Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ: Без яшьлекне әрәм иттек Уртак тел табалмыйча...

11.01.2018 17:44 | Шигърият Печать

Хәтәр  бастион
 
«Нам отступать некуда – 
                          позади  Москва!»
   Политрук В.Клочков өндәмәсе 
 
Без  дә  килеп  терәлдек  ич,
Борчылмыйбыз  ник  бераз?
Шәһәр  генә  түгел  шул  ул,
Телне  бирсәк – инкыйраз!
 
Бирмәсә, алалар!
 
Ленин, Ельцин, Әби  патша...
Бер  карашка  сәер  өчлек.
Уртаклык  бар: безне  алар
Кеше  итеп  күргән  төсле!
 
Немка  хәтта таш  мәчетләр
Төзер  өчен  хокук  биргән.
Ике  хаким  дәүләтчелек
Торгызырга  өмет  өргән.
 
Тарих  шаһит: алга  бармый
Хәер  сорашканнар  эше.
Алар  эри, сеңеп  бетә...
Каерып  алганнар – яши!
 
 
Эш шуңа таба бара
 
«Россия – страна  священного 
                                   беззакония».
                          Гейдар  Джемаль
 
Моңардан  да  каты  итеп
Әйтеп  булыр  иде  дә,
Нәселеңне  җилгәрерләр
Төеп  зиндан – киледә.
 
Күләгәңнән  куркып  кына
Посып, пыскып  яшисең.
Инде  телгә  тотындылар,
Тел  бетсә, хак, дәшмисең...
 
 
Нәкъ шулай булыр!
 
Шәһри  Казан  меңьеллыгын
Бәйрәм  иткән  көннәрдә
Зур  түрәләр  мәҗбүр  булды
Безнең  телдә  сөйләргә:
Рәсәйнең  дә  нигез  ташын
Салышканбыз, янәсе.
Без  илдәшләр, якын  дуслар
Булды  нотык  мәгънәсе.
И  куандык, и шатландык,
Кунакларга  йөрттеләр.
Безнекеләр  рәхәтлектән
Татлы  мәрткә  киттеләр.
Күзне  ачсак...кабат  йодрык,
Имештер, без  азганбыз.
Ана  телен  мәктәпләрдә
Укытырга  базганбыз.
Кысу, янау, өркетүләр
Урап  алды  яңадан.
Максатлары  үзгәрмәгән,
Алымнары  яңарган.
Селкенмим  дә...Безнең  милләт
Качмас  кабат  базларга.
Туруннарым  биеп  йөрер
Ике  мең  яшьлек  Казанда!
…Татар  телле  Казанда!
 
 
Алда ни көтә?
 
Бишьеллыкның  бөек  гигантлары
Һаман  үсә,
Һаман  күккә  таба  үрелә.
Башларыннан  инде  сез  яшәгән
Коммунизм  кыры  күренә.
                                 Һади  Такташ
 
Хыял  гына  булып  калды
Шагыйрь  күргән  офыклар.
Бүген  кыргый  базар  бездә,
Илне  басты  жуликлар…
 
          * * *
Бер  татысаң, бүтән  ычкындырмый,
Җелегеңнән  тотып  тарта  ник?
Акылыңны  сөзми  эчә  торган
Җанвар  кебек  икән  наркотик.
Ә  монсыннан  яшәү  суты  ага,
Көн  үтсә  дә, дәртең  арта  тик.
Исертә  дә, кыйнап  айныта  да
Тормыш  дигән  затлы  наркотик!
 
 
Ташландык басуга карап
 
Танымый  да  узып  киттем
Эшләп  үскән  кырларны.
Кемдер  безгә  ашатмакчы
Икмәк  түгел, гербарий...
 
Борчылмый яшә
   
(Элеккеге  бер  түрәгә)
 
Син  шиңгәнсең инде, бетәшкәнсең,
Үткәннәрне  искә  төшермик.
Мескен  белән  бездә  булашмыйлар,
Этлегеңне  күптән  кичердек.
 
Таң  “кошы”
 
Күзне  уып  торып  бастым,
Әле  өч  тә  тулмаган.
...Кояш  көтеп  ятып  булмый
Тотса  шигырь  тулгагы…
 
 
Кузгалыгыз инде!
 
Язмый  торган  язучылар
Ишәйде  әллә  нишләп.
Шуңа  күрә  әдәбият,
Поролон  кебек, көпшәк...
 
 
Их, шушы озатулар
 
Ташлашмабыз  дигән  идек,
Ә  син  никтер  китәсең.
Ялгыз  калу – язмыш, диләр,
Хактыр, ни  хәл  итәсең.
 
