Айга кырын карама

12.04.2018 11:14 | Айга кырын карама Печать

14 апрель (шимбә). Рәҗәб аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.40 сәгатьтә калка, 16.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.06 сәгать.
 
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организм­ны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
 
Тут агачы басымны төшерә
 
Ми тартмасындагы басым югары булганда, 1 литр суда 1 уч вакланган тут агачы (шелковица белая) ботагын кайнатып чыгаралар да, 1 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1 әр стакан эчәләр. Яисә 100 әр мл сукыр кычыткан, валериана, дүләнә төнәтмәләрен, 25 әр мл бөтнек һәм эвкалипт төнәтмәләрен кушып, 10 канәфер өстиләр дә, пыяла савытта 14 көн төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 25 әр тамчы эчәләр. Йә булмаса, 50 шәр г камфара мае һәм спиртны кушып, баш тиресенә сөртәләр дә, төнгелеккә целлофан һәм яулык белән урап яталар, иртән юып төшерәләр. Дәва курсы – 5 көн.
 
15 апрель (якшәмбе). Рәҗәб аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.59 сәгатьтә калка, 17.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.11 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
 
Томаудан – кишер согы
 
1 аш кашыгы үсемлек (зәйтүн, көнбагыш, кукуруз) маен кайнатып, суыталар, шуңа 1 аш кашыгы яңа сыгылган кишер согы, 1-3 тамчы сарымсак согы кушып, көненә 3-4 тапкыр һәр борын тишегенә берничә тапкыр тамызалар. Катнашманы көн саен яңаны ясарга кирәк.
 
16 апрель (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.18 сәгатьтә калка, 19.07 сәгатьтә бата. 4 сәгать 58 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 14.15 сәгать.
 
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
 
17 апрель (сишәмбе). Шәгъбән аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.40 сәгатьтә калка, 20.29 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.20 сәгать.
 
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзләрне арытмаска кирәк.
 
Артыш канны чистарта
 
Артыш микробларны үтерә, матдәләр алмашына ярдәм итә, хәлне яхшырта, туберкулез башлану процессын туктата, подагра һәм ревматизмны дәвалый. Танылган немец табибе Кнейп бик пычрак канны артыш ашап дәваларга киңәш итә. Беренче көнне – 4 җимеш, икенче көнне – 5, шул рәвешле көн саен 1гә арттырып, 15 җимешкә җиткерәләр, аннан соң көн саен киметеп, 4 җимешкә калгач, туктыйлар. 23 көн вакыт таләп ителә. Игътибар: бөере авырткан кешегә артыш куллану тыела!
 
18 апрель (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.07 сәгатьтә калка, 21.49 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.24 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
 
19 апрель (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 6.39 сәгатьтә калка, 23.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.29 сәгать.
 
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
 
Теш сызлаганда
 
1 аш кашыгы һиндыба (цикорий) тамырын 200 мл кайнар суда 10 минут төнәтәләр, сөзәләр, җылы килеш авызны чайкыйлар. Яки һиндыба тамырын казып алып, чистарталар да, чәйниләр.
 
20 апрель (җомга).  Шәгъбән аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,  7.20 сәгатьтә калка. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 14.33 сәгать.
 
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
 
Бананлы-җиләкле  кекс
 
2 банан, 4 йомырка, теләсә нинди җиләк кирәк. Бананнарны чәнечке белән изәләр яки миксер белән издерәләр. Йомыркаларны яхшылап туглап, бананга кушалар. Яраткан кеше бераз дарчин өсти ала. Кекс формаларын майлап, төбенә аз гына җиләк салалар, аннары өсләренә бананлы йомырканы агызалар. 180 градуска кадәр җылытылган мичкә куеп, 15 минут пешерәләр.
 
 


Алсу Зәйдуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить