгълүмат та аерым игътибарга лаек.
 
Алабуга Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертә.  15 мең ир-егетен һәм хатын-кызын канлы сугышка озаткан Алабуга, «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дип, тылда да тырышып эшли. Шәһәребезнең 21 предприятиесе, фронт һәм тыл кирәк-яракларын эшләп чыгаруны дәвам итә. Сугышның беренче көннәреннән үк кечкенә генә шәһәр илебезнең төрле почмакларыннан эвакуацияләнеп килгән халыкны кабул итә. 
 
Музейда шәһәребезнең күренекле шәхесләренә  багышланган мәгълүмат та шактый урын алып тора. Кунаклар биредә  «Чулман» иҗади-музыкаль берләшмәсе тарихы, Ә.Шәрипов, Ф.Шәех, Г.Әхтәмова, Ф.Хуҗин иҗаты белән дә таныша ала. 
 
Кече зал татар авылы көнкүрешен сурәтләгән экспонатларга бай. Анда чигүле мендәр тышлары, тәрәзә кашагалары, ашъяулыклар да, сиртмәле бала бишеге дә, читекләр һәм чабаталар да, төрле эш кораллары да бар. 
 
Әлфия ГАЗИЗОВА, Алабугадагы 1 нче гимназиянең китапханә мөдире.
 


Әлфия Газизова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Данлы тарихлы Биләр

Добавить комментарий


Защитный код
Обновить