Минем  янда  өмет  кала:
Исән  йөрсәң, кайтырсың.
Бәлки,  кабат  күңелемә
Җылы  бөркеп  балкырсың.
 
Югалтулар  күп  күргәнгә
Мин  түземрәк, сабыррак.
...Мәңгелеккә  киткәннәрне
Озатулар  авыррак...
 
 
Югалган мөмкинлек
 
Мин  беренче  килгәндә үк
Кабул  иткән  булсаң,
Песи  кебек  йомарланып
Куеныңа  чумсам,
Булды  бу, дип, мышнап – изрәп
Йоклап  китәр  идем.
Гомерем  дә  борчылмыйча,
Тыныч  үтәр  иде.
 
Ә син...
 
Ничек  ошарга  дип,
Һаман  чара  эзлим.
Кояш  баткан  чакны  көтеп
Дулыйм, чабам, тузгыйм.
Тартылуым  арта  гына,
Янып, дөрләп  яшим.
Шәп  тонуста  тоткан  өчен
Рәхмәт! Әле  дәшмим...
Чамадан  тыш  дәвам  итсә,
Әйтеп  куям  алдан:
Урыннарны  алмашырга
Туры  килер, мадам!
 
Кабатланмас шул инде
 
Ничек  болай  булды  соң  бу,
Нишләп  без  аңлашмадык?
Җанда  йөрткән  хис – тойгыны
Ятларга  багышладык.
 
Очрашканда  сүз  катарга
Кыюлык  җитмәдеме,
“Кире  какса – үләм!” - дигән
Гарьчеллек  чикләдеме?
 
Син  дә сүлпән. Еллар  үтте
Күзеңә  багалмыйча.
Без  яшьлекне  әрәм  иттек
Уртак  тел  табалмыйча.
 
Соравым урынлымы?
 
Төннәреңне  ничек  үткәрәсең,
Күзләреңә  йокы  керәме?
Юксынудан, әллә  минем  кебек,
Чыгып  йөгерәсең  киләме?!
Ялгыз  икәнеңне  ишеттем  дә,
Үксез  өмет  кайтты  хәтергә.
Бары  бер  төн  җитми  калган  иде
Бергә  китик  диеп  әйтергә.
Сәбәп  чыкты. Озак  кайтылмады.
Соңардым  шул, җаный, соңардым.
“Синсез  төннәр - газап!”-дия  идең...
Шул  сүзеңне  уйлап  соравым.
 
 
Парламентка таянып
 
        ( Шаяру )
 
Илдә  халык  саны  кими,
Синең  аңлауны  көтәм.
Ризалык  бирми  йөрсәң,
Думага  хәбәр  итәм.
 
 
Әллә кәнфит кенәме?
 
Хатын – кызлар  сабыйлыктан
Китә  алмыймы  хак  та:
Тузыналар  үзләренә  
Комфорт  җитмәгән  чакта.
 
 
Өченчесе зәһәррәк
 
Тәмәкене  тартмадым,
Эчә  идем, ташладым.
Файдасы  бар, иртәләрен
Йөгерә  үк  башладым.
Ә  монысы...өйләнгәч  тә
Алган  идем  чирканчык.
Китәрсең, бар...тәрәз  аша
Бармак  яный, чукынчык...
 
 
Бирмә телеңне!
 
– Бирмә илеңне!
– Бирмә!
      М. Әгъләмов
 
«Һәм»нән башлап «хәм»гә
                                   барып җиттек,
«Хам» да булыр, килеп терәлдек. 
Ник бозыла безне татар иткән 
Алты аваз – алты берәмлек? 
Ярым урыс буын алга чыкты, 
Әйтелешне шулар буталый. 
Миллилекне безнең саклап килгән 
Төп хәзинә телне ботарлый. 
Эфир аша аккан гарип сүзләр 
Чеметтереп туктый йөрәктә. 
Авызларын барып ямар идем, 
Кулым җитми, яшим еракта...
 
 
Татарлык
 
Җир йөзендә шундый халыклар бар:
Очрашканда ике милләттәш,
Уртак телдә җавап кайтармасаң,
Сәлам алмас, туктап сөйләшмәс.
Җир йөзендә шундый халык та бар:
Ана телен белмәс мактарлык.
«Саумы?» – дисәң, «Салют», 
                                «Привет», – дияр.
...Шушы була инде... татарлык...
 
 


Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий


Защитный код
Обновить